Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Тормыш юлына ишекләр ачык

Узган шимбәдә муниципаль район мәктәпләре унберенче сыйныф укучыларының чыгарылыш кичәсе булды. Мәдәни-күңел ачу комплексында мәшәкатьсез балачак белән саубуллашып, олы тормышка аяк басучылар җыелды. Аларның бәйрәмнәрен муниципаль район җитәкчелеге, укытучылар, әти-әниләр уртаклашты.

Алкышлар астында сәхнәгә муниципаль район башкарма комитетының мәгариф идарәсе начальнигы Гоман Нәбиуллин менде. Аның өчен бу чираттагы чыгырылыш кына түгел, ә күңел кисәкчеге, шулай ук уку процессы алып бару өчен уңай шартлар булдыру хезмәтенең нәтиҗәсе, һәрбер мәктәптә, сыйныфта булган хәлләргә бәйле булу, барлык уңышлар да, җиңелүләр дә бергә үтелгән. Госман Әнвәр улы олы тормыш алдында торучы, барлык егетләр һәм кызларга уңышлар, куелган максатларына ирешүләрен теләде.
Быел 368 укучы мәктәп белән хушлаша, 41е медаль алган- 16 алтын һәм 25 көмеш. 68 кеше БДИда 80 һәм аннан да күбрәк балл җыйган. Менә алар - туган уку йортларының горурлыгы һәм даны, безнең җәмгыятебезнең киләчәге, сәхнәгә күтәреләләр. Муниципаль район башлыгы Илдус Әхмәтҗанов алтын медалистларга лаеклы бүләкләрен тапшырырга керешә. Безнең укучыларның республика, Россия олимпиадаларында һәм конкурсларында Чистай мәктәпләре рейтингын аклаулары, ел саен БДИ бирү дәрәҗәсе артуы сөендерә,-дип ассызыклады Илдус Тәлгать улы. - Быел химия буенча 1 нче лицей укучысы 100 балл җыйды, барлык медалистлар диярлек укытучыларының ышанычларын акладылар. Ул егетләр һәм кызларны югары уңышлары белән котлады, медальләр тапшырды. Көмеш медаль алуда яхшы нәтиҗә, ул шулай ук ныклы белем, уку биеклегенә омтылу, фәнни-эзләнү эшчәнлегендә катнашу күрсәткече. Хезмәтләренең лаеклы билгеләнүе белән чыгарылыш укучыларын муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Марат Гобәев котлады. Аларга мөрәҗәгать итеп, ул аларның куелган максатларына ирешүләрендә омтылуларын билгеләде, алган белемнәрен шәһәр игелегенә кулланырлар дигән ышаныч белдерде. Барлык медалистлар да "Алмаз-Холдинг" компаниясеннән бүләкләр алдылар.
БДИ йомгаклары буенча түбәндәгеләр бик яхшы нәтиҗәләр күрсәттеләр: Гадел Биктимеров - химия буенча 100 балл (1 нче лицей) һәм Ксения Жукова - рус теле буенча 95 балл (1нче гимназия). Аларга укытучыларга һәм чыгарылыш укучыларына мөрәҗәгать итү хокукы бирелде.
1 нче лицей директоры Гөлнур Габитованың чын йөрәктән әйтелгән сүзләре күңелне дулкынландырды. Аларда сагыш та сизелде, чөнки талантлы, сәләтле балалар китәләр, ләкин алар өчен туган уку йортлары ишекләре һәрвакыт ачык. Монда аларның уңышлары һәм җиңүләре өчен шатланачаклар. Әти-әниләр исеменнән чыгарылыш укучыларын Валерий Зверев котлады. Илдус Әхмәтҗанов чыгарылыш укучыларына искиткеч бүләк тәкъдим итте. Алар өчен Казаннан "Волга-Волга" ансамбле чыгыш ясады. Төрле еллардагы популяр җырлар аудиториянең күңелен күтәрде, чыгарылыш укучылары яраткан җырлары астында армый биеделәр, ә иң җитезләре микрофон янына чыгып җырладылар.
Һәм менә соңгы мәктәп вальсы, ул гомергә сакланыр. Шарлар күккә күтәрелә. Барлык хыялларыгыз да тормышка ашсын, кадерле чыгарылыш укучылары!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев