Чистай-информ
  • Рус Тат
  • Ачылган магнит-резонанс томография үзәге теләгән һәр кешегә ярдәм күрсәтәчәк

    Чәршәмбе көнне магнит-резонанс томография үзәген тантаналы ачу булды, анда Татарстанның сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин һәм муниципаль район башлыгы Дмитрий Иванов катнаштылар.

    - Кешеләрнең гомере медицинаның сыйфатына һәм алар алып барган яшәү рәвешенә бәйле, - дип билгеләп үтте чара барышында Дмитрий Алексеевич. - Сыйфатлы диагностиканың булмавы зур чыгымнарга һәм җитди нәтиҗәләргә китерергә мөмкин.
    «Барсмед» медицина диаг­ностика үзәгенең баш табибы Айнур Әхәтов кунак­лар өчен яңа үзәк буенча экскурсия үткәрде, заманча җиһазлар һәм белгечләр белән таныштырды.
    - Чистай - икенче дәрәҗәдәге муниципаль үзәк. Шәһәр өчен диагнос­тика үзәгенең барлыкка килүе мөһим вакыйга, - дип билгеләп үтте республиканың сәламәтлек саклау министры. - Хәзер чистайлыларга магнит-резонанс томография үтү өчен Казанга барырга һәм үз чиратларын көтәргә туры килмәячәк. Дәүләт биреме кысаларында авырулар өчен тикшерү бушлай нигездә башкарылачак. МРТның барлыкка килүе диагностиканы сыйфатлы дәрәҗәгә күтәрә. Бүгенге көндә ул төгәл диагноз кую, алга таба күзәтү һәм сәламәтлекне торгызу өчен йөз процент очракта диярлек кирәк.
    Үзәкнең эше шәхси-дәүләт хезмәттәшлек кысаларында башкарылуын билгеләп үтәсе килә. Теләгән һәр кеше медицина ярдәмен алачак.

    Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Теги: чистай
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: