Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Авыл халкы торак пунктларны төзекләндерүгә кертем суммасын билгеләде

Татарстан беренчеләрдән булып үзендә җирле мәдәни һәм хуҗалык итү ихтыяҗларын канәгатьләндерүгә кертемнәрне ирекле кертү механизмын сынап карады. 2013 елда Президент Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе буенча республикада җирле территорияләрне үстерү проектларын дәүләтнең уртак финанслауда катнашу программасы тормышка ашырыла башлады, аның нигезендә үзара салымның җыелган һәр сумына бюджет җирлеккә тагын дүрт сум өсти.

Гражданнарның үзара салымы буенча референдумнар үткәрү өчен хәзер бердәм көн- ноябрьнең өченче якшәмбесе билгеләнде. Шундый карарны агымдагы елның августында ТР муниципаль берәмлекләр Советы Президиумы кабул итте. Элек референдумнар ел башында үткәрелде, шуннан соң акчаны һәм тиешле документларны раслау өчен билгеле инстанцияләр үтәргә туры килә һәм бюджеттан финанслауда уртак катнашу бик соң керә иде. Нәтиҗәдә, планлаштырылган эшләрне үткәрү өчен уңайлы вакыт узган була. Эшләрне сыйфатлы һәм вакытында үткәрү өчен финанс­лауда уртак катнашу агымдагы елның беренче кварталында керергә тиеш.
Авыл җирлекләрендәге референдумнарга һәр аерым авыл җирлегендә актуаль мәсьәләләр чыгарыла. Юлларны карап тотуга, урамнарны яктыртуга һәм башка максатларга акча җыю (һәр торак пунктта суммалар төрле) мәсьәләсе хәл ителә. Тавыш бирүчеләрнең яртысыннан артыграгы үзара салым белән килешсә, карар раслана. Акча муниципаль район авыл җирлеге территориясендә теркәлгән (Бөек Ватан сугышында катнашканнардан, I төркем инвалидлардан, күп балалы гаиләләрдән һәм кайбер башка категорияләрдән кала), балигъ булган һәр кешедән җыеп алына. Ул җирлекнең махсус счетына күчә.
Чистай районында балигъ булган һәр кешедән нинди сумма җыячаклары һәм эшләр исемлеге билгеле булды, алар районның торак пунктларында булып узган үзара салым буенча референдум йомгаклары буенча башкарылачак. Сумма 50 сумнан (Чистай Выселкасы җирлегендә) мең сумга кадәр.
Биредә (агымдагы елның мартында узган референдумда кебек үк) кабат Мөслим авыл җирлеге рекордсмен булды. Акча Мөслим һәм Бахта авылларында юлларга вак таш җәюгә тотылачак.
- Үзара салым буенча референдумда төп мәсьәлә итеп ике авыл халкы кабат юлларны төзекләндерүне куйды, - ди авыл җирлеге башлыгы Шәүкәт Мәссаров. - Моңа акчаны март аендагы референдум йомгаклары буенча җыйдык, әмма ул гына җитмәде, шуңа күрә кабат меңәр сум кушылачакбыз.
- Түбән Кондрата авыл җирле­гендә үзара салым буенча референдумга җитди якын килдек, - дип билгеләп үтте җирлек башлыгы Сергей Васильев. - Быел зиратны тәртипкә китердек, ә яңа гына булып узган референдумда акчаны Түбән Кондрата авылында буаны капиталь ремонтлау буенча проект-смета документациясенә, авыл эчендәге юлларны төзеклән­дерүгә тотарга уйладык. Бу юлы 300әр сум җыябыз.
Кайбер авыл җирлекләрендә гидротехник корылмаларны, кү­перләрне ремонтлауга һәм юлларга вак таш җәюгә акча җыярга булганнар. Гомумән, хәзер үзара салым мәсьәләләре авыл юллары белән тыгыз бәйләнгән. Күпчелек авыл җирлекләрендә үзара салым акчасы хисабына вак таш сатып алу турында карарлар кабул ителгән, шулай ук акча кышкы чорда торак пунктлардагы урамнарны карап тотуга тотылачак.
Ә менә Кызыл Болгар авылы өчен урамда куела торган диодлы яктырткычлар һәм урнаштыру материаллары сатып алыначак. Чистай авыл җирлегендә дә шундый ук карарга килгәннәр, Луч поселогында һәм Актау авылында яшәүчеләр шулай ук энергияне янга калдыручы урам яктырткычлары сатып алуга һәм урнаштыруга 100әр сум җыячаклар. Ә менә Чуваш Ялтаны авылында, ниһаять, күперне төзекләндерәчәкләр.
Торак пунктларда туып-үс­кән­­нәрнең, әмма хәзер анда яшәмәүчеләр дә игелекле эшкә акча кертүләрен әйтергә кирәк.
Үзара салым программасы бу­ен­­ча акча җыюда халык актив кат­наш­са да, кайбер авыл җирлеклә­­рендә ул тулысынча үзләштерел­мәгән, шуңа күрә ноябрь аендагы референдумда файдаланылмаган акчаны тоту юнәлешләренә төгәллек кертелде. Шулай, Олы Талкыш авыл җирлегендә файдаланылмыйча калган акча Кызыл Яр авылында җир астын геологик өйрәнү максатында җир асты байлыкларыннан файдалану хокукына лицензия алуга документлар пакетын формалаштыру өчен тотылачак. Татар Баганалысы авыл җирлегендә исә Татар Баганалысында юлларга вак таш җәюгә һәм күперне ремонтлауга проект-смета документларын эшләүгә тотылачак. Данауровка авыл җирлегендә - Данауровка авылында Полевая урамында су үткәргеч төзүгә, шулай ук Данауровка һәм Галактионово авылларында урамнарны яктыртуга электр белән тәэмин итү буенча хезмәтләр өчен түләүгә.
Узган референдум йомгакларын территориаль сайлау комиссиясе раслаячак.
Р.S. Билгеле булганча, барлык авыл җирлекләрендә референдумнар булды дип танылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: чистай авыл халкы