КАИ-КНИТУның «Восток» филиалында яңа директор - Анна Андреевна Свирина.
Уку йорты коллективын яңа җитәкче белән таныштырырга төп югары уку йорты ректоры Альберт Гыйльметдинов һәм муниципаль район башлыгы Дмитрий Иванов килделәр. Шулай ук очрашуга шәһәрнең эре сәнәгать предприятиеләре җитәкчеләре дә чакырылды
-Чистай - менә дигән шәһәр, ул алга таба да үссен өчен сәнәгать предприятиеләре тотрыклы эшләргә тиеш. Андыйлар шәһәрдә бар. Алар киләчәктә үссен һәм башка яңа предприятиеләр ачылсын өчен яхшы, югары квалификацияле инженерлар кирәк. Татарстан прибор төзү тармагында әйдәүче төбәкләрнең берсе булса да, бу өлкәдә белгечләрне бары дүрт уку йортында гына әзерлиләр һәм шуларның берсе - «Восток» филиалы. Биредә көчле, профессиональ, бердәм укытучылар командасы эшли, аны олы хөрмәткә лаек Алексей Иванович Чехонадских оештырды. Иманым камил, Анна Андреевна аның бөтен башлангычларын лаеклы дәвам итәр, - диде Альберт Харис улы.
Шулай ук университет ректоры Чистайда уку йортын саклап калуның мөһимлеген ассызыклады. Альберт Гыйльметдинов боларның барысы да коллективның, район җитәкчелегенең һәм Чистай предприятиеләренең бердәм эшенә бәйле булуын билгеләп үтте.
Муниципаль район башлыгы Дмитрий Иванов та Анна Свиринага эшендә зурдан-зур уңышлар теләде:
-Югары уку йортын саклап калу һәм аның барлык эчке мөмкинлекләреннән файдалану - безнең уртак бурычыбыз. «Восток» филиалы - чын мәгънәсендә кадрлар әзерләү урыны, университет безнең шәһәребезгә һава кебек кирәк. Һәм без теләсә кайсы проблемаларны хәл итүдә һәм филиалның тормыш эшчәнлегендә актив катнашырга әзербез.
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев