Татарстан Республикасы "2012-2020нче елларга РФ халык хуҗалыгы комплексын үстерү" федераль максатчан программага кертелгән иде. Аның җиде объекты арасына Чистай да керде.
Биредә пристаньнан алып суднолар ремонтлау заводына кадәр ярларны ныгыту таләп ителә. Барлыгы Татарстанда программаны гамәлгә ашыру өчен 1 миллиард сум бүлеп бирелгән. Инвестицияләр Кама буендагы шәһәргә күптән түгел килде. Бу пристань микрорайонында су юып ишелгән ярны ныгыта башларга мөмкинлек бирде.
- Чистайда ярны ныгыту эшләрен 400 метр аралыкта үткәрү планлаштырыла, - ди ТКХ, төзелеш, транспорт, энергетика, элемтә һәм юл хуҗалыгы бүлеге начальнигы Владимир Лапин.
- Су туфракны юып ишмәсен өчен яр буена махсус габионлы плитәләр куела. Елга портыннан Кама су алу җайланмасына кадәр габионлы плитәләр белән ныгыта башладылар. Пристань микрорайонында яшәүче яки Соляныега баручы чистайлылар биредә ярның күптән су юып ишелүен күрәләр. Ашыгыч чаралар күрелмәсә, бу алдан фаразлый алмаслык нәтиҗәләргә китерергә мөмкин. Шулай, утырган туфрак җәй көне елга портыннан нефтебазага илтүче асфальт юлның салынып төшүенә китерә язды. Елга порты причалы янында безнең күз алдыбызда куәтле "Хендай" экскаваторы габионлы челтәрләргә махсус ташлар сала. Шуннан соң аларны каплап куялар.
- Технологиягә таянып, без вак таш салабыз, - ди прораб Валерий Арутюнян, - шуннан соң махсус габионлы челтәрләр куябыз, аларны ташлар белән тутырабыз (бу очракта - эре йомры ташлар белән). Бу эшләр белән без бер ай шөгыльләнәбез инде. Төзүчеләргә хәтта көчле салкыннар да комачауламый. Безгә карата дәгъвалар булмасын өчен төгәл технология буенча эшлибез.
Ярларны ныгыту төгәл һәм көйле алып барылуы турында эшләрнең зур территориядә башкарылуы һәм нефтебазадан ерак булмаган Кама су алу җайланмасы бинасына якынаюлары сөйли. Кулланыла торган технология Чистай өчен чагыштырмача яңа, гәрчә ул инде елга ярларын су юып ишелүдән саклау кирәк булган шәһәрләрдә күптән сыналган һәм үзен яхшы яктан күрсәткән булса да. Урнаштырылган корылмалар ярны саклап кына калмыйча, шәһәрнең эстетик күренешенә билгеле күркәмлек өстиләр. Бу Чистайга теплоходларда киләчәк туристларга да күренәчәк.
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев