Чистай-информ
  • Рус Тат
  • Экстремистлар эше судка җибәрелде

    Теракт әзерләүдә гаепләнгән ике ир-атка карата җинаять эшен тикшерү елдан артык дәвам итте. Хәзерге вакытта Россия тикшерү комитетының Татарстан буенча тикшерү органнары аны төгәлләделәр, җинаять эше расланган гаепләү нәтиҗәсе белән судка җибәрелде.

    Әлеге ир-атлар ТР Җинаятьләр кодексының төрле маддәләрендә каралган җинаятьләрне кылуда, аерым алганда, террорлык актына әзерләнү, законсыз рәвештә корал, сугыш кирәк-яраклары, шартлаткыч матдәләр сак­лау, йөртү һәм әзерләгән өчен гаепләнәләр. Тик­шерү версиясе буенча җинаятьне оештыручы, Мордовиядә яшәүче, Пакис­тан терри­ториясендә законсыз коралланган берләшмәдә сугышчан һәм дини өйрәнүләр узган. Ул анда законнан тыш булган "Әт-Тәкфир Әл-Хиҗрә" дини берләшмәсе идеологиясе белән мавыккан. Ул Россиянең Югары суды карары нигезендә экстремист берләшмә дип табылган һәм илебездә аның эшчәнлеге тыела.
    Экстремистик идеяләр белән "коралланган" ир-ат Чистайда ислам динен тотучылар арасында аны пропагандалау белән шөгыльләнә башлый, "Җиһад" кертү кирәклеген алга сөрә. Күпмедер вакыт үткәннән соң үз эшен дәвам итүче, аның тарафыннан оештырылган "Әт-Тәкфир Әл-Хиҗрә" берләшмәсенә керүче кеше белән бергә террорлык актларын кылуга әзерлек башлап җибәрә. Иң башта алар ЗУЭС офисын шартлатырга телиләр. Аннан соң эчке эшләр бүлеге бинасы да шул ук хәлгә дучар ителергә тиеш булган. Шулай ук хокук саклау органнары хезмәткәрләрен үтерүне дә планлаштырганнар, алар ныклап әзерләнгәннәр: урманда яшерен урын казыганнар, анда азык-төлек һәм башка әйберләрне яшергәннәр. Бу озак вакытлар кыр шартларында яшәргә кирәк булса дип эшләнгән.
    Террорчыларның берсен хокук саклаучыларның төгәл эш итүләре ярдәмендә 2011 елның 12 маенда тоткарлыйлар. Ул теракт үткәреләчәк урынга граната һәм пистолет белән коралланып әлеге урынны тикшерү өчен килгән була. Җинаять эшен тикшерү барышында экстремист характердагы әдәбият, шартлату җайланмалары компонентлары һәм корал тартып алына.
    Дингә ышыкланып шундый кара эшләр башкаручы җинаятьчеләр чын ислам динен тотучылар арасында ачу, нәфрәт уята.
    Алмаз хәзрәт Шәри­фуллин, шәһәр һәм районның имам -мөхтәсибе:
    -Әгүзү билләһи минә­шайтанир раҗим! Бисмилләһир рахмәнир- рахим!
    Менә шундый үзләрен мөселман дип санаучы, Коръән аятьләре артына качып, аның аерым бер өлешен алып, әлеге кешеләр аны үз файдаларына аңлатырга тырышалар. Алар фике­ренчә, илебездә дәүләт тәртибенә каршы көрә­шүче һәм аңа нинди дә булса зыян эшләргә теләүче кеше, үлгәннән соң имеш туп-туры җәннәткә эләгә. Кама аръягы төбәге мөфтие урынбасары һәм югары дини белемле кеше буларак (махсус ислам хокукы мәктәбендә белем алдым), тулы җаваплылык белән бу кешеләрнең исламнан ерак торуларын әйтә алам. Аларның күбесе оешкан җинаять­чел төркемнәр составында иделәр. Исламда бернинди дә агымнар, төркемнәр юк. Чын дин тотучылар әлеге фактларга нәфрәтләнеп карыйлар.
    Экстремист агым яклылар җиһадка - Аллаһ юлында сугышка чакыралар, шул вакытта Аллаһы Тәгалә сүзләрен үзләре теләгәнчә аңлаталар. Аның нинди очракларда: динне, дәүләтне, ватаныңны, тормышны, гаиләңне, намусыңны һәм казанышларыңны саклаганда - рөхсәт ителүе турындагы төп моментлары төшереп калдырыла. Хәзерге вакытта аларга куркыныч яныймы? Юк. Алар үз фикерләрен белдерәләр: башка диндәгеләргә каршы көрәшергә. Аллаһы Тәгалә Коръәндә башка диндәгеләрне ике төркемгә бүлә. Беренчесе усал карашлы, агрессив кешеләр, алда аталган кыйммәтләргә зыян китерүчеләр, икенчесе дустанә кәефле кешеләр. Ислам соңгыларына хөрмәт белән карарга, аларны хөрмәт итәргә, бәйрәмнәрдә аларны кунакка чакырырга, нинди диндә булуларына да карамастан, ялгызларны, көчсезләрне ярдәмсез калдырмаска өнди. Башка милләт, дин вәкиле турында начар сөйләргә ярамый, аны ялгыш кына кыерсыту да мөселман өчен гөнаһ санала. Шулай булмаганда ул, пәйгамбәр (с.г.в.)фикеренчә, җән­нәткә эләкмәячәк.
    Аллаһы Тәгалә сине яратсын өчен нәрсә эшләргә кирәк?
    Мөхәммәд пәйгамбәр (с.г.в.) сүзләре белән җавап бирәм: кешеләргә үзеңә теләгән нәрсәне телә.
    Алмаз Сафиуллин, ислам динен тотучы:
    -Теге яки бу дингә караган теләсә кайсы секта, беренчедән, дин тотучылар арасында буталчык­лык тудыра, икенчедән, тулаем бөтен кеше алдында диннең йөзен каралталар. Безнең көннәрдә, кызганычка каршы, барлык традицион диннәрдә дә секталар һәм агымнар бар. Аларның барысы да дингә ышыкланып үз максатларын тормышка ашыралар. Изге язмалардан үзләренә җай­лаштырылган өзем­тәләрне сайлап алып, аларны үзләренә ничек кирәк, шулай аңлаталар. Һәм, кызганычка каршы, аларга ышанучылар да табыла әле.
    Моның төп сәбәпләренең берсе - үз динең турында белемең булмау. Мөхәммәд пәйгамбәр (с.г.в.) 7 нче гасырда ук үз тарафдарларын кисәткән һәм бердәм булырга өйрәткән, барысын да укырга һәм башкаларны да өйрәтергә чакырган. Моны түбәндәге сүзләр дә раслый: сезнең иң яхшыгыз булып Коръәнне өйрәнүче һәм аны башкаларга өйрәтүче (аңлатучы) тора. Шуның белән ул үз замандашларын белмәүдән һәм шундый типтагы секталар барлыкка килүдән саклаган. Әмма вакытлар узган саен кешеләр аның өйрәтүләренә азрак игътибар итә башлаганнар...
    Чын мөселманнар өчен бердәнбер корал - дин турында белем алу (төп өлешен булса да) һәм башкаларны да аңа өйрәтү. Динне башка агым яклылар, секта әгъзалары гамәлләре буенча хөкем итүче кешеләргә мин барыннан да элек дини китаплар укырга һәм үзеңә ислам өйрәтә торган чын кыйммәтләр турында яхшырак белергә кирәк дигән киңәш бирәм. Бер генә дин дә үтерергә, урларга чакырмый бит... Шулай булганда без барыбыз да иминлектә һәм килешеп яшәрбез. Нәкъ шулай булыр да. Әмин.
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: