Чистай-информ
  • Рус Тат
  • Аларның һәрберсе – үз укучылары өчен лаеклы үрнәк

    Шуларның берсе - рус теле һәм әдәбияты укытучысы Елена Ивановна Саттарова. Һөнәргә 25 ел элек килгән. Педагог юлын Чистайның 16нчы мәктәбендә башлаган, ә 2006 елдан башлап беренче лицейда эшли.

    Укучылары аның турында киң күңелле, әмма шул ук вакытта таләпчән һәм гадел педагог буларак сөйлиләр. Коллегалары аның ярдәмчел, үз эшенең остасы булуын билгеләп үтәләр. Рус теле һәм әдәбияты укытучысы Елена Саттарованың казанышлары арасында - күпсанлы дипломнар, грамоталар, рәхмәт хатлары. Әмма укучыларының уңышлары лицей укытучысы өчен барлык бүләкләрдән дә кадерлерәк. Ә андыйлар шактый. Соңгы берничә ел дәвамында Елена Ивановнаның укучылары рус теле һәм әдәбияты буенча Бөтенроссия олимпиадасының шәһәр һәм рес­публика этапларында, шулай ук башка конференцияләрдә, укуларда, төрле дәрәҗәдәге конкурсларда призлы урыннар яулыйлар. Елена Саттарованың укучылары бердәм дәүләт имтиханында даими рәвештә яхшы нәтиҗәләр күрсәтәләр. Узган уку елында аңарда белем алган чыгарылыш укучыларының берсе БДИ буенча 100 балл җыйды, моның өчен педагог ел саен бирелә торган Александр Таркаев премиясенә лаек булды.
    - Безнең һөнәребездә иң мөһиме - ди Елена Саттарова, - балалар белән уртак тел таба белү. Һәр балага индивидуаль якын килү мөһим. Үз эшемдә мин һәрвакыт шуңа басым ясыйм. Заманча укытучы үз укучыларына тиң булырга тиеш, ә моның өчен үз белемнәреңне һәм күнекмәләреңне камил­ләштерергә кирәк. Чөнки замана балалары аралашучан, бар нәрсәдән хәбәрдар. Бу күп очракта Интернет ярдәмендә дип уйлыйм мин. Бөтендөнья пәрәвәзендә алар бик күп вакыт үткәрәләр. Моның тискәре яклары да бар. Балалар аз укыйлар, каләм тотып аз язалар, моны компьютерда ешрак башкаралар. Шул сәбәпле сөйләм телләре үсми, грамоталылыкка да зыян килә.
    - Сезнең фикерегезчә, балаларда әдәбиятка мәхәббәт тәрбияләү өчен нәрсә эшләргә кирәк?
    - Теләсә кайсы укытучы укучыларның аның фәнен яхшы белүләрен тели. Мин үз дәресләремдә, төрле юллар белән кызыксындырып, әдәбиятка мәхәббәт уятырга тырышам, болар - төрле фикер алышулар, бәхәсләр. Үз эшемдә еш кына интерактив җиһаз кулланам, бу укучыларга аеруча ошый. Әмма иң мөһиме, балаларда телгә мәхәббәт уятуны үзеңнән башларга кирәк. Баланы көч белән китапханәгә алып бару кирәк тә түгел, олыларның, шул исәптән, ата-аналарның үрнәге дә җитә. Шуны да әйтәсе килә, балаларның барысы да яхшы, аларны яратырга гына кирәк, ә укытучы һөнәрендә бу иң мөһиме, - ди Елена Саттарова.


    Балаларга мәхәббәт булачак һөнәрне сайлауда 15 еллык педагогик стажы булган авыл укытучысы Гөлнара Закирова өчен дә билгеләүче фактор була. Гөлнара Мансур кызы тәрбия эше буенча директор урынбасары булып эшли. Үзенең педагогик эшчәнлеген ул Уракчы авылы балалар бакчасында тәрбияче булып эшләүдән башлый. Ә 2009 елдан башлап Татар Сарсазы мәктәбендә эшли, тарих укыта.
    - Миңа бала чактан ук педагог һөнәре ошый иде - башлангыч мәктәп укытучы булып эшләргә хыялландым. Әмма язмыш кушуы буенча тарихны сайладым һәм моңа бер дә үкенмим, мин бит барыбер балалар арасында, - ди Гөлнара Закирова.
    Яраткан эшенә ул күрше Уракчы авылыннан йөри, көн саен берничә километр араны велосипедта үтә.
    - Мәктәпкә вакытында барып җитәр өчен иртә торырга туры килә. Хуҗалыкта иртәнге эшләрне тәмамлаганнан соң, үземнеҢ «тимер ат»ыма утырам да барам. 30 минут һәм мин урында, - ди Гөлнара Мансур кызы.
    Дәресләр башланганчы мәк­тәптән ерак тормаган әнисенең дә хәлен белеп чыгарга өлгерә ул.
    - Мин эшкә велосипедта иртә яздан кара көзгә кадәр һава торышы нинди булуына карамастан йөрим. Миңа бу бик ошый, көне буена энергия бирә. Моннан тыш, безнең техника, компьютер заманында сәламәт яшәү рәвешенә мәхәббәт тәрбияләү зарур, шуңа күрә үз үрнәгемдә балаларга велосипедта йөрүнең файдасын күрсәтергә телим, чөнки укытучы - укучылар өчен үрнәк булырга тиеш, шуңа күрә балаларны игелек­ле гамәлләргә илһамландырырга тырышам.
    Татар Сарсазы мәктәбендә бары 26 бала белем ала. Аларның һәрберсен Гөлнара Мансур кызы якын итә, ярата. Укытучы укучы өчен икенче әнигә әверелергә тиеш, дип саный ул.
    - Белем бирү процессыннан кала, балаларны сыйныфтан тыш эшчәнлек белән дә кызыксындыру, аларны кабатланмас, яңа ачышларга бай мәктәп тормышына кертеп җибәрү мөһим. Укытучы укучыларны тыңлый һәм ишетә белергә тиеш дип уйлыйм, шул вакытта гына алар белән уртак тел табып була.
    Мәктәп укучыларының сүзләренә караганда, Гөлнара Мансур кызында бу сыйфатларның барысы да бар.
    - Ул бик ярдәмчел, аңлый торган педагог. Гөлнара Мансур кызы белән һәрвакыт кызык. Аның белән бергә без бөтен бәйрәмнәргә, төрле чараларга әзер­ләнәбез, - диләр 9нчы сыйныф укучылары.
    Гөлнара исә үзе укытучы һөнәрен сайлап, бәхетле билет тартып чыгардым дип саный.
    - Мин үз эшемне бик яратам, - ди педагог. - Әйе, әлбәттә, укытучы һөнәре - авыр хезмәт, әмма буй җиткән, тормышта билгеле үрләр яулаган укучы­ларыңны күрүдән дә зуррак бәхет бармы икән?! Һөнәри бәйрәм алдыннан мин барлык хезмәттәшләремә сәламәтлек, яхшы укучылар һәм аңлаучан ата-аналар телим!

    Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Теги: чистай
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: