Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Ашлык быел кыйммәт булачак

Узган сишәмбе көнне Чистай элеваторында кеше күп иде - бирегә беренче ашлыкны китерделәр

"Кызыл йөк" (элек элеваторга яңа уңыш бөртеген китергән көнне шулай атаганнар) бәйрәменә берничә районның хакимият башлыклары: Алексеевскидан В. Козонков, Яңа Чишмәдән В. Козлов, Аксубайдан К. Гыйльманов, Чистайдан И. Әхмәтҗанов килделәр. Менә берничә ел рәттән инде Кама аръягы районнары респуб­ликада беренчеләрдән булып элеваторга беренче ашлыкны китерәләр. Әлеге вакыйга республика җитәкчелегенең дә күз уңында булды, шуңа да беренче икмәк бәйрәменә ТР Премьер-министры урынбасары, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры М. Әхмәтов килде. Иң башта министр "Вамин-Чистай" фирмасы басуларын карады, муниципаль район башлыгы И. Әхмәтҗанов белән бергә өлгереп килүче икмәкнең сыйфатына анализ ясады. Аннан соң министр элеваторга килде һәм беренче икмәкне кабул итү тантанасында катнашты. Үз чыгышында Марат Готович бөртеклеләр уңышын җыю буенча хәл борчулы дип белдерде. Килеп туган һава шартлары бөртеклеләрне урып-җыюны көтелгән сроклардан ике атнага алданрак башларга мәҗбүр итте. Бөтенроссия буенча да ашлык белән хәлне яхшы дип атап булмый, кайбер өлкәләрдә корылык аркасында икмәк инде юкка чыккан һәм республика аграрчылары арасында әһәмиятле бурыч тора - яңа уңышны аз югалтулар белән җыеп алырга, чөнки бөтен икмәк республикада калачак, читкә бернәрсә дә чыгарылмаячак.
Шушы көннәрдә Татарстан хөкүмәте бөртекне сатып алу бәяләрен билгеләячәк, быел ул күтәреләчәк. Димәк, быел бөртек кыйммәт булачак һәм бу авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре эшендә яхшы чагылыш табачак. Министр муниципаль берәмлекләр җитәкчеләренең барысыннан да бөртеклеләрне җыеп алу мәсьәләсен аерым контрольдә тотуларын сорады. Марат Әхмәтов билгеләп үткәнчә, "Икмәк барысына да баш" дигән мәкаль хәзер аеруча актуаль. Югалтулар аз булсын өчен уракны бер ай эчендә тәмамларга кирәк. Ә шул ук вакытта ашлык кабул итү предприятиесенә 30дан артык прицеплы зур йөк КамАЗлары килде, алар яңа уңыш икмәге алып килгәннәр. Алар арасында - "Вамин-Чистай" фирмасы бүлекләре һәм "Кутлушкино" ширкәте техникасы, шулай ук Яңа Чишмә, Алексеевск, Аксубай районнарыннан да машиналар килгән иде. Хуҗалыклар җитәкчеләрен һәм машина йөртүчеләрне муниципаль район башлыгы И. Әхмәтҗанов, "Вамин-Татарстан" ААҖ җитәкчесе урынбасары Р. Мәүлиев, элеватор директоры Р. Мәхмүтов котладылар. Район хуҗалыкларының иң алдынгы белгечләренә Чистай элеваторыннан акчалата премияләр тапшырылды. Предприятие лабораториясе янына яңа уңыш ашлыгы төялгән беренче машина якынлаша. Бөртекле тикшерүгә алу өчен берничә секунд вакыт үтә һәм КамАЗ ашлык белән элеваторга керә, илебез амбарларына беренче ашлык бушатыла. Бу көнне элеватор складларында арпа күләме 300 тоннага артты. Якын көннәрдә хуҗалыклар арыш һәм бодай уруга керешәчәкләр.
Рәсемдә: Элеваторда кунакларны ипи-тоз белән каршы алдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев