Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Игелекле эшкә нигез салынды

Безнең муниципаль районда яшәүче халыклар дуслыгы фестивале беренче тапкыр узды.

Бу күп милләтле дуслыкны саклауга һәм үстерүгә, килешүгә, толерантлыкны ныгытуга, гореф-гадәтләрне хөрмәтләүгә, үз халкыңның мәдәниятенә һәм башкаларның традицияләренә хөрмәт белән карауга юнәлдерелгән матур, якты бәйрәм булды. Мондый фестивальнең булганы юк иде әле, аны уздыру идеясе хуплауга һәм яклауга лаек. Аны үткәрү идеясе белән җәмәгать оешмалары, массакүләм мәгълүмат чаралары белән эшләү, милләтара мөнәсәбәтләр буенча бүлек начальнигы Рөстәм Хөснуллин чыга, ул аның төп оештыручысы да, алып баручысы да.
Фестиваль Нәүрүзгә туры китереп оештырылды, әлеге бәйрәм яз килүен, табигать уянуын, тормышның һәм өметләрнең тантана итүе белән бәйле. Фарсы теленнән тәрҗемә иткәндә ул "яңа көн" дигәнне аңлата. Бәйрәм балалар һәм яшьләр иҗат йорты базасында узды. Турыдан-туры урамда төрле милләт вәкилләре көнчыгыш кухнясы ашамлыклары әзерләделәр, шуларның берсе - искиткеч тәмле пылау. Аны татып карарга теләүчеләр дә күп булды. Төрле телләрдәге матур көйләр астында, сүз уңаенда, саф һавада балалар йортында, "Җылы өй" приютында тәрбияләнүчеләр өчен приз­лар белән кышкы уеннар оештырылган иде. Нәүрүзнең төп кагыйдәләренең берсе - ятимнәргә һәм көчсезләргә игътибар, ярдәм. Бинага керә торган урында кунак­ларны таҗик-үзбәк диас­порасы биргән матур милли киемнәрдәге педагогия көллияте студентлары каршыладылар.
Икенче катта барлык көнчыгыш кунакчыллыгы кагыйдәләрен үтәп үзенчәлекле чәйханә ясалган иде. Әзербәйҗан, таҗик-үзбәк диаспоралары вәкилләре, "Нур" мәчетенә йөрүчеләр (соңгыларының көче белән генә дә 18 төрле ашамлык әзерләнгән иде) фестивальдә катнашучыларга төрле күренешләр тәкъдим иттеләр. Кунакларның берсе Чистай муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Марат Гобәев иде. Ул фестивальне югары дәрәҗәдә оештырылган дип билгеләп үтте, соңрак аңарга муниципаль район башлыгы Илдус Әхмәтҗанов та кушылды.
- Мин милләтем буенча лезгин, - дип сөйли Бэлла Сөләйманова. - Махачкалада туганмын, алты ел инде Чистайда яшим. Тыныч шәһәр, безгә ошый, балалар да бик тиз ияләштеләр. Дустым да бар, ул әзербәйҗан милләтеннән (редакциядән: фестивальдә дә алар икәү бергә иделәр), мондый очрашулар берсүзсез дуслашырга, бер-береңне яхшырак белергә ярдәм итә. Ә менә башка катнашучы Түбән Кондрата мәктәбе директоры Петр Плотниковның фикере:
- Бу булырга тиеш иде һәм булды да! Шәһәребездә халыклар дуслыгы йорты ачсалар, тагын да яхшырак булыр иде.
Шуны да әйтергә кирәк, ул җитәкли торган Чуваш милли мәдәният үзәге башка активистлар арасында фестивальне оештыруда ярдәм иткәне өчен Рәхмәт хаты белән билгеләп үтелде. Сәхнәдә шулай ук Казан кунаклары - "Күп милләтле якшәмбе мәктәбе" әзербәйҗан белем бирү үзәге бүлегенең яшь тәрбияләнүчеләре, Алтынай Әхмәтова җитәкчелегендәге Балалар һәм яшьләр иҗат йортының хореография артистлары һәм, билгеле инде, күп кенә башка коллективлар - "Бабье лето" (РДК), "Илем" (Түбән Кодрата), Югары Кондратадан керәшен җырларын башкаручылар чыгыш ясады.
- Әлеге фестиваль ел саен оештырылырга тиеш, - дип саный "Нур" мәчете имам-хатыйбы Мөхәммәт хәзрәт Кыямов. - 12 милләт вәкиленең бергә очрашып, бер-берсенә елмаеп, аралашып, ял итүләре нинди күңелле! Иң мөһиме, бу бер-береңне хөрмәт итү, тынычлыкта һәм килешүдә яшәргә омтылу. Безгә бит бергә бик рәхәт, нәрсә бүлергә соң?
Никольский соборы дьяконы Виталий атакай да фестиваль оештыруны заманча кирәкле чара дип атады.
Әзербәйҗан диаспоры җитәкчесе Чинхар Агаев, таҗик-үзбәк диаспоры җитәкчесе Асрор Мафилов, "Әнәс" мәчете имам-хатыйбы Әбүбәкр хәзрәт тә нәкъ менә шулай уйлыйлар, алар фестивальне уздыруга зур ярдәм күрсәттеләр.
Игелекле эшкә башлангыч салынды, яңа традиция туды, аның, берсүзсез, дәвамы булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X