Чистай хэбэрлэре
  • Рус Тат
  • Иң якын кеше хыянәт иткәндә

    Балаларга карата җинаять кылуның төп сәбәбе - гаиләдә начар мохит. Әлеге фикер безнең шәһәрдә атна азагында узган "Җәберләүләрсез балачак" дигән максатчан программаны гамәлгә ашыру кысаларында өйрәтүче республика семинарында катнашучыларның чыгышларында яңгырады.

    Ата-аналарның исерткеч эчемлекләр куллануы, кәеф-сафа коруы, тәртипсез яшәү рәвеше алып баруы, улларының, кызларының гади ихтыяҗларын санга сукмавы, төп тәрбия чаралары сыйфатында кыйнау - болар барысы да кечкенә кешенең сәламәтлегендә, ныгып җитмәгән психикасында чагылыш тапмыйча калмый. Иң якын кеше хыянәт иткәндә бик авыр. Семинарда сүз балаларга карата кырыс мөнәсәбәт һәм көч куллануны булдырмауның ведомствоара системасын гамәлгә ашыру, эш формалары һәм ысуллары турында барды. Җитди мәсьәләләр буенча фикер алышуда Чистай муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Надежда Сергеева, шәһәр прокуроры Рәсим Хәкимҗанов, хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау, Россия эчке эшләр министрлыгының ТР буенча бүлеге, республиканың сәламәтлек саклау һәм социаль учреждениеләре, безнең муниципаль районның профилактика субъектлары белгечләре катнаштылар. Билгеләнгән проблеманы хәл итүдә Чистайның мисалы үрнәк алырлык, биредә, кунак­лар тарафыннан билгеләп үтелгәнчә, шушы юнәлештә ныклы эш алып барыла. Бездә социаль-куркыныч хәлдә торучы гаиләләр турында бердәм муниципаль мәгълүматлар базасы булдырылган (ноябрь башына анда 84 шундый гаилә кертелгән, аларда 152 бала тәрбияләнә), профилактика субъектлары арасында тыгыз элемтә урнаштырылган. Чистайлылар яңа идеяләрне тиз отып алалар, аларны үзләрендә тиз арада сынап карыйлар. Һәр хезмәт килеп чыккан хәлдә нәрсә эшләргә кирәклеген төгәл белә. Эш системалы характер йөртә. Сүз уңаенда, "Салават күпере" гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәге директоры Суфия Хәсәнова Түбән Камадан коллегалар белән берлектә эшләнгән "Җәберләүләрсез балачак" проекты координаторы булып тора. Барлыгы респуб­лика буенча әлеге программа 52 эксперименталь мәйданчыкта тормышка ашырыла.
    Нәкъ менә гаиләдә бала чын яклау табарга, үзенең иминлегенә ышанырга тиеш кебек, әмма туган кешеләреннән сәламәтлеккә, гомеренә куркыныч янаганда ни әйтергә... Якларга тиеш булганнар, әлеге җәберләүләрне кылалар. Чыгышларда Татарстанның төрле районнарында килеп чыккан коточкыч вакыйгалар шактый яңгырады. Узган чорда балаларга тиешле тәрбия бирмәгән, аларга карата кырыс мөнәсәбәттә булганнары өчен судка 45 җинаять эше җибәрелгән. Көчләүләр саны 10 тапкырга (!) арткан, моңа охшаш 156 җинаять теркәлгән. Ә дүрт баланы көчлиләр һәм үтерәләр. Үз-үзләренә кул салырга омтылу очраклары да арткан. Төшенкелеккә бирелү, якын кешеләрнең аңламаулары, тормыш мәгънәсен югалту еш кына яшүсмердә үз-үзенә кул салу турында куркыныч уй уята. Семинар барышында әлеге мәсьәләгә аерым игътибар бирелде. Эш шунда, Россия дөньяда кылынган үз-үзенә кул салулар буенча алтынчы урынны били. Ә илнең үзендә кеше гомере өзелү сәбәпләре арасында үз-үзенә кул салу дүртенче позициядә тора. Күп очракта нәкъ менә көчле затлар, бу очракта, малайлар, егетләр моны эшлиләр. Үзәк район дәваханәсенең табиб-психиатры Рафаэль Гыймаев үз-үзенә кул салу яки моны эшләргә омтылу сәбәпләренә җентекле кагылды. Безгә, олыларга, игътибарлырак булырга, яшүсмерне шушы куркыныч адымнан саклап калу өчен аның үзен сәер тотуына сагаерга кирәк.
    "Әнәс" мәчете имам-хатыйбы Әбүбәкр хәзрәт тәрбия процессында бай дини потенциалны куллану кирәклеген билгеләп үтте. Ислам кануннары буенча әтинең балага биргән иң кыйммәтле әйбере - яхшы тәрбия. Аллаһы Тәгалә тарафыннан балалар безгә ышанып тапшырылган һәм, билгеле инде, кыйнаулар, җәберләүләр, рухи кимсетүләр үзара мөнәсәбәт нормасы була алмый.
    -Без эшләгән технологияләр килеп чыгарга мөмкин булган күңелсез фактларны булдырмауга юнәлдерелгән, - дип ассызыклады Суфия Хәсәнова. - Аның каравы, аерым гаилә белән эшләү - әлеге юнәлештә иң авыр өлеш. Авыр тормыш хәлендә калган балага никадәр иртәрәк ярдәм итә башласак, кырыслык күрсәтү күренешләренә никадәр иртәрәк игътибар итсәк, баланың шәхесе формалашуда җитди проблемаларны булдырмау җиңелрәк булыр иде.
    Баланың хокукларын, мәнфәгатьләрен яклау мәсьәләләре көн тәртибеннән төшми. Һәм әлеге өйрәтүче семинар моны раслап тора. Аның кысаларында мастер-класслар үткәрелде, "түгәрәк өстәл" янында фикер уртаклашу, белгечләр белән киңәшләшү булды.
    Рәсемдә: Шәһәр прокуроры балаларны җәберләүгә юл куймау турында сөйли.
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: