Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Яшь чистайлыларга ЗАГС бүлегендә паспортлар тапшырдылар

ЗАГС бүлегендә 14 яшьлек чистайлыларга тантаналы шартларда паспорт тапшыру булды. ЗАГС бүлегендә хөкем сөргән атмосфера әлеге әһәмиятле вакыйга белән бергә балалар һәм аларның ата-аналарына көчле тәэсир итте.

- Бик дулкынландыргыч, бигрәк тә менә шундый шартларда улым үз тормышында беренче тапкыр үзе документ ала, - дип сөйли Татьяна Гайнетдинова. - Әле кайчан гына биредә ирем белән миңа улыбыз Рөстәм туу турында таныклык биргәннәр иде. Ул инде зур үсте, хәзер имза куярга хакы бар.

Хуҗабикә хокукында ЗАГС бүлеге мөдире Вера Белова-Реутина ЗАГС сүзенең - гражданнар хәле актын язу - ничек укылуы турында сөйләде. Еш кына бит әлеге сүз никахны теркәү белән генә гәүдәләндерелә.

Муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Галина Задворнова да балаларга котлаулар белән бергә шәхесне раслаучы төп документны тапшырды.

- Мин бик дулкынланам, - дип сөйли кадет-интернат мәктәбе укучысы Дима Карпов. - Барысы да зурларча, җитди җаваплылык... тормышка ниндидер яңа адым, әмма карап торсаң, берни дә үзгәрмәгән кебек.

Әлеге егетнең теләк тәшлек төркеме дә зур иде. Яшүсмер өчен әһәмиятле булган вакыйгага туганнары ягыннан шундый игътибар күрсәтү миндә шәхсән зур соклану уятты. Бу минутларда Диманың янәшәсендә әтисе, әбисе, хәтта 8 яшьлек энесе Коля да бар иде.

- Оныгым бәхетле булсын, - ди Любовь Әминова. - Ә аның безнең ышанычлы яклау чыбыз, яхшы кеше булуына мин шикләнмим.

Хәзерге вакытта паспорт элеккеге кебек 16 яшьтә түгел, ә 14 яшьтә бирелә. Ә документ үзе Россиядә ХVIII гасырда шәхесне раслаучы беренче документ буларак барлыкка килгән.

Россиянең яшь гражданнары Россия Федераль миграция хезмәтенең Татарстан буенча идарәсенең Чистай районы бүлеге начальнигы Равил Мәзгутов белән үткәнгә кечкенә генә экскурсия ясадылар. Ул кызыклы белешмәләр китерде, паспорт хуҗаларының хокуклары, вазифалары турында сөйләде. Кеше өлкәнәйгән саен аның җаваплылыгы да арта.

Әлеге тантанада балалар бу мизгелнең мө­һимлеген, паспортның әһәмиятлелеген аңласыннар өчен барысы да эшләнгән. Алар өчен, чыннан да, ул үсү бәйрәме.

Киев Русенда шәхесне раслаучы булып билбау саналган, аның орнаменты буенча хуҗасының кайсы өлкәдән һәм аңа ничә яшь булуын ачыкларга мөмкин булган. Ир-атлар билбавы киң һәм озын, ә хатын-кызларныкы тар һәм матур булган. Ә балага билбау урынына җеп бәйләгәннәр. Аның яше арткан саен җеп тә киңәйгән, әкренләп ул билбауга әйләнгән. Билбауның гәүдәнең кайсы өлешендә булуына карап, хуҗасының һөнәре турында сөйләргә мөмкин булган. Һөнәрчеләр, мәсәлән, салым бәйләвечләре йөрткәннәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев