Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Чистайлы попечительлек советы утырышында катнашты

"Рус географик җәмгыяте" Татарстан бүлегенең Чистай яшьләр су асты өйрәнү отряды вәкилләре шушы көннәрдә Санкт-Петербургтан кайттылар, анда "Рус географик җәмгыяте" Бөтенроссия җәмәгать оешмасының попечительлек советы утырышында катнаштылар, аның барышында үзләренең эшчәнлекләрен тәкъдим иттеләр. Сәфәр турында отряд башлыгы Сергей Салеев сөйли.

- "Рус географик җәмгыяте" попечительлек советы утырышы (рәисе Владимир Путин) күңелле вакыйгаларга бай иде. Болар - 2012 елда 14 номинациядә "Рус географик җәмгыяте" иҗтимагый әһәмияттәге проектлар эшләгән өчен грантлар бирү, "Путь Ориона" бөтендөнья трансарктик экспедициядә катнашучы кадет-укучыларга дипломнар тапшыру, "Рус географик җәмгыяте"нең беренче ачучылар Картасына имзалар кую һәм тәкъдим итү.
-Америка географик җәмгыяте президенты Джером Добсонның попечительлек советы утырышында катнашуы истәлекле мизгел булды. Дөньядагы ике борынгы географик җәмгыятьнең хезмәттәшлегенә нигез салынды. Ул 1929 елда беренче тапкыр АКШтан Советлар Союзы Герое, дөньядагы беренче хатын-кыз космонавт Валентина Терешкова, икеләтә Советлар Союзы Герое, очучы-космонавт, ачык космоска очучы беренче кеше Алексей Леонов имзаларын куйсын өчен Россиягә кайтарылган очучылар һәм тикшеренүчеләр Глобусын алып килгән.
Легендар очучы Валерий Чкалов Глобуска кул куючы беренче ватандашыбыз булган. Быел Чкалов-Беляков- Байдуков экипажының беренче биоутыру трансконтиненталь очуына 75 ел тула. Шушы уңайдан Глобус безнең илгә кайтарылган.
- Чистайлының "Рус географик җәмгыя­те"нең Татарстан төбәк бүлеген күргәзмәдә тәкъдим итүе нәрсә белән бәйле?
- 127 бүлекнең бишесенә күргәзмәдә катнашу хокукы бирелде, шул исәптән Татарстанга да. Бу эшне башкару чистайлыларга тапшырылды, тәкъдим итүне отряд әгъзасы, кадет мәктәп-интернаты укучысы Валерий Салеев уздырды.
- Ни өчен бу хокук сезгә бирелде?
-Без Россиядә берен­челәрдән булып яшьләр су асты өйрәнү отряды оештырдык һәм эшкә актив тотындык. Социаль әһәмияттәге акцияләр, проектлар, фәнни-эзләнү экспедицияләрендә катнашабыз. Болар - "Чистые берега" акциясе, Урда һәм Кунгур мәгарәләренә фәнни-эзләнү экспе­дицияләре. Уникаль ачышларга бәйле булдык, элек билгеле булмаган Кунгур мәгарәләренең су асты лабиринтлары табылды.
Фәнни-эзләнү эшләре белән шөгыльләнәбез, "Тарих елын ачабыз. Чыганаклар буенча тарихны өйрәнәбез" фәнни-практик конференциясе уздырдык. Физик әзерлеккә зур игътибар бирәбез, ТРның җыелма командасы составында республика ярышларында катнаштык, акватлон буенча Россия ярышында призерлар рәтенә кердек. Ундүрт отряд әгъзалары ачык суда 18 метр тирәнлеккә төшү мөмкинлеге алдылар. Безнең эшебезгә "Рус географик җәмгыяте"нең ТРдагы бүлеге рәисе Дмитрий Шиллер зур бәя бирде һәм эшчәнлегебез турында "Рус географик җәмгыяте"нең попечительлек советына отчет тапшырды. Нәтиҗәдә, без утырышка чакыру алдык һәм күргәзмәдә катнаштык.
Безнең уңышлар - бердәм команданың башкаручы директор Андрей Сетров, методистлар Анна Орлова, Гөлнур Гафиятуллина, отряд әгъзаларының килешенеп эшләү нәтиҗәсе. Муниципаль район башлыгы Илдус Әхмәтҗанов, муниципаль районның башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Надежда Сергеева, "Бетар" фирмасы президенты Владимир Зайцев һәм башкалар зур ярдәм күрсәтәләр.
- Киләчәккә планнарыгыз нинди?
- Музей белән берлектә "Безнең шәһәр" туган якны өйрәнү уены уздырырга җыенабыз, "Чистые берега" экология акциясен дәвам итүне планлаштырабыз. ТР фәннәр академиясе тарих институтының җәйге Җүкәтаудагы экспедициясендә катнашачакбыз, су асты өлешен өйрәнәчәкбез. Шулай ук безнең календарьда - Болгар тарихи-архитектур тыюлыгы, су баскан гыйбадәтханәләрне өйрәнү буенча проектлар, Байкалга экспедиция. Чечня Рес­публикасы территориясендәге балалар лагерена чакыру алдык. Яңа проектлар яңа ачышлар китерер дип ышанабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев