Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Исерек ир-ат суга батып үлгән

Кичә елга порты районында быел икенче тапкыр суда фаҗига булды.

Ике яшь егет һәм ике кыз яр буенда кич үткәргәннәр, спиртлы эчемлекләр кулланганнар. Соңрак коенып чыгарга булганнар. Ярдан 40 метр эчкә кергәч, кире борылганнар. Әмма ир-атларның берсе (1986 елгы Чис­тайда яшәүче) ярга кадәр йөзеп чыга алмаган.
Яшь кешеләр полицияне һәм МЧСны чакыртканнар. Водолазлар ярдәмендә баткан ир-атның гәүдәсен тапканнар һәм яр буена чыгарганнар.
Коену сезоны кызганнан-кыза бара. Әмма шуны да онытырга ярамый, суда кайвакыт куркыныч та була. Шуңа да бары тик тикшерелгән, махсус җиһазландырылган урыннарда гына коенырга кирәк. Исерек килеш суга керүнең тормыш өчен куркыныч булуын бервакытта да онытырга ярамый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев