Чистай-информ
  • Рус Тат
  • Чистай районы башлыгы журналистлар белән аралашты

    Җимерек юллар, тузган торак, сәламәтлек саклау системасында оптимизация - муниципаль район башлыгы Илдус Әхмәтҗановның массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре белән гадәткә кергән очрашуы вакытында башка кискен темалар белән бергә кабат күтәрелде.

    Чистайлылар юлларның начар сыйфатлы булуына зарланалар (һәм бу дөрес тә), күп кенә урамнар каршылык лар полосасын хәтерләтә. Үзеңне бернинди цивилизация булмаган ерак бер авылда кебек сизәсең. Илдус Әхмәтҗанов сүзләренә караганда, бөтен нәрсә акча җитмәү белән бәйле. Агымдагы елда бүлеп бирелгән 20 миллион сумга якын акча, нигездә, Никольский соборы янындагы күперне ремонтлауга китте. Киләсе елга юл өслекләрен яхшырту буенча зур эш башкарасы бар. Ышанасы гына кала.


    Торак белән проблема элеккечә борчулы тема булып кала. Күпчелек шәһәрлеләр «ТРның халык контроле» сайтына әлеге мәсьәлә буенча мөрәҗәгать итәләр. Болар әлегә кадәр аварияле, тузган торакта, җир шуыша торган урыннарда яшәүчеләр, янгыннан зыян күрүчеләр. Власть үз мөмкинлеге буенча әлеге хәлдән чыгарга тырыша, аларга маневрдагы торакны бирә, әмма проблеманы тулысынча хәл итүе авыр.


    - Әлеге сорау даими рәвештә безнең күз уңында, - ди башлык. - Быел Дәүләт торак фонды линиясе буенча 90 фатирлы йортка нигез салыначак.


    Хәзерге вакытта тузган торакны бетерү буенча программа кысаларында төзелүче 60 фатирлы йортның яртысы тапшырылган. Чистайда яңа торакны сафка кертү күрсәткечләре канәгатьләнерлек түгел (планның бары 80 проценты үтәлгән), ә бу - Татарстан районнарының социаль-икътисадый үсе шен төзүче рейтинг ның берсе.


    Шулай ук төяп озатылган продукция күләме һәм теркәлгән эшсезләр дәрәҗәсе дә исәпкә алына. Чистайның республиканың 45 районы арасында соңгы урынны алып торуы безнең калган ике пункт буенча да горурланырлык әйберләребез булмавы турында сөйли. Билгеле, журналистларны Илдус Әхмәтҗановның фикере дә кызыксындырды: әлеге позицияләр буенча безнең район ни дәрәҗәдә тизрәк күтәрелә алачак. Җавап оптимистларча булды:


    - Ни дәрәҗәдә алга китәрбез - әйтә алмыйм, әмма үз рейтингыбызны күтәрәчәкбез, 45 нче урында булмаячакбыз.


    2 нче дәваханәне ябу турындагы имеш-мимешләр дә читтә калмады. Ничек кенә авыр булмасын, әмма илебездә бара торган киң күләмле оптимизация шартларында районыбызның сәламәтлек саклау системасында да үзгәрешләр булачак. Дәваханәләрдә 180 койка-урынны кыскарту таләп ителде, башлык әйтеп үткәнчә, әлеге санның яртысыннан артыгын саклап кала алдык, табибларны кыскарту турында сүз бармый, әмма уннан артык кече персонал составындагы кешеләр эшсез калачак. Бу, барыннан да элек, пенсия һәм пенсия яше алдындагы хезмәткәрләргә кагыла.


    Балалар поликлиникасы өчен икенче бина кирәклеге турында да сүз барды.


    -Аның коллективы эшли торган шартларны яхшыртырга кирәк. Биредә яшь чистайлыларның сәламәтлеге сагында торучы менә дигән белгечләр эшли, - диде ассызыклап башлык.


    Әлегә салым инспекциясе янында, Ленин урамы баш ланган урында урнашкан элеккеге кунып чыгу йортының язмышы билгеле түгел. Әлеге бина тарихи һәйкәлләр исемлегенә керә. Әйтергә кирәк, теләүчеләрнең әлеге бинаны сатып алу һәм төзекләндерү мөмкинлеге бар.


    Башлык сәнәгатьне үстерү турында да сөйләде, сөт комбинаты турындагы шик-шөбһәләрне юкка чыгарды. Әйе, җитештерү бераз кимеде, әмма бу вакытлы кыенлыклар. Предприятиедә яңа җитәкче эшли башлагач, кибет киштәләрендә үзебезнең яраткан сөт продуктларын күрербез дип өметләнәбез.


    Әмма бездә барысы да начар дип әйтеп булмый. Чистай яши, эшли, планнар төзи. Менә «Чистай» индус триаль паркы да яңа инвесторлар тапты, бүген тантаналы шартларда беренче производство - медицина билгеләнешендәге әйберләр җитештерү буенча «Дельрус» фирмасы эшли башлаячак. Индустриаль парк үзе кайчан эшли башлар, озак көткән эш урыннары кайчан барлыкка килер. Бу эшсезлек югары дәрәҗәдә булган шәһәрдә яшәүчеләр өчен аеруча мөһим. Күпләр югары дәрәҗәдәге затларның биредә берничә мең эш урыны була дип ышандыруларын яхшы хәтерлиләр. Чистайлыларның карашы кабат әлеге объектка юнәлдерелгән.


    Декабрь аенда музей берләшмәләрен үстерү темасы каралачак, хәзер инде барысы да Чистай турында туристларны җәлеп итәрлек шәһәр буларак сөйлиләр. Ул чыннан да бик үзгәрде. Әлеге уңай үзгәрешләр респуб лика Дәүләт Советы депутаты Виктор Смыков ярдәме белән булды. Хәзерге вакытта Скарятинский бакчасы янәшәсендә «Хәзинә» скверына нигез салынган.
    2014 елда яр буен ныгыту буенча чаралар башланачак, күп нәрсә вәгъдә итүче перспектива. Татар һәм рус халык театрлары торгызыла, шулай ук яхшы күренеш. Авылда полициянең участок уполномоченныйлары өчен торак төзелә. Татар Ялтаны авылында полиция хезмәткәре өй туе үткәрде дияргә була, Александровка авылында да эшләр бара.


    Районның авыл хуҗалыгын үстерү, кайбер предприятиеләрдәге хезмәт хакын түләү буенча бурыч мәсьәләләренә дә кагылдылар. Илдус Тәлгать улы, һәрвакыттагыча, аларның һәрберсенә дә тулы җавап бирде һәм киләчәктә дә чистайлыларны борчучы проблемаларны журналистлар белән бергә тикшерергә әзер булуын белдерде.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: