Чистай хэбэрлэре
  • Рус Тат
  • Храмга дини сукмак салынды

    Шимбә көнне рус географик җәмгыятенең төбәк бүлекчәсе, рус православие чиркәве, ТР мөселманнарының диния нәзарәтенең "Татарстанның изге урыннары" проекты кысаларында Змиево авылында Воскресенский чиркәве фасадына мемориаль такта урнаштыру булды.

    Әлеге вакыйга чистайлыларда киң яңгыраш тапты. Бер көн алдан оештыручылар рус географик җәмгыятенең Чистай бүлеге шәһәрлеләрне территорияне төзекләндерүдә, биналарны тәртипкә китерүдә катнашырга чакырдылар, 100дән артык кеше катнашты. Яшьләрнең су асты археологик отряды, дини яшьләр, муниципаль район башкарма комитетының яшьләр эшләре һәм мәдәният бүлекләре, Россиянең туган якны өйрәнү берләшмәсенең җирле бүлеге, тарих һәм мәдәният һәйкәлләрен саклау буенча бөтенроссия җәмәгать оешмасы вәкилләре, яшәүчеләр актив катнаштылар. "Индустрия" фирмасы чүп чыгару өчен КамАЗ машинасы, Сергей Гусев газон чапкычлар, дизель генераторы бирде. Зур күләмдә эшләр башкарылды, чыннан да изге эш барысын да берләштерде. Храмга салынган дини сукмак изге урынны торгызырга, тарих, мәдәният, архитектура һәйкәлләрен яңартырга ярдәм итәр дип ышанасы килә.
    Казан Мәръям ана иконасы бәйрәме көнендә "Татарстан­ның изге урыннары" проекты безнең муниципаль районда да старт алды. Сергей атакай дога уку үткәрде, храмны изгеләндерде һәм җыелучы­ларга тынычлыкта, килешүчән­лектә һәм үзара аңлашып яшәргә кирәк дигән чакыру сүзләре белән мөрәҗәгать итте. Дин һәркемне якынайта, әлеге вакыйга да изге урынга баш ияргә килгән төрле милләт вәкилләре өчен әһәмиятле булды.
    -Безнең проект, - диде ассызыклап рус географик берләшмә­сенең ТР буенча башкарма директоры Андрей Агарков, - рухи, толерантлык принципларында җәмгыятьне берләштерү өчен кирәк. Без элеккегене онытырга тиеш түгел, храмнар безнең уртак хәтер. Торгызуны таләп итүче барлык православие чиркәүләре, мөселман мәчетләре дә мәгълүматлар банкына кертелә, иманым камил, безнең эш аларны торгызуда импульс булып торачак.
    Яңартылган һәм 1882-1883 елларда җирле крестьяннар Н. Һәм С. Плясовларның акчасына Казан архитекторы Л. К. Хрщонович җитәкчелегендә яңадан төзелгән Воскресенский чиркәве төзелүгә быел 270 ел тула.
    Әлеге чиркәү Кама аръягындагы иң борынгы таш архитектура һәйкәлләренең берсе булып тора. Аның архитектурасында туган як тарихы өлешләп чагылдырылган. Аерым гына тора торган чиркәү манарасында берникадәр биеклектә квадрат төрендәге бүлмә бар. Анда астан тар баскыч буйлап менәргә, баскыч буйлап бары бер кеше җилкәсе белән стенага кагыла-кагыла гына менә ала. Ул яшеренү урыны да булып торган. Һөҗүм вакытларында бу бүлмәгә балалары белән авылда яшәүче хатыннар һәм бай гаиләсе яшеренгән.
    Воскресенский чиркәве катлаулы инженерлык корылмасы булып санала. Аның корылмалар комплексына төрле архитектура стилендәге биналар керә, гомуми башлангыч фикер буенча ансамбльнең ирешелгән уртак гармониясе нәтиҗәсендә ул тулы бер корылма буларак кабул ителә һәм кабатланмас матурлыкка ия. Чиркәүне читтән килгән танылган кешеләр төзегәндер дигән тәэсир кала, әмма аны гади җирле ташчылар төзегәннәр. Борынгы Россиядә таштан корылмалар төзү аерым юллар белән үскән, нигездә, чиркәүләрне таштан төзегәннәр. Ул вакытта монас­тырьлар һәм чиркәүләр дини максатлар өчен генә хезмәт итмәгән, ә саклану корылмалары да булып торганнар.
    Элеккеге заманнарда чиркәүнең 33 дисәтинә сөрү җире, бер таштан һәм берничә башка лавкалары булган. Чиркәү каршысында таштан эшләнгән ике каравылчы урыны һәм просфорни өчен агач йорт булган.
    Чиркәү үзе ике яклы: үзәк, салкын як, чиркәүне яңартучы хөрмә­тенә, сул яктан җылы бүлмә Изге Богородица хөрмәтенә булган. Анда көн саен дини хезмәт­ләр узган. Әлеге чиркәүдә дини хезмәт Бөек Ватан сугышы башланганчыга кадәр дәвам иткән, чөнки аны рәсми төстә ябу сугыш алдыннан булган. Шул вакыттан башлап әлеге чиркәү­дән ашлык саклау урыны буларак файдаланганнар, сүз уңаенда, Россия­дәге күп кенә авылдагы дини йортлардан нәкъ шулай файдаланганнар.
    Вакыт хәтерне җиңә алмый. Чиркәү турындагы белешмә бер буыннан икенче­сенә тапшырыла. Ә менә бу изге көнне дә бирегә килүчеләр чиркәү тарихын яңадан торгызып аерым очракларны искә төшерделәр. Аның яңадан торгызылган тарихы күп еллар буе дәвам итәр дип ышанасы килә. Ни дисәң дә, үз үткәннәренә битараф булмаган кешеләр дә күп бит әле. "Татарстанның изге урыннары" проектын тормышка ашыруда "Бетар" фирмасы, шәхси кешеләр, Россиянең туган якны өйрәнүчеләр берләшмәсенең җирле бүлеге, тарих һәм мәдәният һәйкәлләрен сак­лау буенча бөтенроссия җәмәгать оешмасы, Булдырь авыл җирлеге башлыгы Василий Заглядов зур ярдәм күрсәтәләр.
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: