Чистай хэбэрлэре
  • Рус Тат
  • Кама аръягының кыйммәтле чоры

    Билгеле булганча, 2012 ел РФ Президенты тарафыннан Россия тарихы елы дип игълан ителде. Шушы уңайдан Татарстан Республикасы Президенты тарафыннан 2012 елны ТРда тарихи-мәдәни мирас елы дип игълан итү турында боерык чыкты (УП-37 от 24.01.2012г.). Чистай һәм бөтен Чистай районы өчен моның аерым әһәмияте бар, чөнки әлеге территориядә төрле дәверләргә караган...

    Аларның берникадәр өлеше шактый яхшы өйрәнелгән, әмма һәйкәлләрнең күбесе киләчәктә өйрәнүне һәм саклау-яңадан торгызу эшләрен үткәрүне таләп итә. Яңа археологик объектларны һәм тарихи ачышларны ачыклау перспективалары зур. Респуб­лика һәм муниципаль органнар ягыннан, шулай ук җәмәгать оешмалары тарафыннан әлеге юнәлештә көчләрне активлаштыру шулай ук киләчәктә Чистайда һәм төбәктә югары табышлы туристик индустрияне үстерергә ярдәм итәчәк. Һичшиксез, бу безнең районда тулаем тормыш дәрәҗәсенең социаль-икътисадый ягына уңай тәэсир итәчәк. "Чистай хәбәрләре" редакциясе шәһәр һәм районның власть органнары, җәмәгать оешмалары һәм халык арасында мәгълүматны үткәрү һәм бәйләүче звено буларак үз ролен аңлап, әлеге темага аерым игътибар бирергә вәгъдә итә.
    Безнең штаттан тыш хәбәрчебез Владимир Сергеев Чистай муниципаль районы башкарма комитетының мәдәният бүлеге каршындагы тарихи-мәдәни мирас буенча эшче төркем җитәкчесе Георгий Иванович Лыков белән очрашып сөйләште.
    - Георгий Иванович, әлеге төркем кайчан һәм нинди максат белән оештырылды?
    - Безнең төркем 2007 елда шәһәр хакимияте инициативасы буенча булдырылды. Без Россия туган якны өйрәнүчеләр союзы территориаль-төбәк бүлегенең состав өлеше булып торабыз. Төркемнең максатлары һәм бурычлары нигездә аның исеме белән билгеләнә. Беләсезме, безнең шәһәр генә түгел, ә Чистай районының бөтен территориясе дә диярлек Татарстанның борынгы мозаикасының бер өлеше буларак тарих һәм мәдәният планында шулкадәр кызыклы. Без бик теләп һәм кызыксынып галим-археологларга ярдәм итәбез, мәдәният бүлеге һәм башка рәсми учреждениеләр вәкилләре, тарих укытучылары, туган якны өйрәнүчеләр һәм шәһәр, районның уку йортларында белем алучы укучылар һәм студентлардан торган актив малайлар һәм кызлар катнашында үз инициативабыз буенча чаралар үткәрәбез. Болар тематик конференцияләр һәм "түгәрәк өстәлләр", анда эш планнары билгеләнә, яңа табылдык­лар һәм аларның тарихи дәверләргә бәйләнеше буенча фикер алышулар һәм, иң кызыклысы, тикшерү объектларына бару оештырыла.
    - Әңгәмәбез башында тарихи һәм мәдәни мирас дигән атамага кыскача күзәтү үткәрик. Каршы килмәсәгез, әйдәгез, кешеләр тарафыннан безнең Кама аръягы территорияләрен үзләштерү чыганакларыннан башлыйк. Бу уңайдан фән нәрсә сөйли?
    - Сорау чын мәгънәсендә шактый күләмле һәм тарихка кагылышы булганлыктан, сүзне хронологик тәртиптә башлыйк. Сорауның территориаль өлешен дә киңәйтергә туры киләчәк, чөнки археологлар тарафыннан ачыкланганча, Идел буенда беренче кешеләр безнең эрага кадәр 25-100 мең еллар аралыгында, палеолитта - борынгы таш гасырда барлыкка килгәннәр. Алар хәзерге район территориясендә яшәгәннәрме? Монысы әлегә билгеле түгел, моны раслаучы турыдан-туры дәлилләр юк. Күпкә соңрак, инде яңа таш гасырда - неолитта - һәм аннан соң килгән бронза дәверендә кешенең Кама аръягын үзләштерә башлавы турында мәгълүматлар бар, бу безнең эрага кадәр якынча IV-III меңъеллыкка карый.
    - Кызык, бу табылган нинди әйберләр буенча билгеләнде?
    - Менә карагыз, әгәр без кулыбызга палеолит чорындагы борынгы кешенең теләсә нинди кремний коралын һәм шул ук кремнийдан, әмма инде неолит чорында ясалган коралны алсак, сез шунда ук аерманы күрерсез. Неолитта ташны эшкәртү сыйфаты камилләшкән, коралларга форма һәм шомалык бирүче вак кисәкләрдән чыгып аларны неолитка туры китерергә мөмкин. Неолит һәм бронза дәверенең башка таш кораллары да камил эшләнгән. Аларга дөрес форма бирелгән, шомартылганнар, кулда тотарга да уңайлы.
    Неолитта, бу бик мөһим, беренче керамик савыт-саба барлыкка килә, ул әле тупас, әвәләп ясалган, начар яндырылган. Яңа кыр сезоны әлеге чорга караган яңа табылдыклар өстәр дип ышанабыз.
    - Һәйкәлләрнең төп саны, күрәсең, Идел буе Болгарының чәчәк ату чорына карый?
    - Алай гына түгел, районда бүгенге көндә барлыгы, нигездә, Имәнкискә һәм Болгар вакытындагы 14 шәһәрчек һәм 65-70 авыл билгеле. Аларның күбесе бик озак вакыт яшәгәннәр. Мәсәлән, Чистайның көнбатыш өлешендә урнашкан Җүкәтау шәһәрчеген алыйк. Рәсми рәвештә ул Болгар җирлеге дип санала (безнең районда болгарлар якынча IX гасырда барлыкка килгәннәр), 1236 елның көзендә Батый хан тарафыннан яндырылган. Алтын Урда чорында ул кабат чәчәк ата һәм 1431 елга кадәр яши. Яисә Имәнкискә авылы янында серле имәнкискәлеләр кабиләләре. Алар,нигездә, игенчелек һәм терлек үстерү белән шөгыльләнгәннәр, балык тотканнар. Бу - якынча IV-V гасырларга караган безнең район территория­сен үзләштерүнең тагын да иртә чоры.
    -Алар кайсы яклары белән серле?
    - Бер яктан аларның гореф-гадәтләре һәм йолалары славяннарныкына, икенче яктан - төрек һәм угро-финнарга якын. Биредә җавапларга караганда сораулар күбрәк һәм бары киләчәктә эзләнүләр генә моңа ачык­лык кертәчәк.
    - Чистай районында борынгы чорда файдалы казылмалар чыгару эзләре бармы?
    - Казылмалар чыгару эзләре әлегә ачыкланмаган. Шуны гына фаразларга мөмкин, кайдадыр балчык һәм тимер рудасы чыгарганнар. Аларны кою эзләре очрый.
    - Әңгәмәбез азагында, кыскача Чистай шәһәре тарихы, төп этаплары турында сөйләгез әле. Сез дә, башка тикшеренүчеләр дә әлеге теманы күп тапкырлар яктырттылар, әмма бу турыда тагын бер кат ишетәсе килә. Бу турыда мөмкин кадәр күбрәк чистайлылар белсә, яхшы булыр иде.
    - Төрле вакыт катламнары әле бик күп кызык­лы мәгълүматларны яшерәләр. Археологик казылмалар материаллары буенча хәзерге Чистай территориясендә беренче авыллар Х гасырга карый, әмма үзгәрешләр дә булырга мөмкин. Еш кына алга таба эзләнү процессында тагын да борынгырак торак корылмалары эзләре табыла. Шуны да күздә тотарга кирәк, Кама елгасы яры причал һәм авыл оештыру өчен яхшы урын. Агым буенча өстә дә, аста да моннан да уңайлырак урын юк, биредә зур йөк көймәләренә туктар өчен бердәнбер яхшы урын. Чагыштырмача күптән булмаган вакыт турында сөйләсәк, соңрак Җүкәтау янында Жукотина авылы - Җүкәтау исеменең үзгәртелгән варианты-барлыкка килгән. "Чиста кыр" исеменең барлыкка килүе турында шактый киң таралган фикергә килгәндә, аны качып киткән крестьяннар белән бәйлиләр, алар бу урында чиста, буш кырларга тап булганнар. Соңрак биредә Архангельское дип аталган авыл барлыкка килгән. Заманча шәһәр буларак Чистай турында барысына да билгеле дип уйлыйм. Безгә булачак буыннар өчен аның тарихи һәм мәдәни әһәмиятен саклап калырга кирәк.
    - Гафу итегез, әмма сөйләшүне әлегә тәмамлыйсы килми, сезнең соңгы сүзләрегез уңаеннан үзеннән үзе Кама буенда, Ленин урамында урнашкан Александр III исемен йөрткән кунып чыгу йорты турында сорау барлыкка килде. Тарихи һәм архитектура ягыннан уникаль булган бинага карап йөрәк әрни, киләчәктә аны нәрсә көтә?
    - Кызганычка каршы, әлеге бина чыннан да начар хәлдә һәм, белгәнемчә, хәзерге вакытта шәһәр балансында тормый. Аның, имеш, хуҗасы бар, ул әлеге бинаны туристик бизнес ихтыяҗларына җайлаштырырга ниятли. Кайчандыр Сенат, кунып чыгу йортын император исеме белән атарга рөхсәт итеп, шундый шарт куйган - биредә һәрвакытта да тәртип булырга тиеш. Әлеге бинаны төзекләндерерләр һәм тәртипкә китерерләр дип ышаныйк.
    - Моның шулай булуына ышанасы килә. Эчтәлекле әңгәмә өчен, Георгий Иванович, сезгә рәхмәтемне белдерәм.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: