Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

“Чиста ярлар” акциясе

Шәһәребездә "Чиста ярлар" акциясе уздыру матур гадәткә әверелде. Рус географик җәмгыятенең җирле бүлеге Сергей Салеев җитәкчелегендә әлеге чараны уздыру идеясе белән чыкты. Быел өч акция булды, узган шимбә көнне тагын бер шундый чара үткәрелде.

Бу юлы рус географик җәмгыяте әгъзаларын "Бердәм Россия" партиясенең җирле бүлеге, яшьләр үзәге коллективы, муниципаль власть яклап чыкты.
Шәһәр пляжына 150 кеше тәртип урнаштыру өчен килде. Аларны "Чистай шәһәре" МБ башлыгы урынбасары Михаил Ксенофонтов, шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ранас Нургатин, имам-хатыйп Мөхәммәт хәзрәт, протоиерей Павел сәламләделәр. Барысына да - предприятиеләр һәм оешмалар хезмәткәрләренә, югары уку йортлары студентларына, мәктәп укучыларына эш табылды. Кама яр буе чүп үләннәрдән чистартылды. Чис­тарту яр буенда гына түгел, су астында да алып барылды. Рус географик җәмгыяте отрядыннан берничә аквалангачы елга төбен чүп чардан һәм үләннәрдән чистартты.
- Бу көнне барлыгы биш машина куак чыгарылды, - дип сөйли шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ранас Нургатин, - билгеле барысы да намус кушканча эшләделәр. Хәзерге яшьләрнең киләчәк турында уйлаулары шатландыра.
Рус географик җәмгыятенең яшьләр су асты отряды җитәкчесе Сергей Салеев яшьләр белән эшләүнең мондый алымнары аеруча нәтиҗәле дип саный, беркем өчен дә сер түгел, Чис­тайда аквалангачылар саны күбәйде, аларның саны Кама аръягының башка районнарындагы кебек артачак кына.
Көз җитсә дә шундый акция соңгысы булмас дип уйлыйбыз, - дип сөйли Сергей Салеев.- Без шәһәр пляжын тулысынча чистартырга телибез. Шәһәр предприятиеләре һәм оешмалары коллективларының да читтә калмавы шатландыра. Чистай электр челтәре эшче куллар гына түгел, электр пычкылары да бирде, шуның белән безнең эшне күпкә җиңеләйтте. Пляж танымаслык булып үзгәрде, моны шәһәрлеләр ял көннәрендә үзләре дә бәяли алачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев