Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

“Безгә министр килде”

Балалар йортында кабат үз шефларын каршы алдылар. Биредә тәрбияләнүчеләр янына ТР буенча эчке эшләр министры Әсгать Сәфәров үзе килде.

Ел ярым элек республика полицейскийлары әлеге социаль учреждениене рәсми шефлыкка алдылар һәм шуннан бирле Казан кунак­лары бирегә еш киләләр. Балаларның шефлары - җитди, эшлекле, иң ышанычлы ярдәмчеләр, һәрвакыт бүләкләр белән киләләр, алар арасында ВАЗ-2107 машинасы, спорт җиһазы бар. Күптән түгел аларга республиканың баш дәүләт автоинспекторы Рифкать Миңнеханов килеп киткән иде, ә менә Яңа ел алдыннан алар Әсгать Сәфәровны каршы алдылар, ул балалар йорты коллективына мультимедияле аппаратура тапшырды. Алексей Степановка бәхет күбрәк елмайды, аны шәхсән министр үзе туган көне белән котлады һәм бүләк тапшырды. Әсгать Әхмәт улы биредә тәрбияләнүчеләрнең яшәү шартлары, аларның ялын оештыру белән кызыксынды.
-Сезнең уртак йортыгызны ничек уңайлы итү, тыйнак көнкүрешне яхшырту өстендә бергә уйларбыз, - ди Эчке эшләр министрлыгының ТР буенча министры.
- Киләчәктә кухня өчен яңа җиһаз сатып алудан кала, өй кинотеатры бүләк итәчәкбез. Без һәрвакыт сезнең янәшәгездә, мөмкин булганча киләчәктә дә сезгә ярдәм итәргә тырышырбыз. Мөлаем балалар, һәрвакытта да бәхетле булыгыз!
Малайлар һәм кызлар чын күңелдән рәхмәт белдерделәр. Алар буш вакытларында нәрсә белән шөгыльләнергә яратуларын барысын да, үз сәләтләрен күрсәтергә тырыштылар, олыларның мөмкинлекләрен, хезмәтләрен, казанышларын бәяләвен бик теләделәр. Әсгать Сәфәровны муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Надежда Сергеева, Россия Эчке эшләр министрлыгының Чистай районы буенча бүлек начальнигы Алексей Соколов озата йөрделәр. Рәхмәт йөзеннән биредә тәрбияләнүчеләр шефлар игътибарына үзләре әзерләгән концерт программасы тәкъдим иттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев