Чистай-информ
  • Рус Тат
  • Хәләл продукция җитештерү киңәйтеләчәк

    Шимбә көнне Чистайда үткәрелгән форумда Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин республиканың көньяк районнары мөселманнары белән очрашты.

    Гадәттәгечә, әлеге форум да изге Коръән сүзләре белән башланып китте. Чистай имам- мөхтәсибе Мөхәммәт хәзрәт Кыямов форумга килгән мәртәбәле кунакларны мөхтәсибәтнең эше, киләчәккә планнары, форумның көн тәртибе, кунаклар белән таныштырып үтте. Кунаклар арасында Иордания университеты профессоры Абдуразак Абдуррахман Ас-Саади, Чистай муниципаль районы башлыгының беренче урынбасары Рөстәм Хамматов, Чистай һәм Түбән Кама районнары епискобы Владыка Пармен, тирә-күрше район имам-мөхтәсибләре бар иде. Рөстәм Гариф улы кунакларга шәһәр һәм район тормышы, уңай үзгәрешләр турында сөйләп үтсә, Владыка Пармен төрле милләт, төрле дин халыкларының бездә дус-тату яшәвенә басым ясады. «Без бер шәһәрдә гомер итәбез, төрле милләт вәкилләре буларак, үз уй-хисләребезне төрле телдә белдерсәк тә, төрле дин тотсак та, максатыбыз уртак, тату-дус, бер-беребезнең шатлык-бочуларын уртаклашып яшибез» - диде ул.
    Иң элек сүз хәләл продукция турында барды. Абдуразак Абдуррахман Ас-Саади форумда катнашучыларны сәламләгәч, бездәге төрле дин вәкилләренең дус-тату яшәвенә соклануын белдерде. «Нинди диндә булуыбызга карамастан, гомумкешелек идеяләре алга сөрелергә тиеш»,
    - диде ул. Аннары хәләл продукция турында сөйләде. «Хәләл - ул кыйммәтле продукт. Әмма, ни кызганыч, кайбер кампанияләр бу этикетны теләсә кая ябыштыралар. Мин балыкка һәм ручкаларга ябыштырган хәләл этикетканы күргәч гаҗәпләндем. Алар берничек тә хәләл яисә хәрам була алмый», - дип ул бу өлкәдә уяу, сизгер булырга чакырды. Татарстан Республикасы Диния нәзарәте идарәсенең «Хәләл» стандарты буенча комитеты рәисе Марат Низамов, Казанның социаль туклану һәм азык-төлек департаментының генераль директор урынбасары Алла Әюпова да хәләл азык-төлек турында сөйләделәр. Хәләл ит сатылганда, шулай ук сату урыннарында, кафеларда итнең хәләллегенә таныклык кирәклегенә, хәләл кош итенең бары пакетларда гына сатылырга тиешлегенә басым ясалды. Алла Әюпова шулай ук хәләл сөт продуктлары, ягъни төрле өстәмәләр, консервантлар кушылмаган сөт продукцияләре турында сөйләде. Казанда шундый хәләл сөт продуктлары белән генә тукланучы балалар бакчасы бар. Алла Әюпова коллегаларын Казанга тәҗрибә уртаклашырга чакырды. Сүз уңаеннан, чистайлылар өчен дә күңелле хәбәр булды. Шәһәр һәм районның имам-мөхтәсибе Мөхәммәт хәзрәт Кыямов белдергәнчә, Чистайда да балалар бакчасына хәләл продукция кертү турында мөрәҗәгать әзерләнгән. Аны шәһәр хакимияте дә хуплап, оештыру юлларын бергәләп табарлар дип ышанабыз.
    Форумда шулай ук хаҗга бару, зәкәт мәсьәләләре дә кузгатылды. Алар турында Казан кунаклары Рөстәм Кәримов, Ирек Җиһаншин сөйләп үттеләр. Халык өчен бер шатлыклы хәбәр: хәзер хаҗга кичектереп түләү шарты белән (рассрочка) барырга мөмкин. Ул җиде айга бирелә.
    Форум барышында чис­тайлылар мөфти хәзрәткә үзләрен борчыган сорауларын бирделәр. Алар арасында традицион исламга, кредит-ипотекага, катнаш никахка, татар телендәге китапларга, төрле проблемаларга кагылышлы сораулар да бар иде. «Дөньяда проб­лемалар һәрчак булган. Шулай ук пәйгамбәрләребезне дә проблемалар, авырлык­лар читләп үтмәгән. Гадел, тәкъва кешеләр дә һәрчак төрле авырлыклар белән очрашып торалар. Бу нормаль күренеш», - дип мөфти Камил Самигуллин тормыш мәшәкать-борчуларыннан бәргәләнгән кешеләр күңеленә юату сүзләре дә өстәде...

    Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: