Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Чокыр-чакырларны ямау: әлегә үзгәрешләр юк

Менә инде ай ярым диярлек Чистайда юллардагы чокыр-чакырларны ремонтлау эше алып барыла. Хәл уңай якка үзгәрергә тиеш кебек... ә чынында нәрсә эшләнә соң?

Менә инде ай ярым диярлек Чистайда юллардагы чокыр-чакырларны ремонтлау эше алып барыла. Хәл уңай якка үзгәрергә тиеш кебек... ә чынында нәрсә эшләнә соң?
- Яхшы якка үзгәрешләр әлегә юк,- дип саный шәһәр Советы депутаты Олег Тесаков. - Үзегез карагыз, мин үземнең джипта да безнең юллар буйлап куркып кына йөрим, ә чит ил машинасы руле артында түгел, үзебездә җитештерелгән машиналар руле артында утыручылар турында нәрсә әйтергә. Аларда юл полотносы белән автомобиль төбе арасы бик аз.
Ә чокырларны ремонтлау белән шөгыльләнүчеләр үзләре бу турыда нәрсә уйлыйлар соң? "Монолит" фирмасы җитәкчесе Василий Бухаров үз комментариен безгә бирде инде, ул барысы да план буенча бара дип саный. Без предприятие хезмәткәрләре белән аралашып алардан ремонт сыйфаты турындагы фикерләрен белергә теләдек. Әмма сөйләшү барып чыкмады, эшчеләр безнең тизрәк китүебезне сорадылар, янәсе машина йөртүчеләр, гади гражданнар да туйдырып бетергән, монда тагын журналистлар да сораштыра.
Юлларның сыйфаты начар булудан машина йөртүчеләр генә түгел, гади пассажирлар да интегә. Бу җәмәгать транспортында барганда да яхшы сизелә. Чокыр-чакырларны ремонтлаудан мәгънә бармы икәнлеге турында без автотранспорт предприятиесе директоры Наил Сабировтан сорамый кала алмадык.
- Коточкыч, безнең шәһәр юлларына шундый сүз генә туры килә, - дип саный Наил Вил улы. - Без яңа маршрутлар ачарга теләгән идек, әмма безнең юллар белән моны эшләп булмас, мөгаен. Инде өйрәнгән маршрутлар буенча да пассажирлар машина йөртүчеләрне һәм транспортны ачуланалар, ә аларның нинди гаебе бар. Нәрсә эшләргә икәнлеген белмибез, әмма биредә тәртип урнаштырырга кирәк. Чистайның бөтен юллары да кер юу тактасын хәтерләтергә тиеш түгелдер бит. Нәрсәдер эшләргә кирәк һәм тиз арада.
Владимир Мишакин, ярты гасыр эш стажы булган машина йөртүче:
- Мин тормышымда күп нәрсә күрдем, әмма шәһәр юлларыңдагы шундый тәртипсезлекне күргәнем юк иде әле. "УАЗ"да йөрергә туры килде, нәрсә генә әйтсәләр дә, юллар элек яхшырак иде. Мин янгын сүндерү часте яныннан башланучы Ленин урамына чыгам. Күңел куркуга бирелә: юл миңа нәрсә әзерли? Бөтен җирдә чокыр-чакыр. Күптән түгел генә сатып алган "Лада-Калина" машинасында миңа "фигуралы йөртү" осталыгы күрсәтергә туры килә. Машина кызганыч, җәяүлеләр кызганыч, шундый җимерек юллы шәһәр кызганыч.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чокырчакырларны ямау