Чистай-информ
  • Рус Тат
  • Экспонатларның үзенчәлекле теле – тарихи дөреслек

    "Сугыш җирдә эзләрен калдырып үтте" күргәзмәсен ачу тантанасы өяз шәһәр музеенда узды. Бу музейчылар һәм "Выстрел" сугышчан-патриотик эзләнү отрядының уртак проекты.

    Экспозициядә фондтан алынган һәм эзләнү отрядының чираттагы "Хәтер вахтасы - 2012" экспедициясеннән алып кайткан экспонатлар күрсәтелгән.
    Бөек Ватан сугышы, халык батырлыгы, хәбәрсез югалганнарның исемнәрен кайтару темасы - иң мөһимнәрнең берсе. Музей хезмәткәрләре аңа даими кайталар, чөнки һәрбер яңа факт, документ киң җәмәгатьчелекнең казанышы булырга лаек.
    Сугыш җирдә дә, безнең йөрәкләребез дә эз калдырды. Берничә ел дәвамында, елына ике тапкыр эзләнүчеләр, ә болар гомуми белем бирү учреждениеләрендә укучылар, "Выстрел" отряды җитәкчесе Дмитрий Юдин башлыгында Бөек Ватан елларындагы сугыш кырларына баралар, окоплардан, авиабомба чокырларыннан солдатларыбызның мәетләрен күтәрәләр, тиешле йолаларын үтәп җиргә иңдерәләр. Кайвакыт солдатның исемен белә алалар, туганнарын эзлиләр, солдатларны ерак сугыштан "кайтару" башлана.
    Егетләр һәм кызлар "Волга" Волгоград эзләнү отряды белән эшлиләр. Һәм Дмитрий Юдин әйткәнчә, монда бик зур югалтулар булган, барлык үлгәннәрне күтәрү өчен дистәләрчә еллар кирәгәчәк, ә моның белән, илләренең тарихына битараф булмаган ике яшьләр төркеме шөгыльләнә. Бу зур сугыш кырының һәрбер квадрат метры 9 килограмм үлем китерүче тимер саклый.
    Язгы экспедиция барышында 127 кеше күтәрелде, ике медальон, өч исемле әйбер табылды. Мәңгегә яшь булып калган сугышчыларның берсе 84 нче укчы дивизия 41 укчы полкның кече лейтенанты 1920 елда туган Степан Ефимович Меденников булган. Архивта эзләнү нәтиҗәсендә туганының кызы табылды, шулай ук үлемгә кадәр Степан Меденниковның Сугышчак Кызыл Байрак ордены белән бүләкләнүе, тик аны алып элгерә алмавы билгеләнде.
    Сугыш Чистай җирендә дә үзенең эзен калдырган. Безгә 18 нче запас авиаполк урнашкан. Монда очучылар училищесын тәмамлаганнан соң чыгарылыш укучылары өйрәнү очулары үткәннәр, ә аннан соң фронтка киткәннәр. Шундый өйрәнү очуларның берсе фаҗига белән тәмамланган, барлык экипаж һәлак булган һәм аларны урман янәшәсендә аэропорт районында җирләгәннәр. Сугыштан соңгы елларда каберләрне мәктәп укучылары карап торганнар. Вакыт узу белән язмалар югалганнар. Һәлак булганнарның исемнәрен кайтару белән чистайлылар шөгыльләнде. - Авиафаҗигә турында нәрсә дә булса белергә омтылу нәтиҗә китермәде, - дип сөйли Наил Сабиров, - Дмитрий Юдин булышты, өч кешенең тулы исемнәре билгеле, ә дүртенчесе буенча эзләнүләр дәвам итә.
    Чарада булган Алексеевск эзләнү отряды җитәкчесе Владислав Осянин тәкъдиме белән музей хезмәткәрләре сугыш елларында хәбәрсез югалганнар буенча эш алып баралар. Массакүләм мәгълүмат чараларында исемлекләр бастыру җаваплар табарга ярдәм итте, чираттагы шалтырату Сергей Иванович Евтеевның кызы - Александрадан иде, очрашу барышында аңа әтисенең шәхси картасының күчермәсе тапшырылды. Шушы мизгелләр - дистә еллар узгач якыннарыңнан хәбәр алу өчен эзләнүчеләр, музейчылар, һәм олы буын язмышына битараф булмаганнар барысы бергә эшлиләр. Еллар дәвамында эзләнү отрядына Петр Ильдимиров, Илдар Белаев, Павел Максимов, Марат Фәйзуллин ярдәм итәләр, аларга Рәхмәт хатлары тапшырылды.
    Сугыш елларындагы Чис­тай Җиңүгә зур өлеш керткән шәһәрләр сафында торырга тулы нигездә хокуклы. Аның предприятиеләренең продукциясе фронтка кирәккән, монда сугышчыларның рухын күтәрүче әдәби әсәрләр язылган. Камадагы шәһәрнең данлы биографиясе турында Нина Харитонова сөйләде.
    Булдырылган экспозиция, дөрестән дә, күңелне тетрәндерә, моны Җиңү бәясенең чын кадерен белүче сугыш ветераннары да билгеләп үттеләр. Кечкенә зал уртасында, уникаль экспонатлы витриналар арасында кечкенә сугыш утравы - Сталинградтагы коточкыч вакыйгалар һәм аны яклаучыларның батырлыгы турындагы хәтерне саклаучы, яраланган, үзендә бер квадрат метрда 9 килограмм тимер саклаучы җир. Сугыш, соңгы солдат күмелгәч тәмамлана, диләр. Аның тәмамлануы хакына эзләнүчеләр, безнең яшьләр, авыр эшләре җәмгыятькә кирәк дигән ышаныч белән чираттагы экспедициягә китәләр.
    Безнең шәһәрдә төрле җәмәгать оешмалары - җәмәгать советы, территориаль җәмәгать советлары бар. Алар составына хөрмәтле кешеләр керә, аларның фикерләрен тыңлыйлар. Бәлки, бердәм көч белән фонд булдырып, эзләнү отрядына булышу программасын эшләтеп җибәрә алыр идек. Бу бик зур, игелекле эш булыр иде.
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: