Чистай-информ
  • Рус Тат
  • Биредә сабый дөньяга килә

    Республиканың борынгы бала тудыру йортларының берсе - Чистай бала тудыру йорты 100 еллык юбилеен билгеләп үтә. 1911 елда шәһәр акчасына бала тудыру бүлеге өчен корпус төзелә. Бүгенге көн турында муниципальара перинаталь медицина үзәге баш табибы Светлана Филиппова сөйли.

    - 2008 елның 7 мартында мөһим вакыйга - перинаталь үзәкне ачу булды. Шушы вакыттан бирле 3900гә якын бала туды, 2011 ел башыннан безнең үзәктә 1058 сабый дөньяга аваз салды.
    Ул 68 урынга исәпләнгән, шуларның 18е - бала тудыру бүлегендә, 17-йөклелек патологиясе бүлегендә, гинекология бүлегендә - 30 урын, яңа гына дөньяга килгән сабыйлар өчен -3 ПРИТ урыны.
    Безнең үзәккә Алексеевск, Әлки, Спасс һәм Яңа Чишмә районнарыннан акушер өзлегүләрнең уртача дәрәҗәдәге һәм 22-32 атнада вакытыннан элек бала табу куркынычы янаган хатын-кызлар госпитализацияләнә. Шушы районнардагы коллегалар белән тыгыз үзара тәэсир итү җайга салынган, йөклеләргә һәм яңа туган сабыйларга медицина ярдәме күрсәтү буенча киңәшмәләр үткәрелә.
    Бала тудыру йорты заманча медицина аппаратурасы һәм җиһаз, кирәкле дәвалау чаралары белән тәэмин ителгән һәм квалификацияле кадрлар белән комплектланган - табибларның 70 процентан артыграгы һәм урта медицина персоналының 98 проценты югары һәм беренче квалификацион категориягә ия. Табиб акушер-гинекологлар белән комплектлану 100 процентка җитте. Болар барысы да югары квалификацияле медицина ярдәме күрсәтергә ярдәм итәләр. Казан медицина академиясенең күчмә цикл­ларында табибларның квалификациясен күтәрү дәвам итә. Узган елны гына да өч курс оештырылган иде, барлык медицина хезмәткәрләренең сертификатлары бар.
    - Пациентлар өчен нинди шартлар булдырылган?
    - Уңайлы, көнкүреш техникасы җыелмасы белән җиһазландырылган 1 һәм 2 урынлы палаталар. Бала тудыру бүлегендә "Әни һәм бала" палаталары ачылды.
    2008 елның мартыннан яңа туган сабыйларга өч урынга исәпләнгән интенсив терапия палатасы эшли, анда гәүдә авырлыгы кечкенә һәм бик кечкенә булган балаларны карау алып барыла. Бүлек кирәкле медицина аппаратурасы һәм җиһаз белән тәэмин ителгән. Яңа туган сабыйларны дәвалауда беренчел реанимация ярдәменә яңача якын килү кулланыла.
    Йөкле хатын-кызларны тикшерү ысуллары камилләштерелә, "сәламәтлекне саклап бала табу" төшенчәсе барлыкка килде. Яңа туган сабыйларны дәвалауга һәм карауга яңача якын килүләр кертү безгә 2008 елдан бүгенге көнгә кадәр гәүдә авырлыгы 700дән 1000 граммга кадәр булган 13 баланы карарга ярдәм итте.
    Неонатолог һәм реаниматологларның тәүлек буе посты формалаштырылган. Барлык туган сабыйларга тумыштан килгән патологиягә неонатологик скрининг һәм начар ишетү барлыкка килү куркынычына аудиологик скрининг үткәрелә.
    Йөклелек барышына өзлегүләр янаганда һәм янамаганда бала тудыруны рациональ алып баруның заманча принциплары уңышлы гамәлгә ашырыла. Бездә төрле патологиясе булган, шул исәптән гадәти йөклелек өзелү, генетик кимчелекләр һәм кан оешу системасы белән бәйләнгән карындагы баланы югалту синдромы булганда хатын-кызларны йөклелеккә һәм бала табуга әзерләү, күзәтү, тикшерү үткәрелә. Йөкле вакытта өзлегүләрне, карындагы бала һәм яңа туган сабыйның патологиясен диагностикалауның заманча ысуллары, допплерометрия, ультратавыш һәм кардиомонитор тикшерү ысуллары үткәрелә.
    Клиник-диагностика лабораториясендә заманча диагностика ысулларының киң спектры башкарыла, перинаталь скрининг ясала һәм ул карындагы баланың төрле үсеш этапларында торышын бәяләргә ярдәм итә. Карындагы һәм урогениталь инфекцияләрне ачыклау өчен иммунофермент анализы ысуллары белән диагностикалау кулланыла. Болар барысы да йөклелек барышын һәм бала табуны объектив бәяләргә һәм үзгәрешләр кертергә, әнигә, карындагы балага һәм яңа туган сабыйга квалификацияле ярдәмне вакытында тәэмин итәргә мөмкинлек бирә.
    Ультратавыш диагнос­тика кабинетларында УЗИ-технологияләренең яңадан-яңа казанышлары файдаланыла. Алар авыруның иртә стадиясендә төгәл диагноз куярга, иң нәтиҗәле дәвалауны билгеләргә һәм динамик күзәтү үткәрергә ярдәм итәләр.
    Бала тапканда авыртуны басуга һәм оператив катнашулар вакытында анестезиягә игътибар бирелә; анестезиянең заманча куркынычсыз ысуллары, региональ анестезия кертеп, киң кулланыла. Реанимацион-анестезиологик ярдәмне үзәк район дәваханәсенең алты реаниматолог табибы, консультацияләрне - үзәк район дәваханәсенең барлык белгечләре (терапевт, хирург, невропатолог, окулист, нейрохирург, травматолог һәм башкалар) башкаралар.
    Соңгы елларда бала тудыру йортында медицина ярдәме клиник практикага яктылык җепселләре оптикасы белән эндоскопик ысулларны кертү белән характерлана, ул күп кенә гинекологик авыруларны диагностикаларга, шулай ук терапияне камилләштерергә ярдәм итә.
    Бала тудыру йортының тарихы тормышта иң мөһим нәрсәгә - ананың һәм баланың сәламәтлеген саклауга көндәлек, риясыз хезмәт итүнең шактый данлыклы битләрен үз эченә ала. Бу турыда киләсе санда укыгыз.
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: