Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Илдус Әхмәтҗанов: «Индустриаль парк экологик куркынычсыз булачак»

Урнашкан традиция буенча муниципаль район башлыгы Илдус Әхмәтҗановның җирле массакүләм мәгълүмат чаралары белән очрашуы булды. Ул муниципаль власть эшенең әһәмиятле юнәлешләре турында сөйләде, сорауларга җавап бирде.

- Индустриаль паркны үстерү проектын тормышка ашыру, - диде Илдус Тәлгать улы, - тагын да күбрәк тулылану ала. Ике резидент төгәл эшләргә керештеләр, фундамент салу башланды, төзелеш материаллары кайтарыла. Чиратта тагын 3-4 резидент, алар якын киләчәккә үз өстенлекләрен билге­ләячәкләр. Ел азагына беренче продукцияне чыгару планлаштырыла.
Муниципаль районның социаль икътисадый позициясен яхшыртуның тагын бер юнәлеше булып туристик бизнесны үстерү тора. 2014 елда дәүләт тарихи-архитектур һәм әдәби музей-тыюлык оештыру буенча проектны финанс­лау башланачак.
Мәктәпләрне капиталь ремонтлауның респуб­лика программасы кысаларында Луч, Мөслим, Татар Ялтаны, 16 нчы мәктәптә эшләр алып барыла. Булдырь авылында клуб төзү буенча графиктан бераз калышабыз, әмма эшләр алып барыла һәм авыл халкы вакытында өй туе уздырыр дигән ышаныч бар. Татар Сарсазы, Александровка авылларында модульле фельдшер-акушерлык пунктлары урнаштырылачак.
Чәчү кампаниясе төгәл­ләнде диярлек, кукуруз, рапс чәчү генә калды, алар да билгеләнгән срокка сыешалар. 8 июньдә язгы кыр эшләре тәмамлануны аңлатып Сабантуй бәйрәме узачак. Бу көнне әһәмиятле вакыйга була. Авыл хуҗалыгы техникумында тантаналы чара узачак, аңа танылган якташыбыз, КПССның Татарстан өлкә комитетының элеккеге беренче сәркатибе Гомәр Усманов исеме бирелә.
Мәктәп укучыларының җәйге каникуллары башлана, балаларны шәһәр янындагы ял лагерьларына кабул итүгә соңгы әзерлек эшләре алып барыла. Аларны ачуга әзерләү белән шөгыльләнүче предприятие җитәкчеләренә рәхмәт белдерәсе килә.
Очрашуда халыкны борчыган, җурналистларны кызыксындырган күп кенә сораулар яңгырады. Шуларның иң кискене - юлларның торышы һәм су, электр энергиясе өчен гомумйорт исәпләүләре.
- Шәһәрдә юллардагы чокыр-чакырларны ремонтлау алып барыла, - диде башлык, - билгеле, бу проблеманы хәл итми, Универсиада тәмамланганнан соң рес­публика бюджетыннан акчаны яңадан бүлеп бирүгә һәм хәлнең яхшыруына өметләнәбез.
ОДНга килгәндә исә, проб­лемалы йортлар буенча рейдлар уздырыла. Без яшәүчеләр белән очрашабыз, әлеге проб­леманы тикшерәбез, чаралар күрәбез. Иманым камил, әлеге сорау күбрәк әхлакый характерда, биредә тәрбияләү эше уздыру әһәмиятле, моны йорт комитетлары җитәкчеләре, подъездлар буенча җаваплы кешеләр, ТҖСлар башкара ала. Җәмәгатьчелек шелтәве - эшлекле алым.
Эксперимент сыйфатында өч йортта - ветераннар, капиталь ремонттан соңгы һәм проблемалы йортларда дистанцион рәвештә күрсәткечләрне алу функциясе булган исәпкә алу приборлары урнаштырылды. Мониторинг нәтиҗәләре буенча яңа буын исәпкә алу приборларын урнаштыру турындагы мәсьәлә хәл ителәчәк. Рус Сарсазы авылында коточкыч хәл килеп чыккан, юллар төзегәндә күмү урыны бозылган. Әлеге теманы телевидение журналистлары күтәрделәр.
- Мондый хәлләр прин­ципта булырга тиеш тү­гел. Теләсә нинди эшләрне башкарганда мөмкин булган барлык факторларны да исәпкә алырга кирәк. Җәсәдләрен, барлык пра­во­славие кануннарын саклап, яңадан күмәргә кирәк булачак.
Индустриаль парк мәй­данчыгында эшләрне яңа­дан торгызу халык арасында имеш-мимешләр тарата, шул исәптән чит ил эшчеләрен җәлеп итү, әйләнә-тирә мохитны пычрату.
- Индустриаль паркка Кытай инвестициясе, 15ләп югары квалификацияле белгеч җәлеп ителәчәк. Эш урыннары җирле халыкка һәм якын-тирәдәге районнарда яшәүчеләргә биреләчәк. Экологик имин­леккә килгәндә исә, резидентларга проблемалы предприятие төзү икътисадый яктан файдалы түгел.
Республиканың Дәүләт Советы депутаты Виктор Смыков тарафыннан муниципаль власть инициативасын яклау турында да сүз булды.
- Скарятинский бакчасын реконструкцияләү төгәлләнә, аттракционнар урнаштырылачак. 2 нче гимназия скверын реконструкцияләү план­лаштырыла. Ул татар мәдәнияте эшлеклеләренә багышланачак. Яңа чиркәү янындагы территорияне төзекләндерү буенча эшләр алып барыла. Перспективада "Яшьлек" паркында ял зонасы булдыру, яр буе зонасын ныгыту.
Уңышка өметләнү һәм ат спорты мәктәбе төзү, туристик бизнесны үстерү белән инвесторларның кызыксынуы, спорт комплекслары, агро­сәнәгать базары төзү, мәктәпләрдә чыгарылыш кичәләре - әлеге сорауларның барысына да Илдус Әхмәтҗанов җавап бирде һәм булачак Сабантуй темасына җентеклерәк тукталды.
- Без Сабантуй батыры титулын күтәрергә телибез. Узган елдагы кебек үк абсолют җиңүчене зур приз - автомашина көтә. Бәйрәм чаралары ипподромда атлы спорт чаралары белән башланачак. Төп тантана үзәк стадионда узачак. Барыгызны да булачак бәйрәм белән!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Индустриаль парк Илдус Әхмәтҗанов