Чистай хэбэрлэре
  • Рус Тат
  • Җиде чистайлы йөз яшьлек чикне узган

    Безнең муниципаль районда йөз яшьтән өлкәнрәк җиде кеше яши. Озак яшәүчеләрнең берсе Хәтимә Рәхимовага ике көннән 102 яшь тула. - Менә туган көнгә кунаклар көтәбез, - ди елмаеп аның кызы Рушания Фәйзерахмановна. - Туганнарыбыз күп. Әнием миннән кала сугыштан әйләнеп кайтмаган абыйсының дүрт баласын да тәрбияләгән.

    Хәтимә Исхак кызына бик күп авырлыклар кичерергә туры килә. Ирен һәм ир туганнарын фронтка озата, әмма берсенә дә Кызыл Ялан авылына, туган йортларына әйләнеп кайту насыйп булмый...
    Кая җибәрсәләр, шунда хезмәт итә Хәтимә апа.
    - Бригадир да, звено җитәкчесе дә, үлчәүче дә булдым, урман әзерләүдә дә эшләдем, окоплар да казыдым, - дип сөйли Хәтимә Рәхимова. - Һәм тизрәк ачыкларга ашыга: дүрт ай да ун көн Буа шәһәрендә, өемнән һәм кызымнан еракта булдым (хәтере нинди яхшы дип уйлап куйдым мин).
    Җиде ел авыру әнисен караган. Каян көч алгандыр, әле бит үз хуҗалыгы булган, терлекләр асраган. 90 яшькә кадәр сарыклар тоткан. Үзе печән әзерләгән, аның чалгы белән печән чабуына күп ир-атлар көнләшеп караган.
    - Күпме кайгы кичерде, ә Аллаһы Тәгалә шундый озын гомер биргән, - ди кызы.

    2013 елның тугыз аенда Чистайда 765 бала дөньяга аваз салган, 1004 кеше вафат булган.
    - Әниегезнең озак яшәвенең сере нидә соң? Аерым көн режимы, туклану турында сөйләп тору мәгънәсезлектер?
    - Нинди аерым туклану ди ул, бәрәңге, сөт һәм саф һава. Әнием ачык һавада дөньяга килгән, әбием басуда уңыш калдыклары җыйган. Һәм бу октябрь аенда. Беләсезме, моның сере, минемчә, гел хәрәкәттә булу. Ул һәрвакыт нәрсә белән булса да мәшгуль, соңгы көнгә кадәр шәһәргә күчәсе килмәде (редакциядән: ул сугыш ветеранының тол хатыны буларак фатир алган, ә өй туенда Президент Рөстәм Миңнеханов үзе катнашкан).
    Барлык балалары (абыйсының балаларын да үзенекеләр дип саный иде) белем алсыннар өчен кулыннан килгәннең барысын да эшләде. Шуның өстенә ягымлы булуы, күңел көрлеге дә шулай озак яшәргә ярдәм иткәндер. Берәүгә дә ачу сакламаган. Гомер буе Хәтимә апа догалар укыган, хәзер дә намазын калдырмый.
    - Намаз укыганда иелүләр сәламәтлек өчен файдалы диләр, - ди аның кызы озак яшәүнең тагын бер сәбәбе итеп. - Безне онытмаучыларның барысына да: Татар Талкышы авыл җирлеге, социаль хезмәт күрсәтү үзәге җитәкчелегенә бик зур рәхмәт.
    Бүгенге көндә аның тугызар оныгы һәм оныкчыгы һәм тагын ике оныгының оныгы.
    - Озын, авыр тормыш юлы кичергән кешеләрнең рухи күтәренкелегенә сокланырлык, - ди ассызыклап «Балкыш» социаль ярдәм күрсәтү үзәге директоры Светлана Сәхапова. - Мөслим авылыннан Хаҗибә Ситдыйкова үзенең үткен теллелеге белән безне сокландырды. Безнең сорауларга ул хәтта кечкенә җырлар белән җавап бирде. Каян шуның кадәр барысын да хәтерлидер?! Аның белән сөйләшәсе дә сөйләшәсе генә килеп тора. 100 яшьтән узучылар арасында бердәнбер ир-ат Александр Сергеев та бар.
    Аларның барысы да өлкәннәр ункөнлегендә котлаулар кабул иттеләр, ә гомумән, «Балкыш» халыкка социаль хезмәт күрсәтү бүлеге хезмәткәрләре 90, 95 яшен билгеләп үтүчеләрне өйләренә барып хөрмәтлиләр. Октябрь аенда гына да 13 кеше шундый юбилейларын билгеләп үтте. Әмма, кызганычка каршы, быел үлгән чистайлыларның 25 процентын пенсия яшенә дә җитмәүчеләр тәшкил итә. 245 кешенең 200е ир-атлар.
    ЗАГС бүлеге начальнигы Вера Белова-Реутина сүзләренә караганда, иҗтимагый иминлек дәрәҗәсен билгеләү өчен демография ике күрсәткеч белән билгеләнә - бу үлем дәрәҗәсе һәм балалар туу дәрәҗәсе. Беренчесе икенчесен узып киткәндә чаң сугарга кирәк. Ә бездә күп еллар дәвамында шундый күренеш күзәтелә, гаделлек өчен шуны да әйтеп үтәсе килә, 2000нче еллар уртасында ул тагын да күңелсезрәк иде.
    - Тугыз айда халыкның табигый үлем-җитеме 239 кеше тәшкил итә, - дип сөйли Вера Николаевна. - 28 кеше 30 яшькә дә җитмәгән. 70 яшьтән өлкәнрәкләр арасында ир-атлар хатын-кызларга караганда өч тапкырга күбрәк үлә. Ә быел 40 яшьтән 44 яшькә кадәрге яшь аралыгында без ир-атларны хатын-кызларга караганда ун тапкырга күбрәк югалттык. Табигый үсеш минуста кала. Шәһәребездә һәм районыбызда үлем-җитем рес­публикадагы уртача күрсәткечтән югары.
    Билгеле, хәзер икенче, өченче бала табарга уйлаган парларның саны дәүләтнең өстәмә чаралары, шул исәптән ана капиталы хисабына арта.
    Кешеләр туа, ни кызганыч, кешеләр үләләр дә. Күбесенең тормышы бик яшьли өзелә, моның сәбәпләре дә күп: социаль-икътисадый, еш кына психологик сәбәпләр. Авырулар, бәхетсезлек очраклары, юл-транспорт вакыйгалары. Әхлакый гамәлләрнең бозылуы, алдагы көннең билгесезлеге белән бәйле стресслар, борчылулар да гомер озынлыгына тәэсир итә. Боларның барысы да күңелдә ниндидер төер калдыра, ә бу сәламәтлеккә дә тәэсир итә.

    Кеше саны кимү буенча барыннан да элек авыл районнары: Кама Тамагы, Балык Бистәсе, Тәтеш, Кайбыч алда баралар. Яр Чаллы, Казан, Әлмәт, Түбән Кама шәһәрләрендә халыкның табигый үсеше күзәтелә.
    Дәүләт дәрәҗәсендә демографик хәлне тигезләү, гомер озынлыгын арттыру өчен нәрсә кирәклеген тикшереп тормыйбыз. Ә менә үз шәһәребез күләмендә нәрсә эшләргә мөмкин соң? Бер вариантны Вера Белова-Реутина тәкъдим итте:
    - Кешеләр сиңа яхшылык эшләсеннәр дисәң, үзең дә аларга яхшылык эшлә, - ди ул. - Һәр кеше үзе турында кайгыртуны тоеп торсын. Һәрбер кешенең игътибар, кешелек мөнәсәбәте тоясы килә. Безнең күңелләр бик нечкә бит.
    Ә сезнең туганнарыгыз арасында озын гомерлеләр бармы? Бу турыда безнең сайт кунакханәсендә сөйли аласыз.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: