Чистай-информ
  • Рус Тат
  • Чистайның үсеш перспективалары зур

    Бүген безнең илдә Җирле үзидарә көне билгеләп үтелә. Бәйрәм алдыннан без җирле үзидарәнең үсүе, аның перспективалары һәм муниципаль районны төзекләндерү буеча киләчәккә планнар турында белү өчен Чистай муниципаль районы башлыгының беренче урынбасары Рөстәм Хамматов белән очраштык.

    - Безнең районда җирле үзидарә ничек эшли?
    - Бездә 32 республика һәм федераль программа гамәлгә ашырыла. Болар - юллар салу, ятим балаларга, аварияле йортларда яшәүчеләргә йортлар төзү, капиталь ремонт прог­раммалары. Яңа спорт объектлары, парклар, бакчалар барлыкка килә, анда чистайлылар гына түгел, ә шәһәр кунаклары да ял итәргә яраталар. Районда фельдшер-акушерлык пунктлары һәм участковыйлар өчен йортлар төзү алып барыла.
    Әйтергә кирәк, чистайлылар да активлашты. Сайлауларда, референдумнарда катнашалар, депутатларга кабул итүләргә язылалар.
    Шәһәрнең һәр микрорайонында җитәкчеләр һәм рәисләр җитәкчелегендә ТҖСлары эшли. 80нче елларда да шулай иде. Хәзер ТР Дәүләт Советы депутаты Виктор Васильевич Смыков башлап йөрүендә без әлмәтлеләрнең эш тәҗрибәсенә таянып, урыннарда эшләүгә кире кайттык. Шулай итеп, кешеләр ничек яшәргә һәм үсәргә кирәклеген үзләре хәл итәләр. Барлык авыл җирлекләрендә территорияне төзекләндерү өчен гражданнарның үзара салым формасы кертелде, җыелган һәр сумга республика бюджеты 4 сум өсти.
    - Чистайлылар нинди сораулар белән ешрак мөрәҗәгать итәләр?
    - Без гражданнарның теләкләрен исәпкә алырга тырышабыз һәм атна саен яшәүчеләрне кабул итүне үткәрәбез.
    Шуны да билгеләп үтәсем килә, шәхсән кабул итүләрне муниципаль район башлыгы Дмитрий Алексеевич Иванов үткәрә, ул муниципаль берәмлек Советы рәисе дә булып тора, анда 23 авыл һәм 1 шәһәр җирлеге керә. Кабул итү көнендә 40ка якын кешенең мөрәҗәгать иткәне бар. Атна саен барлык дәрәҗәләрдәге депутатлар гражданнарны кабул итәләр. Нигездә, сораулар торак бирү, аварияле торактан күчерү, эшкә урнашу, хезмәт хакы мәсьәләләренә, гаиләләргә матди ярдәм күрсәтүгә кагыла. Шәхси сораулар буенча да мөрәҗәгать итүчеләр бар.
    Гражданнар туган шәһәрләрен һәм авылларын социаль-икътисадый үстерү буенча яхшы тәкъдимнәр белән килсәләр, аеруча шатланабыз.
    Гражданнар сорауларының 80 проценты уңай хәл ителә, калганнары исә я өстәмә эшләүне яки властьның башка органнарына мөрәҗәгать итүне таләп итәләр.
    - Сезне бигрәк тә нинди проб­лемалар борчый?
    - Хәзер район актив үсә, яңара. Юлларны һәм тротуарларны төзекләндерү проблемалары борчый. Торак пунктларда су белән тәэмин итүдә проблемалар бар. Кешеләргә эш урыннары тәкъдим итәргә кирәк, шул вакытта эшсезлек һәм түбән хезмәт хакы мәсьәләләре үзләреннән-үзләре юкка чыгачак­лар. Әлбәттә, бу проблемаларны берьюлы хәл итеп булмый, әмма бу юнәлешләрдә эш алып барыла.
    - Шәһәрнең һәм районның киләчәге бармы?
    - Шәһәрнең перспективалары зур. Соңгы елларда ул шактый үзгәрде: тарихи өлешенә асфальт салынды, парклар һәм бакчалар үзгәртелеп яңартылды. Чис­тай - Россиянең иң мөһим тарихи шәһәрләренең берсе. Чистайда дәүләт тарихи-архитектура һәм әдәби музей тыюлыгы булдырылды. Шуңа күрә безнең туристларны җәлеп итү өчен мөмкинлекләребез бар. 2014 елда Чистай җитди эш алып бару ярдәмендә «Кече тарихи шәһәрләрне һәм җирлекләрне саклау һәм үстерү» проектына кертелде. Мәдәни мирас объектларын сак­лау өлкәсендә экспертлар тәкъдим ителгән программаның актуальлеген, бөтенлеген һәм перспективалы булуын билгеләп үттеләр.
    Моннан тыш, Чистайга үсеш территориясе дигән исем бирелде. Индустриаль парк территориясендә берничә предприятие эшли инде. Файдалы шартларда яңа инвес­торлар җәлеп ителә, алар салым түләүдән азат ителәләр.
    - Безнең районда җирле үзидарәнең халыкка якын булган власть дигән төп функциясе үтәләме?
    - Әйе, үтәлә дип уйлыйм. Кешеләр үз депутатларын сайлыйлар, алар белән кабул итүләрдә, мәдәни чараларда катнашалар. Ә депутатлар, үз чиратында, сайлаучылар алдында башкарылган эшкә хисап тоталар. Бу җәмгыятьнең барлык яшәү тармакларына кагыла.
    - Җирле үзидарә органнарында эшләүче кешеләр нинди сыйфатларга ия булырга тиешләр?
    - Безнең районда ике йөздән артыграк муниципаль хезмәткәр исәпләнә һәм егермедән артыграк кеше даими нигездә сайлау вазифаларында эшли.
    Биредә профессиональ әзерлек, төрле өлкәләрдә хәбәрдар булу гына түгел, ә кешеләр белән элемтә урнаштыра белү дә мөһим.
    - Безнең шәһәрдә җирле үзи­дарәне үстерүнең перспективалары нинди?
    - Бу, әлбәттә, гражданнарның активлыгына бәйле. Хәзер бик күп конкурслар, грантлар үткәрелә, анда теләгән һәр кеше үзен күрсәтә ала. Яшәүчеләр үз шәһәрләрен һәм авылларын төзекләндерүдә катнаша һәм инициатива күрсәтә алалар. Иң мөһиме теләк булсын.

    Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: