Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Кыш бабайга һөнәрләрен күрсәтәләр

Олылар үз корпоратив кичәләрен оештыралар, ә балалар Яңа ел тамашаларында күңел ачалар.

Кая гына карасаң да, бар җирдә кызыклы сценарий, матур костюмнар, чыршыда җем-җем итүче утлар. Биредә әкият йөри, чынбарлык тылсым белән үрелеп бара. Көтеп алынган кышкы кунаклар белән балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр, шулай ук мәктәп укучылары очраштылар. Бергә аралаштылар, күңел ачтылар, ә иң тапкырлары Кыш бабайдан һәм аның гүзәл оныгыннан җыр җырлаганнары, шигырь сөйләгәннәре өчен аерым призлар алдылар.
Шәһәр малайлары һәм кызлары өчен Яңа ел чыршылары шулай ук Яшьләр үзәгендә, мәдәни-ял итү үзәгендә, "Мир" мәдәни-күңел ачу үзәгендә, Балалар һәм яшьләр иҗат йортында узды, анда бәйрәм ике өлештән торды. Сәхнәдә җәелгән вакыйга шунда ук балаларны әкият дөньясына алып керде, катнашучы затларның бизәкле киемнәре күзләрне иркәләде. Балалар яраткан персонажларның мавыктыргыч маҗараларын күзәттеләр, быел алар үз араларына якынлашып килүче елның символы - аждаһаны кабул иттеләр. Ә соңрак төп тамаша Балалар һәм яшьләр иҗат йорты фойесында, чыршы янында булды. Һәм ул инде балаларның актив катнашуында узды. Әкият персонажлары, ә алар арасында һичшиксез, тынгысыз һәм барысына да җитешүче Убырлы карчык бар иде (әлеге героинядан башка нинди тылсым булсын?), балалар белән кызыклы уеннар оештырдылар, табышмаклар әйттеләр, әйлән-бәйләндә йөрергә чакырдылар. Берәүләр гадәти булмаган алып баручыларның һәр хәрәкәтен төгәл кабатлый алдылар, хәрәкәтчән биюнең тактына кул чаптылар, башкалары исә моны эшләргә өлгермәделәр, әмма бу аларның кәефен бер дә бозмады. Ә Кыш бабай үз сәләтләрен күрсәтергә тәкъдим иткәч, аның тирәсенә бик күп кечкенә шигырь сөйләүчеләр, җырчылар, конферансье җыелдылар. Тәм-томнар тутырылган серле капчык күз алдында "эри" барды. Кыш бабай һәм Кар кызы белән бергә чыршы янында истәлеккә фотога төшәргә теләүчеләр дә бик күп булды, шундый мөмкинлек хәзер инде бары бер елдан соң гына булачак. Кызлар һәм малайлар бик матур киенгәннәр, күбесе мас­карад костюмнарында иделәр.
Без барыбыз да Яңа елны көтәбез, ә сабыйлар теләгән курчакны, машинаны күрү теләге белән чыршы төбенә күз төшерәләр, татлы бүләкләр дә урынлы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев