Чистай хэбэрлэре
  • Рус Тат
  • Бер минутка соңга калу хәерлерәк

    Узган ел шәһәр һәм район юлларында 168 юл-транспорт вакыйгасы булган, зыян күрүчеләр бар, бу 2010 ел күрсәткечләреннән күпкә артыграк.

    Аеруча авыр нәтиҗәләр белән аварияләр саны шактый арткан. Юл-транспорт вакыйгалары нәтиҗәсендә 24 кеше һәлак булган (2010 елга караганда тугызга күбрәк), 237-төрле дәрәҗәдәге имгәнүләр алган (шул рәвешчә 194). Машинага утырганда, велосипедта йөргәндә, машиналар күп йөри торган юлны аркылы чыкканда әлеге кешеләрнең берсе дә нәкъ менә аның белән фаҗига килеп чыгарга мөмкин булуын уйламагандыр. Без бит күп очракта бәла-казалар безнең белән түгел, ә башка кешеләр белән килеп чыга дип уйлыйбыз. Ә шул ук вакытта юллардагы бәхетсезлек очрагы - гади куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәү нәтиҗәсе. Юл-транспорт вакыйгаларының иң таралган төрләре булып бәрелешүләр, әйләнеп кап­лану һәм җәяүлеләрне бәрдерү тора. Аларда күп очракта машина йөртүчеләр, нигездә, шәхси транспорт чаралары хуҗалары гаепле. Юл хәрәкәтендә катнашучы җәяүлеләр дә үз өлешләрен кертәләр. 42 очракның 21ендә җәяүлеләр, билгеләнгән кагыйдәләрне үтәмәү сәбәпле, зыян күрүчеләр санына эләгәләр (аларның бишесе исерек хәлдә булган). Дүрт кешенең гомере тәгәрмәч астында өзелде, 50 кеше имгәнде - җәяүлеләрне бәрдерү нәтиҗәләре әнә шундый.
    -Бөтен ил территориясендә җәяүлеләр куркынычсызлыгы белән хәл киеренке булып кала,- дип ассызыклый ЮХИДИ бүлеге начальнигы Александр Заиконников. - Һәр дүртенче бәрдерү җәяүлеләр аркылы чыга торган юлда булган, шуларның 12 проценты - көйләнә торганнарында. Аларның күпмедер өлеше урам-юл челтәренең транспорт-эксплуатацион торышында җитешсезлекләр булуга бәйле. Шуңа күрә шундый юл-транспорт вакыйгалары китереп чыгара торган сәбәпләрне һәм шартларны бетерү буенча эш активлаша. Хәзерге вакытта җәяүлеләр аркылы чыга торган юллардагы җитешсезлекләрне ачыклау һәм бетерү буенча "Зебрага ау. Бөтенроссия җәяүлеләр рейды" дигән акция үткәрелә. Шәһәрдә, районда яшәүчеләрдән кергән, массакүләм мәгълүмат чараларында бастырып чыгарылган һәр хәбәр игътибар белән өйрәнеләчәк. 5-07-82 телефоны буенча шалтыратуыгызны үтенәбез. Хөрмәтле җәяүлеләр, юлда үз-үзеңне тоту культурасына сезнең гомерегез генә түгел, ә юл хәрәкәтендә башка катнашучыларның гомере дә бәйле, бу турыда онытмагыз. Ә машина йөртүчеләрне балалар кинәт килеп чыгарга мөмкин булган урыннарда аеруча игътибарлы булырга чакырабыз, чөнки еш кына аларның үз-үзен тотышын алдан белеп булмый. Безнең һәрвакытта да вакытыбыз җитми, без тизлекне арттырабыз, башка машинаны узып китәбез, якынлашып килүче транспорт алдында юлны йөгереп чыгарга тырышабыз. Ә берничә минутка соңга калу хәерлерәк түгелме?!
    Узган елны балалар катнашында 16 юл-транспорт вакыйгасы булган, аннан алдагы елга караганда бергә азрак. Шуларның берсендә баланың гомере өзелгән, ә 15 сабый төрле тән җәрәхәтләре алган, авырту, тетрәнү кичергән. Теләсә кайсы юл-транспорт вакыйгасы, кечкенә генә булса да, борчу-кичерешләр, сәламәтлек какшау белән бәйле.
    Элеккечә үк Казан-Оренбург трассасы аварияле-куркыныч булып кала, анда булган фаҗигаләр 7 кешенең гомерен өзгән. Шәһәрдә исә Энгельс һәм К. Маркс урамнары куркыныч булуы белән дан тота, алар исәбендә икешәр кеше. 183 юл-транспорт вакыйгасы төн уртасыннан иртәнге сәгать алтыга кадәрге вакытта булган, иң күп зыян күрүчеләр тәүлекнең шушы вакытына туры килә. Кызу йөрүче машина йөртүчеләр кичке һәм төнге вакытларда патруль хезмәтләренең азрак булуыннан файдаланып, зур тизлек белән баралар. Нәтиҗәдә, үз-үзләрен һәм үзләре белән салонда янәшә утыручыларны җәзалыйлар. Гади хакыйкатьне үтәмәү аларга бик кыйммәткә төшкән, җиде кеше шушы хата өчен үз гомере белән түләгән, 40 кешенең сәламәтлеге какшаган. Мәсәлән, ноябрьнең бер атнасында гына да моңа охшаш 2 юл-транспорт вакыйгасы булган, шуларның берсе нәтиҗәсендә 4 яшь кеше авыр имгәнүләр алган, ә икенчесендә - машина йөртүче һәм пассажир вакыйга урынында вафат булганнар. Һәм тагын зыян күрүчеләр белән иң күп юл-транспорт вакыйгалары нәкъ менә шимбә көнне була, бу көнне сигез кешенең гомере өзелә. Һәр юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу төзәтә алмаслык нәтиҗәгә китерергә мөмкин. ЮХИДИ хезмәткәрләре белән күңелсез очрашуга юлыкмаган булсагыз да, юл үзе сезне кырыс җавапка тартырга мөмкин. Ә бу тагын да куркынычрак.
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: