Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Прививкалар: уйдырма һәм чынбарлык

Бүгенге көндә күпчелек массакүләм мәгълүмат чаралары, Интернетта сайтлар һәм форумнар материаллары бала организмына прививкаларның тискәре йогынтысы һәм барлыкка килергә мөмкин булган өзлегүләргә багышлана.

Хәлгә аңлатма кертергә тырышыйк, уйдырмаларны таратыйк.
Прививкалар нигә кирәк?
Кешелек тарихында дистәләгән, йөзләгән, меңләгән кеше гомерен алып киткән эпидемияләр булды. Ул вакытта прививкалар булган булса, бүгенге көндә сирәк очрый торган чәчәк авыруын җиңәргә ярдәм итәр иде.
Яңа туган сабыйлар яклау­га мохтаҗ, бигрәк тә, йогышлы авырулар турында сүз бара, алар җитди өзлегүләр­гә китерергә мөмкин.
Авыруны китереп чыгаручы микроскопик кисәкчәләр (ягъни тере булмаган вирус яки микроб) булган вакцина препараты (прививка) кеше организмына кергәч, канның аерым күзәнәкләре - лимфоцитлар белән очраша, моның нәтиҗәсендә үзенчәлекле саклау аксымнары - антитәнчеләр барлыкка килә. Авыруны китереп чыгаручы микроорганизм белән киләчәктә «очрашкан» вакытта антитәнчеләр аны таныйлар, юк итәләр һәм кеше авырамый.
«В» гепатитына каршы вакцинация нәрсә ул?
Бала туганнан соң 24 сәгать эчендә табиб әни кешегә яңа туган сабыена йогышлы «В» (ВГВ) гепатитына каршы прививка ясатырга тәкъдим итә.
ВГВ - вирус барлыкка китергән йогышлы бөер авыруы. Инфекциянең бернинди билгеләрсез вирус йөртүдән башлап, циррозга һәм бөер яман шешенә кадәр төрле билгеләре бар.
ВГВ белән Россиядә ел саен якынча 50 мең кеше авырый, шул исәптән балалар да. «В» гепатиты вирусы баланың организмына түбәндәге юллар белән эләгергә мөмкин:
- авыру яки вирусны бернинди билгеләрсез йөртүче әнидән (балаларның 80 проценты туган вакытта әлеге авыруны йоктыралар, ә калганнары имезгәндә һәм өйдә тыгыз контакт вакытында йоктырырга мөмкиннәр);
- кан һәм аның компонентларын салганда;
- кан белән арадашчы контакт вакытында (шприцтан зарарлану юлы) - балага зарарланган шприц белән очраклы рәвештә укол ясау;
- авыру яки инфекцияне хроник йөртүчеләр белән көнкүрештә контакт вакытында.
Вакцинация ВГВны кисәтүнең бердәнбер ысулы, чөнки бернинди гигиена чаралары да сабыйны инфекциядән коткарып кала алмыйлар.
ВГВны дәвалау еш кына нәтиҗә бирми һәм кыйммәткә төшә, ә шул ук вакытта куркынычсыз һәм нәтиҗәле прививкалар бушлай ясала.
Ни өчен гепатиттан прививканы бала тудыру йортында ясатырга кирәк?
Нәкъ менә яңа туган сабыйлар инфекцияне хроник йөртүчеләр булырга мөмкиннәр, чөнки алар­ның иммун системасы җитлек­мәгән.
Булачак әниләр вирус йөр­түгә һәрвакыт тикшерү үтә­ләр, әмма иң яхшы заманча тестлар да 100 процент нәтиҗә гарантияләмиләр.
Моннан тыш, баланың яше кечкенә булган саен, нәтиҗәсе югарырак һәм зарар китерү куркынычы азрак.
Организмның нинди реакцияләре булырга мөмкин?
ВГВга каршы заманча вакциналар югары чистарту дәрәҗәсе белән аерылып торалар һәм бары бер антигеннан (бөтен вирус­тан түгел!) гына торалар. Шушы факторларның икесе дә практикада ВГВга каршы вакцинаның иң куркынычсыз һәм җиңел кичерелә торган булуын билгелиләр. Нәкъ менә шуның өчен аларны бала тууга кулланырга рөхсәт ителә.
Типик, әмма бик сирәк очрый торган организм реакцияләренә укол урынында барлыкка килә торган реакцияләр - бераз кызару, шул урында тыгызланып тору керә. Аларның ешлыгы теләсә нинди вакцина өчен стандарт булып тора (10%). Шушы реакцияләрнең барысы да көтелмәгән түгел, 1-2 көн эчендә барлыкка киләләр һәм дәваламыйча 1-2 көннән соң, ягъни бала тудыру йортыннан чыкканчы, үзләреннән-үзләре юкка чыгалар.
Әлбәттә, өзлегү куркынычы бар, әмма теләсә нинди башка дару куллангандагы кебек кенә.
ВГВ прививкасы һәм яңа туган сабыйларда сары авыруы белән бәйләнеш бармы?
Бернинди дә бәйләнеш юк! ВГВдан прививканы беренче тәүлектә ясыйлар, ә сары авыруы бала туганнан соң 2-4нче тәүлектә барлыкка килә. Әмма бу яңа туган сабыйларда була торган физиологик сары авыруы гына, ул вакцина һәм бөер авыруына түгел, ә бөернең җитлегеп бетмәвенә бәйле! Берничә көннән соң ул үзеннән-үзе бетә һәм сары авыруы да бернинди дәвалау үтмичә юкка чыга. Моннан тыш, вакцина бөергә түгел, ә лимфоцитларга, ягъни иммун системасына тәэсир итә!
Сез вакцина ясатудан «Россия Федерациясендә гражданнарның сәламәт­леген саклау нигезләре турында»гы РФ Федераль законы нигезендә баш тарта аласыз, әмма исегездә тотыгыз, шушы закон нигезендә сез үз балагызның сәламәтлеге өчен җавап тотасыз. Вакцинадан баш тартып, сез үз балагызның сәламәт булу хокукыннан баш тартасыз!
Әгәр сезнең яки туган­нарыгызның балаларга вакцина ясату буенча нинди дә булса сорауларыгыз барлыкка килсә, хатын-кызлар консультациясенә яки бала тудыру йортының балалар табибына мөрәҗәгать итегез!
Әмма моны бала тапканчы эшләргә кирәк!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: чистай