Чистай-информ
  • Рус Тат
  • Хәбәрсез югалган чистайлы эзләнә

    Россия Эчке эшләр министрлыгының Чистай районы буенча бүлеге тарафыннан хәбәрсез югалган 1978 елда туган Архипов Александр Геннадьевич эзләнә.

    Ул Чернышевский урамы, 180-4 адресы буенча теркәлгән, 28 августта, 15 сәгатьтә, ир-ат Змиеводагы дачадан китә һәм әйләнеп кайтмый.
    Билгеләре: карап-торышка 38 яшь, ябык гәүдәле, озын буйлы, кара-коңгырт чәчле, чәче кыска итеп киселгән.
    Өстенә джинсы күлмәк һәм ачык зәңгәр төстәге чалбар кигән, аягында зәңгәр төстәге джинсы аяк киеме.
    Әлеге кешенең кайда булуы турында нәрсә булса да билгеле, шулай ук нинди дә булса мәгълүмат беләсез икән, аны Россия Эчке эшләр министрлыгының Чистай районы буенча бүлегенә яки 02, 5-03-95, 5-21-49, 5-25-00 телефоннары буенча хәбәр итүегезне сорыйбыз. Конфиденциальлелек гарантияләнә.

    Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: