Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Фестивальдә эчкерсез автор җырлары яңгырады

Чыгыш ясаганнан соң, талантлы җырчы фестивальдә җылы атмосфера хөкем сөрүен билгеләп үтте, аны сакларга һәм киләсе елда кабат очрашу өметен җиткерде.

- Бу көннәрдә бөтен Идел буеннан чараның барлык кунаклары өчен иң яхшы җырларын башкару өчен бардлар килделәр. Шундый дәрәҗәдәге фестивальнең Чис­тайда узуы аеруча сөенечле. Элек тә борынгы сәүдәгәрләр шәһәрендә булганым бар иде, әмма килгән саен биредәге үзгәрешләрне күреп шатланам. Бүген дә шәһәр һәм фес­тивальне оештыручылар безне җылы каршы алдылар, - ди Александр Тавердян.
Чистайлылар кунакларны һәм автор җырларын башкаручыларны киң колач җәеп каршы алдылар, йомгаклау иҗат кичендә зал шыгрым тулы иде. Яшь тамашачыларның булуы да чарага ямь өстәде, алар авторларны сокланып тыңладылар.
- Безгә бик ошады, матур көйләр яңгырады, бөтен җырлар талантлы башкарылды. «Әдәби Чистай» фестивален безнең шәһәрдә үткәрү күркәм гадәткә әверелер дип ышанабыз, - дип үз тәэсирләре белән уртаклаштылар әтиле-уллы Ренат һәм Ратмир Кәримовлар.
ТРның атказанган артисты, концертны алып баручы Дмитрий Бикчәнтәев чара азагында зур булмаган шәһәрләрдәге аерым мохит турында сөйләде һәм Булат Окуджава сүзләренә язылган «Барлык кечкенә шәһәрләргә гимн» җырын башкарды. Башкаручылар барлык хис-кичерешләрен тавышларында чагылдырып, чын күңелдән җырладылар.
Фестивальдә катнашучылар һәм кунаклар китәсе көнне Чистайның тарихи үзәге буенча күзәтү экскурсиясендә катнаштылар, Шәһәр тарихы музеена, Б. Пастернакның мемориаль музеена һәм Музей сувенир салонына бардылар. Фестивальдә катнашучылар Кама буендагы шәһәрдә үткәргән август көннәре турындагы җылы тәэсирләрен үзләре белән алып киттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: чистай фестиваль Әдәби Чистай