Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Су басулар булмаячак

Менә берничә ел рәттән табигать Чистайның тормыш эшчәнлеген тәэмин итүче хезмәтләрне ныклыкка сыный - кыш карлы була, ә карны чистартырга кирәк. Кыш быел үзгәрүчән булды, әмма "Монолит" һәм "Чистый город" ширкәтләре (алар белән шәһәр урамнарын тиешле тәртиптә тоту һәм чистарту өчен килешү төзелгән) урамнарны кардан чистарттылар.

Коммунальщиклар үз вазифаларын тулы күләмдә үтәделәр. 1 апрельгә Чистай урамнарыннан 48 мең кубометр кар чыгарылды. Аларның барысы да категорияләр буенча бүленгән, нигездә, көндәлек чистарту юл хәрәкәте вакытында алып барыла. Быел карны өю урыны төгәл билгеләнде - "Индустрия" ширкәтенең каты көнкүреш полигоны. Бу экологлар таләбе буенча эшләнде. Әгәр элек карны өч урынга - "Луч" ширкәте басуларына, мебель фабрикасы һәм кирпеч заводы микрорайоннарына чыгарган булсалар, моңардан баш тартырга туры килде, чөнки бирегә кар белән бергә чүп-чар, төзелеш калдыклары да чыгарыла иде.
Кыш карлы булуга да карамастан, Чистайның барлык урамнары да йөрешле булды, көн саен урамнар торышы буенча мониторинг үткәрелде, шәһәрлеләр үзләре дә киеренке хәл тугач шәһәр башкарма комитетына шалтыраталар иде. Тормыш эшчәнлеген тәэмин итүче хезмәтләр гражданнарның мөрәҗәгатьләренә шунда ук игътибар итәләр һәм әлеге юллар буйлап транспорт уза алсын өчен тракторлар һәм бульдозерлар ярдәмендә урамнарны чистарталар иде. Техника белән проблема булмады- "Монолит" ширкәтендә тракторлар грейдерлар, шнекоротор, кар чыгару өчен КамАЗлар бар. Билгеле, кар берьюлы чыгарылмады, шартлар булганда ул техника ярдәмендә ике якка өелде, әгәр инде юлның машиналар йөри торган өлеше тарайган очракта аны кардан чистарталар иде.
Хәзер яз үз көченә керде. Шәһәр башкарма комитеты тарафыннан су басуларга каршы чаралар буенча план-график эшләнгән, аварияле, торгызу һәм башка кичектергесез эшләрне үтәү өчен бригадалар оештырылган. Алар техника, материал (ком, вак таш) белән тәэмин ителгән, боларның барысы да гадәттән тыш хәлләр очрагы өчен каралган. Шәһәр башкарма комитеты хезмәткәрләре коммунальщиклар белән бергә су басу куркынычы булган урамнарга - Герцен, Победа, Лобачевский, Карьерная урамының 1, 2, 3 нче тыкрыклары, Можайская, Хәмзин урамнары, пристань микрорайонындагы аерым сектор, сөт комбинаты янындагы урамнарны карап йөрделәр. Алда санап үтелгән барлык урамнарда да кар чыгарылган һәм су басу куркынычы беткән. Шуңа да игътибарны юнәлтәсе килә, гадәттән тыш хәлләр булмасын өчен шәхси секторда яшәүчеләр үзләре үк карап торырга тиешләр. Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Р. Минголов барлык чистайлыларга карны машиналар йөри торган юлга өймәскә дип мөрәҗәгать итә. Моның белән алар җәяүлеләр һәм автомобильчеләр өчен проблемалар тудыралар.
Хәзер су китү өчен каналлар казыла, кинәт җылытканда критик хәл килеп чыккан очракта аерым урамнардан кар чыгарылачак.
1 апрельдән территорияләрне санитар чистарту һәм төзекләндерү буенча икеайлык старт алды, шәһәр 10 территориаль җәмәгать үзидарәсе советларына бүленгән. Алар кар һәм чүп-чарны җыюда, тәртип урнаштыруда территориаль җәмәгать советлары территориясендә урнашкан предприятиеләргә һәм оешмаларга ярдәм итәчәкләр. Димәк, уртак көч белән шәһәрдә тәртип урнаштырылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев