Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Гади җавап белән генә котылып булмаячак

Узган елның апреленнән дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрнең республика порталында: uslugi.tatar.ru "Халык контроле" дигән онлайн-проект ачылды.

Анда Интернеттан файдаланучы һәр кеше фоторәсем белән тәртипсезлекләр турында яза ала. Хәзерге вакытта "Халык контроле" ярдәме белән гражданнар көнүзәк проблемалар турында белдерә алалар.
Гариза ТР дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр контакт-үзәге белгечләре тарафыннан тикшерелә, шуннан соң порталда бастырыла, шулай ук тиешле министр­лыкларга яки ведомстволарга тапшырыла. Аннары гаризаны дәүләт хезмәте порталыннан файдаланучы башкалар да якларга мөмкиннәр. Белдерүне эшкәртү тәмамланганнан һәм проб­лема хәл ителгәннән соң башкаручы тарафыннан үтәлгән эшләр турында отчет бастырыла. Система эшли башлаганнан бирле бер елга якын вакыт эчендә порталга 8,5 меңгә якын гариза бирелгән, аларның 5,5 меңнән артыграгы бастырылган, аны 100 меңнән артыграк кеше хуп­лаган. Шулай итеп, яңа система үзенчәлекле "Рубикон"ны узып яшәүгә хокук алды. Власть тарафыннан хәл ителгән 3,5 мең гаризадан 3 мең карар гади кешеләрдән тискәре бәя алды. Чиновниклар эшләргә гадәтләнгән формаль җавап бирүләр генә хәзер узмаячак, чөнки кешеләр башкача фикер йөртергә өйрәнделәр. Чистайлылар шулай ук үз проблемалары турында да сөйлиләр. Чистай муниципаль районында яшәүчеләр тиз арада хәл итүне сорый торган (алар фикеренчә) уннарча фактны порталда урнаштырдылар. Якташларыбызны нәрсә борчый соң?
Бик озак санарга мөмкин, менә иң яңа фактлар: поч­та эше, авылда кәрәзле операторлар элемтәсе начар булу турындагы мәсьәләләр, шәһәрнең кайбер урамнарында яктырту, авылларда тукталыш павильоннары булмау, зур йөк транспортының хәрәкәт итүне тыючы билгеләре юк. Шулай ук элемтәнең асылмалы линияләрен бетерү, шәһәрдә юллар торышы, чүп-чар чыгару, һ.б. проблемалар кискен тора.
Билгеле, гражданнарның мөрәҗәгатьләре буенча һәрвакытта да уңай карарлар кабул ителә дип әйтеп булмый, әмма баш тартулар, килешегез, шулай ук проблемаларны хәл итү бит. Иң мөһиме, система эшли, тулысынча "Халык контроле" исемен раслый. Гади гражданнар "административ ресурс" чиновникларда гына булмавын аңладылар. "Халык контроле" соңгыларына эшне өстәде, чөнки хәзер гади җавап белән генә котылып булмый, төгәл җавап бирергә, ә төгәл җавап бирү өчен проблеманы өйрәнергә кирәк.
Система эшендә нәтиҗәләр бар инде, сүз уңаенда, чиновниклар гына түгел, халык игътибары үзәгенә башка тармаклар вәкил­ләре дә эләгә. Алар инде турыдан-туры үз вазифаларын үтәмәгән өчен штрафлар алдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: генә Гади җавап белән котылып булмаячак