Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

“Тормыш” исемле дәрескә чакырды

Шәһәр һәм район мәктәпләрен тәмамлаучы 386 чыгарылыш укучысы өчен соңгы кыңгырау чылтырады. Муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Марат Гобәев, муниципаль район башкарма комитетының мәгариф идарәсе начальнигы урынбасары Ирина Новикова, шәһәр Советы депутаты Алексей Карманов, ата-аналар 7 нче мәктәп укучыларында кунакта булдылар.

Мәктәпне тәмамлаучыларга котлау сүзләре белән Марат Гобәев мөрәҗәгать итте, ул бердәм дәүләт имтиханнарын уңышлы биреп олы тормыш юлына уңышлы старт теләде. Мәктәп директоры Людмила Бакалдина рәхмәт сүзләрен мәктәп коллективына, чыгарылыш сыйныф укучыларына юллады, аларның планнарын тормышка ашыруларын теләде. Соңгы кыңгырау аларның күңелендә якты хатирә булып калыр дигән ышаныч белдерде.
Мәктәпне тәмамлаучыларның һәр буыны биргән белемнәре, күңел җылылары һәм яратулары өчен үз укытучыларына чиксез рәхмәтле. Аларга шигырьләрен һәм уңышларын багышлыйлар. 2012 елның чыгарылыш сыйныф укучылары укытучыларны "Мәктәптә йолдызлар яңгыры" дигән Чистай кинофестивале "келәме"нә чакырдылар. 18 номинациядә үзләренең яраткан, менә дигән укытучыларын - сыйныф җитәкчеләрен, китапханәчеләрне, фән укытучыларын хөрмәтләделәр, музыкаль бүләкләр һәм чәчәкләр бүләк иттеләр, медальләр тапшырдылар.
Быел әлеге уку йортын 41 кеше тәмамлый, биредә алар шатлыкларны да, уңышларны да, борчылуларны да бергә кичергәннәр, дуслыкларын еллар буе сак­лап калырлар. Һәм һәрвакыт алар янәшәсендә кайгыртучан сыйныф җитәкчеләре Лилия Рәшит кызы Сәлахова һәм Миңзифа Рафаиль кызы Аймагамбетова булган. Бу көн алар өчен дә дулкынландыргыч, үз укучыларын шундый бәхетле, киләчәккә омтылучан итеп күрүе күңелле, әмма алар белән бергә күңелнең бер кисәкчеге дә китә. Дөнья шулай яратылган инде, яшьләр югарыга омтылалар, тормышта үз урыннарын табып, мәктәптә нигез салынганны тормышка ашыралар. Мәктәпне тәмамлаучыларга соңгы уку елы конкурсларда һәм фестивальләрдә, олимпиадаларда һәм фәнни-практик конференцияләрдәге җиңүләр белән хәтерләрендә калыр.
Мәктәп укучыларының Бөтенросссия олимпиадасының муниципаль турында укучылар 15 призлы урынга лаек булдылар. сигез укучы "Фән дөньясына адым" дигән муниципаль фәнни-практик конференциядә призерлар булдылар, алты укучы республика дәрәҗәсендәге фәнни-практик конференциядә призлы, респуб­лика конкурсларында 7 призлы урын алдылар. Быелгы уку елы нәтиҗәләре буенча мәктәп иң яхшы дигән статус алды, алтын дәрәҗәдәге сәламәтлеккә ярдәм итү мәктәбе булды. Ике укучы - алтын, җиде кеше көмеш медаль дәгъвалыйлар.
Тантана сәбәпчеләрен тәбрикләргә килгән беренче сыйныф укучыларына чәчәкләр тапшырдылар, музыкаль номерлар бүләк иттеләр һәм үз чыгарылыш кичәләренә чакырдылар. Сөйкемле Эльмира Әхмәтҗанова кулындагы кыңгырау аларны иң озын дәрескә, олы тормыш юлына чакырды. Вальс көйләре астында соңгы мәктәп биюе булды. Хәерле юл сезгә, мәктәпне тәмамлаучылар!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев