Чистай-информ
  • Рус Тат
  • 3 нче гимназиядә бар яктан да сәламәт балалар күрсәткече республикадагыдан югарырак

    Баланың сәламәтлеген яшьтән саклау 3 нче гимназиянең махсус медицина кабинеты белгечләре өчен өстенлекле булды.

    Алар муниципаль конкурста җиңүчеләр булдылар һәм «Иң яхшы медицина кабинеты» исеменә республика конкурсында катнашуларын дәвам итәләр.
    - Ике ел дәвамында, - дип сөйли шәфкать туташы Наилә Дәүләтова, - 14 яшькә җиткән укучылар планлы диспансерлаштыру узганнар. Гимназия базасында, тар белгечләрне дә кертеп, барлык профильдәге табиблар бригадасы эшләде. Тирәнтен медицина тикшерүе балаларның сәламәтлеге турында тулы мәгълүмат алу мөмкинлеге бирде. Дәвалауга мохтаҗ балалар квалификацияле ярдәм алдылар, диспансер төркемнәре формалаштырылган, максатчан рәвештә кисәтү эшләре алып барыла. Бу сәламәт буын формалаштыруга билгеле бер өлеш, егетләрне армиядә хезмәт итүгә әзерләү. Шуның белән бергә 1дән алып 11 нче сыйныфка кадәр укучыларны планлы тикшерү дә үткәрелә.
    - Сезнең кабинетта нинди җиһазлар бар?
    - Без шәһәрдә «Армикс» уникаль аппарат-программ комплексы булган бердәнбер мәктәп. Ул барлык төп физиологик параметрларны: тын алу, күрү, йөрәк-кан тамырлары, колак, үзәк нерв системасын теркәү мөмкинлеге бирүче аппарат. Татарстандагы берничә мәктәпнең генә шундый җиһазлары бар.
    - Кызганычка каршы, ашказаны-эчәк системасы авырулары килеп чыгуга ата-аналар үзләре дә өлеш кертәләр, алар балаларына теләсә нәрсә ашарга рөхсәт итәләр.
    Булган барлык чаралар белән моңа каршы торачакбыз - сәламәт һәм начар ашамлыклар турында стенд булдырдык, ата-аналар җыелышларында чыгыш ясыйбыз.
    - Балаларда тагын нинди проблемалар бар?
    - Елдан-ел күз күременең начараюы «яшәрә» бара. Компьютер артында озак утыру күз күременә начар тәэсир итә. Еш кына ата-аналар мәктәпкәчә яшьтәге балаларны да компьютерга өйрәтәләр.
    - Авыруларны кисәтү юнә­лешләренең берсе вакцинация уздыру,- дип сүзгә кушыла шәфкать туташы Елена Блахнина, - балалар поликлиникасы белән тыгыз хезмәттәшлек итәбез. Сезонлы грипп һәм ОРВИ башланыр алдыннан әлеге авырулардан прививкалар ясалды, бу аларны инфекциядән саклау мөмкинлеге бирәчәк.
    Укытучыларның һәм медицина хезмәткәрләренең бергәләп эшләве балаларны сәламәтләндерүдә, сәламәт яшәү рәвеше нигезләренә өйрәтүдә уңай нәтиҗә бирә. Моны практикада ничек тормышка ашырылуы турында тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Гүзәл Вәлиуллина сөйли.
    - Безнең медицина каби­нетының лицензиясе бар. Заманча җиһазлар, амбулатория бинасы, процедуралар, стоматология кабинетлары бар. Тренажерлар комплекслары белән дәвалау физкультурасы залы, спорт һәм хореография заллары, теннис өстәле хәрәкәт активлыгына ярдәм итә. Бу аз хәрәкәтләнү нәтиҗәсендә килеп чыккан сөяк-мускул системалары авыруларын кисәтү өчен мөһим.
    «Мөстәкыйль балалар» республика проекты кысаларында «Сәламәт милләт» отряды эшли. Без төрле начар гадәтләрне бетерүгә юнәлдерелгән төр­ле акцияләр үткәрә­без, микрорайоныбызда, сәү­дә нокталарында халык арасында сәламәт яшәү рәвеше буенча төрле буклетлар эшлибез һәм таратабыз, кече сыйныфларда укучылар өчен сәламәтлек дәресләре уздырабыз.
    Физик культура укытучылары автор программалары буенча эшлиләр, түгәрәкләр алып баралар, барлык дәресләрдә дә физкультминутлар үткәрелә.
    Бездә генә социаль психологик хезмәт «Эффектон-студия» программасы буенча эшли, ул үз эченә төрле юнәлештәге 150 тестны алган. Тәҗрибәле белгечләр ата-аналар ризалыгы белән тестлар үткәрәләр. Без сәламәтлекнең алтын дәрәҗәсенә туры килүче мәктәп булып торабыз. Боларның барысы да муниципаль районда иң ях­шы булу һәм конкурсның республика этабында катнашуны дәвам итү мөмкинлеге бирде.
    - Укучыларның сәламәт­леген ныгыту буенча гимназия эшен балалар поликлиникасы мөдире, табиб-педиатр Светлана Проничева ничек бәяли соң?
    - Күрсәткечләрнең берсе сәламәтлек төркемнәре буенча бүлү. Беренче - бар яктан да сәламәт төркемгә әлеге уку йортында укучы балаларның 14 проценты керә, республика буенча 10-12 процент. Шуның өстенә бездә үсешнең төгәл динамикасы күзәтелә. Икенче төркемгә сәламәт диярлек балалар керә. Профилактик тернәкләнү чаралары аларны барлык яктан да сәламәт балалар категориясенә күчерү мөмкинлеге бирә.
    Өченче төркем күрсәткече дә әһәмиятле - хроник авырулы балалар, биредә авыруларның кискенләшү саны кимү күзәтелә. Медицина хезмәткәрләре карамагында булган «Армикс» аппарат-программ комплексы паталогияләрне иртә стадиядә ачыклау мөмкинлеге бирә. Аннан соңгы тернәкләнү балаларны сәламәтләндерүдә уңай нәтиҗәләргә китерә.
    Тулы тикшерү узучылар арасында 9 нчы сыйныф укучысы Самат Җиһаншин бар.
    - Нәтиҗәләр, чыннан да, шатландырды, - ди ул. - Күз күреме белән бераз проблема бар. Күп вакыт компьютер артында утырам. Бу күзгә начар тәэсир итә. Хәзер комплекслы дәвалану узам, күзләр өчен гимнастика ясыйм, берникадәр алга китеш бар, барысы да яхшы булыр дип өметләнәм.
    Укучыларның берсенең әнисе Лилия Саттарова белән аралаштык, менә ул нәрсәләр сөйләде:
    - Тирәнтен тикшерүләр - ба­лаларның һәм ата-аналарның вакытын янга калдыру ул. Шундый зур сандагы белгечләрдә тикшеренү узу өчен бер генә көн җитми, бик кирәкмәсә, без табиб янына да бармыйбыз, чөнки балаларга дәресләрдән, ә ата-аналарга эштән сорап китәргә кирәк. Ә болай без балаларыбызның сәламәтлек торышы турында тулы мәгълүмат алдык.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: