Чистай-информ
  • Рус Тат
  • Хәл ителмәслек проблемалар юк

    Чистай муниципаль районы башлыгы И. Әхмәтҗанов шәһәрлеләрнең һәм авыл халкының проблемаларын турыдан-туры белү өчен чистайлылар белән "кайнар линия" үткәрде.

    Беренче булып башлыкка Фрунзе урамында яшәүче Федор Буренкин шалтыратты, ул тыл хезмәтчәне буларак, йортының түбәсен кайчан төзекләндерүләре турында кызыксынды. Йорт шәхси булса да, башлык әлеге мәсьәләне тикшерергә вәгъдә итте, ветеранга комиссия барачак һәм урында барысын да хәл итәчәк. Үз проблемасы турында башлыкка Луч поселогында инвалид улы белән яшәүче инвалид Мария Монина сөйләде. Йорт җимерелә, ә аны төзекләндерүгә көч һәм мөмкинлекләр юк. Башлык йортны тикшергәннән соң карар кабул итәргә вәгъдә итте.
    Рәшидә Хәсәнованы Ибраһимов урамын төзекләндерү кызыксындыра. Кызганычка каршы, шәһәрдә әле шактый урам төзекләндерүгә мохтаҗ. Башлык сүзләренә караганда, барысы да акчага барып терәлә, бөтен өмет республика бюджетына.
    Бутлеров һәм Пионерская урамнары чатында торучы каркас йортның язмышы Валентина Ванюшкинаны кызыксындырды. Йорт инде ун ел тора, аны я төзеп бетерергә, яисә сүтәргә кирәк. Башлык хәзер муниципаль власть объект милекчеләренә чыга һәм бина сүтеләчәк дип шалтыратучыны өметләндерде.
    Татар Талкышы авылында яшәүче Надежда Бурдина өйгә газ кертүдә ярдәм итүләрен үтенде - кайбер хокук бирүче документлары юк. Башлык үз хезмәтләренә хәлне тикшерү бурычын йөкләде.
    Урицкий урамында яшәүче Альберт Сизов түбәдән су үтү проблемасы буенча мөрәҗәгать итте. Башлык кыска вакытта мәсьәләне хәл итәргә вәгъдә итте. Чистайда яшәүче Любовь Карташова Чечнядагы хәрби хәрәкәттә катнашкан иренә дәүләттән нинди дә булса ярдәм булырмы дип кызыксынды. Әхмәтҗанов хәзер иң элек Бөек Ватан сугышы ветераннарын торак белән тәэмин итү бурычы тора дип билгеләп үтте, әмма аларга тиңләштерелгән сугышларда һәм конфликтларда катнашучыларның да чираты җитәчәк дигән өмет белдерде.
    Чистайлылар Нәкыйп Хәйруллин һәм Таисия Музалеваны кайнар суга бәянең ни өчен югары булуы кызыксындырды. Бер кубометр кайнар су өчен бәя кинәт арта, чөнки барлык хуҗалар да үз фатирларында яшәмиләр. Муниципаль властьны да әлеге проблема борчый һәм яшәүчеләр кайнар суга азрак түләсеннәр өчен ул вариантлар эзли.
    Башлык чистайлыларның сорауларына ике сәгатьтән артык җавап бирде, һәр сөйләшү азагында ул шәһәрлеләрне һәм авыл халкын булачак сайлауларда актив катнашырга чакырды. Халык белән "кайнар линия"ләр киләчәктә дә үткәрелер дип көтелә.
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: