Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Көзнең беренче атнасында гына да 80 яшь чистайлыга салкын тигән

Салкыннар башланды һәм салкын тиюләр саны кинәт артты. Ни өчендер көз җитү белән күпчелек кеше авырый башлый. Әйдәгез, «ТРда гигиена һәм эпидемиология үзәге» федераль бюджет сәламәтлек саклау учреждениесенең Чистай районындагы эпидемиологик бүлек мөдире Наил Мостафин белән бергәләп бу хәлне тикшерик.

-Наил Җәүдәтович, ни өчен көзен шундый авырулар кискенләшә?
-Беренчедән, билгеле, климатик факторны да истән чыгармаска кирәк. Салкынайта башлауга, сезонга карап киенергә кирәк. Ә еш кына ничек була бит? Без җылы көннәрнең тәмамлануын танырга теләмибез, ә бит җылы киемнәр кияргә кирәк. Икенчедән, яңа коллективлар формалаша: укучылар мәктәпләргә, сабыйлар балалар бакчаларына киләләр, образлы итеп әйткәндә, һәркем үз вирусы белән килә. Һәм берсе икенчесеннән йогышлы авыру эләктерергә мөмкин. Бары бер атна эчендә генә дә җиде яшьтән ундүрт яшькә кадәрге балалар арасында кискен йогышлы рес­пиратор авыруының 80 очрагы теркәлгән, ә август аенда бу күрсәткеч 27гә тигез иде. Үзегез уйлап карагыз, авырулар саны өч тапкырга арткан. Өлкәннәр арасында да шул ук хәл.
-Быелгы сезон нәрсәсе белән куркыныч?
-Быел гриппның өч төрле төреннән сакланырга кирәк: А (Н1N1) дуңгыз (пандемик) гриппы, сезонлы А (Н3N2) һәм В вирусы тибындагы грипп көтелә. Хәзерге вакытта гриппка каршы вакцинация алып барыла. Әгәр сез прививка ясатсагыз, гриппның барлык өч төреннән сак­ланачаксыз. Сәламәтлек саклау министрлыгы бушлай өлкәннәр өчен «Гриппол» һәм яшь чистайлылар өчен «Гриппол+» дигән 15 меңнән артыграк вакцина дозасы бүлеп бирде.
- Прививкалар бигрәк тә кемнәргә кирәк?
- Инфекцияне эләктерергә мөмкин булган риск төркеменә балалар, студентлар, медицина хезмәткәрләре, укытучылар һәм 60 яшьтән өлкәнрәк кешеләр керә.
-Сәүдә, хезмәт күрсәтү тармагы, транспорт хезмәтләре системасы вәкилләре белән хәл ничек?
-Билгеле, алар да әлеге категориягә керәләр, әмма вакциналаштыру аларның предприятиеләре хисабына үткәрелә, шәхси эшмәкәрләр бу турыда кайгыртырга тиешләр. Грипп белән авырауның беренче очрагына кадәр вакциналаштыруны тә­мам­ларга кирәк.

Вакцинация яшәү урыны буенча поликлиникаларда үткәрелә:
●Балалар поликлиникасы: Урицкий урамы, 94. т.5-12-95
●Үзәк район дәваханәсе поликлиникасы: Галактионов урамы, 88 тел.5-02-93
●1 нче шәһәр дәваханәсе поликлиникасы (Елгачылар поселогы), Бутлеров урамы, 2-б, тел: 5-08-35;
●2 нче шәһәр дәваханәсе поликлиникасы, Энгельс урамы, 105, тел: 4-38-63.

-Ә авыру кешеләргә прививка ясарга ярамыймы?

-Салкын тигәндә, югары температура булганда моны эшләү ярамый, терелеп беткәнче бераз көтәргә кирәк.
-Салкын тиюдән ничек сакланырга соң? Борын тыгылу, баш авырту һәм башка билгеләр күз алдына килә...
-Саклану чаралары сыйфатында нинди киңәш бирергә соң?! С, В поливитаминнары турында онытмагыз. Сезнең организмга шулай ук «Арбидол», «Ремантадин» дарулары да ярдәм итәчәк. Әгәр инде авырый башлагансыз икән, үзлектән дәвалану белән шөгыльләнмәгез, табибка мөрәҗәгать итегез. Сәламәтлеге какшаган бала белән кунакка йөрмәгез, үзегезгә дә кунаклар чакырмагыз.Сезон буенча киенегез.
-Наил Җәүдәтович, үзезезне салкын тиюдән сакладыгызмы?
-Сорап торасыз тагын, билгеле, прививка ясаттым.
-Ә табиб халык медицинасы чараларына колак саламы?
-Гөлҗимешле чәйне күпләп эчәм. Әйтергә кирәк, яхшы гына саклану чарасы. Сәламәт булыгыз!

Чистайлылар нинди рецептлардан файдаланалар соң?
Наилә Вәлиева, лаеклы ялда:
-Шундый салкын вакытта йон оекбашлар киям, юкка гына бит беренче чиратта аякларны җылыда тотарга кирәк димиләрдер. Күбрәк суган, сарымсак кулланам, миңа һәрхәлдә ярдәм итә. Вакыт белән сыналган. Кухня өстәлендә, гадәттә, тәлинкә белән туралган суган һәм сарымсак тора.
Ирина, бюджет хезмәткәре:
-Лимонлы чәй яратам, бик тәмле дә, файдалы да!
Земфира Хөснетдинова, журналист:
-Ә мин вируслы респиратор авырулардан саклану өчен еш кына гадәти булмаган рецепттан файдаланам. Аны хәтта эш вакытында файдаланырга мөмкин. Чистартылмаган апельсин алам, аны төрле яклап кадак белән тишәм. Әлеге инфекциягә каршы «бомба»ны тәлинкә белән өстәлгә куям. Үзенчәлекле ис тын юлларына яхшы тәэсир итә һәм салкын тиюдән саклый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев