Чистай хэбэрлэре
  • Рус Тат
  • Алар Әфганстанны үттеләр

    Бүген "Оча торган торналар" һәйкәленә тере чәчәкләр һәм веноклар салу булды.

    Сугышчы-әфганлылар, ике Кызыл Йолдыз ордены кавалеры Рәфис Мәхмүтов җитәкләгән "Сугыш инвалидлары" Бөтенроссия иҗтимагый оешмасының җирле бүлеге әгъзалары чит җирдә һәлак булганнарны һәм инде тыныч тормышта алган яралардан вафат булган сугышчан иптәшләрен искә алдылар. Алар һәрвакытта да бергә, кабер ташлары кую белән шөгыльләнәләр, солдатларның каберләрен карап торалар, аларның туганнары белән элемтәне югалтмыйлар, җәмәгать эшен актив алып баралар, белем бирү учреждениеләрендә кунакта еш булалар. Хәер, үзләре дә сугышчан дан музеенда яшь чистайлыларны кабул итәләр, аның фонды уникаль экспонатлар белән даими рәвештә тулылана. Нәкъ менә Рәфис Мәхмүтов аны булдыру идеясе белән йөри, ул читләрнең кайгысына сизгер кеше, актив тормыш позициясендә тора. Ул үзе Панджшер провинциясендә 35 сугышчан операциядә катнашкан. Беренче орденны Үлем үзәнлегендәге тау куышыннан совет хәрби әсирләрен азат иткән вакытта күрсәткән батырлыгы өчен ала. Икенче Кызыл Йолдыз орденына Рәфис Ирек улы Кече Панджшердагы тарлавыкны алган өчен лаек була, анда Әхмәдшах-Масут көчләре тар-мар ителә. Каты яралана, тернәкләнү процессы дүрт ел дәвам итә.
    Әлеге сугыштан Геннадий Сурков та инвалид булып кайта. Кундуз артындагы һөҗүм итүдә мөҗәһитләр белән кул сугышында безнең солдатның гәүдәсенә, битенә ун тапкыр штык белән чәнчәләр. 32 көн дәвамында ул аңсыз була, Кабул, Ташкент хәрби госпитальләрендә ята. Бер үпкәсен алалар, әмма дәваланганнан соң аны кабат үз частена җибәрәләр. Кызганычка каршы, әфганлы үзенең хәрби бурычын батырларча үтәгән булса да, туган шәһәрендә бүгенге көнгә кадәр уңайлыклары булган торак ала алмаган.
    Дуслар турындагы хәтерне яңартучылар арасында шулай ук Сергей Чичеров та бар. Ул Пакистан белән янәшәдә урнашкан банда берләшмәләрен бетерүдә катнашкан, хезмәттәшләре белән бергә корал төялгән кәрваннарны тоткарлаган.
    -Үлем адым саен сагалап торды, - ди Сергей. - Физик яктан бик авыр булды, түзә алмаслык эсселек, даими йокы туймау, сугыш кирәк-яракларының авырлыгы (йөкнең авырлыгы 70 килограммга кадәр җиткән). Әмма рухи яктан, сугыш кырыннан үтерелгән солдатларның гәүдәләрен алып чыкканда тагын да авыррак булды.
    Аның белән Фәрит Хәйруллин да килешә, ул 1983 елда армия сафларына чакырыла һәм тиздән Әфганстанга эләгә. Аларның колонналарын утка тоткан вакытта аягын ярчык яралый, госпитальдә ятканнан соң кабат частена кайта. Ул хәзер дә, дуслары кебек үк, сафта, ярдәм сорап килгәннәрне кире какмый. Әлеге сугышчы-интернационалистларның барысы да хәрби бүләкләргә лаеклар. Запастагы майор Виктор Ильин да "Дәүләт чиген саклауда батырлык күрсәткәне өчен", "Сугышчан батырлыгы өчен", "Рәхмәтле әфган халкыннан" дигән медальләр белән бүләкләнгән. Алма-Ата югары чик сакчылары-команда училищесын тәмамлап, ул Ерак Көнчыгышта, Молдавиядә, Закарпатьеда һәм Урта Азия хәрби округында, Тахта-Базар отрядында, десант-штурмлаучы маневрлы төркемдә хезмәт иткән. Ул Әфганстаннан соңгылардан булып чыга.
    -1989 елның февралендә Әфганстан Республикасыннан совет гаскәрләренең чикләнгән контингентын чыгаруның соңгы стадиясендә катнаштык, - дип искә ала 23 ел элек булган вакыйганы Виктор Федорович. - 14 февральдә иптәшем, 3 нче застава ДШМГ начальнигы урынбасары, өлкән лейтенант Лазарев белән 6 нчы мотоманеврлы төркемнең сугышчан сакланышын тәэмин итүгә боерык алдык. Ул Көнчыгыш-чик буе округында ил территориясеннән мотоманеврлы төркемнәрне чыгару өчен булдырылган иде. Чик буе гаскәрләре Әфганстан территориясе эчендә 100 километрда куркынычсызлык зонасын тәэмин иттеләр. Биредә тупланган төркемнәр СССР чигенә банда төркемнәренең үтеп керүенә юл куймыйлар иде. 6 нчы маневрлы төркемнең тәҗрибәсе җитәрлек булмавы сәбәпле, җирлекне белүче буларак безнең команда уңайлы һәм куркынычсыз сызыкларда урын алуны тәэмин итте. 14 февральдән 15 февральгә каршы төндә маневрлы төркем дәүләт чиген үтте. Төнлә безне утка тоттылар, әмма кыска вакыт эчендә каршы якның утлы нокталарын бастыру мөмкин булды. Бер елганы гизеп чыкканда саперлар тарафыннан суда булган фугас төшерелә. Безнең төркем якынча 17 сәгатьтә колонна ахырында чикне үтте. Шуннан соң десант-штурмлаучы маневрлы төркемнең шәхси составында дәүләт чиген кораллы һөҗүмнәрдән саклауда катнашты, шушы чорда безнең ил территориясенә үтеп керүнең бер очрагы да булмады.
    Виктор Ильинның хатирәләрен бүгенге малайлар игътибар белән тыңлыйлар, сораулар бирәләр. Ә әфганлылар армия сафларына чакырылучыларга һәм хәзерге вакытта хезмәт итүчеләргә нәрсә телиләр?
    -Әлбәттә, иң элек сәламәтлек, өйгә ныгып, буйга җитеп кайтуларын. Ватан бер генә, без барыбыз да аны яратабыз, кайчандыр без үз хәрби бурычыбызны үтәдек, сез дә аңа тугры булып калырсыз дип ышанабыз.
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: