Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Чистайлылар Петр флотилиясенең баткан судноларын эзләүдә катнаштылар

ТР Рус география җәмгыятенең төбәк бүлеге тарихында һәм А. Леонов исемендәге яшьләр су асты фәнни-тикшеренү отрядында катнашучылар өчен күләме буенча зур вакыйга булды.

21 сентябрьдә Татарстан дайверлары республикада Рус география җәмгыяте рәисе Дмитрий Шиллер җитәкчелегендә Каспий диңгезенә яңа экспедициягә киттеләр. Анда Россиядән, Украинадан һәм Казахстаннан, шул исәптән Татарстан башкаласы һәм Чистайдан егермегә якын кеше катнаша. Алар арасында ТР яшьләр комиссиясе җитәкчесе Сергей Салеев һәм иң яшь, әмма уңышка ирешкән спортчы, быел республикада иң яшь инструктор-дайвер дәрәҗәсен алган яшьләр су асты фәнни-тикшеренү отряды капитаны Валерий Салеев та була. Булачак экспедициянең барлык әгъзалары - профессиональ дайверлар, галәмнең иң ерак нокталарында су астына төшүдә зур тәҗрибәләре булган югары класслы тикшеренүчеләр.
Экспедициядә катнашучыларның төп максаты - Персия походы вакытында баткан Петр I судноларын табу һәм алга таба аларның урынын билгеләү.
2018 елда Петр I Казан адмиралтействосын булдыру турындагы боерыкка кул куюына 300 ел тула. Нәкъ менә биредә шушы данлыклы поход өчен флот төзегәннәр, аның барышында Петр I Дербентка кадәр җиткән. Ул вакытта корабларның берникадәр өлеше - шәһәр буенда, ә калганнары Рубас елгасы буенда тукталганнар, әмма, кызганычка каршы, биредә бик көчле давыл булган һәм флот су астына киткән.
Әлеге истәлекле датага кадәр Татарстандагы Рус география җәмгыяте әгъзалары Каспий диңгезендә тулы тикшеренүләр циклын үткәрүне планлаштыралар. Дмитрий Шиллер билгеләп үткәнчә, беренче баруда аквалангчылар бары «мәйданчык»ны гына тикшерәчәкләр.
Моңа кадәр Каспий диңгезенә башка экспедицияләр дә булган, әмма аларның берсе дә корабларның яткан урынын төгәл билгели алмаган. Ул вакыттагы табылдыкларны өйрәнү ярдәмендә хәзер флот баткан якынча урыннар билгеле.
- 90нчы елларда рус-америка тикшеренүләре якынча кораблар яткан урынны билгеләргә ярдәм итте, - ди Дмитрий Августович. - Әмма моңа кул тимәде, техника, тәҗрибәле команда булмады. Профессиональ техника һәм тәҗрибәле команда РГҖнең су асты отрядына бу участокны җентеклерәк тикшерергә ярдәм иттеләр.
Эш шунда, моңа кадәр беркем дә фото һәм видеога төшерү ярдәмендә корабларның баткан урынын терки алмаган. Отряд карамагында 3D-сканер - үзенә күрә планшет бар, ул су астына төшерелә торган датчик ярдәмендә аннан кергән сигналны эшкәртә һәм алга таба фәнни өйрә­нү өчен 3D-форматта сурәтләрне тапшыра.
Эзләү максатын тормышка ашыру өчен отряд әгъзалары Каспий диңгезе ярында автоном экспе­диция лагере оештырганнар. Экспе­дициянең эшен башлап җи­бәрү өчен ике нокта билгеләгәннәр: берсе - турыдан-туры Дербент ныгытмасы янында, икенчесе - Рубас елгасы янында булган. Тикшеренүләр ике атна дәвам иткән. Алар барышында бер судно-разведчик диңгезгә чыккан, аның ярдәмендә тикшеренүләр өчен кызыксыну тудырган нокталар ачыкланган. Бу нокталар GPS-алгычларга бәйләнгән, бу отрядка су астына төшү өчен төгәл координатлар булдырырга ярдәм иткән.
- Каспий диңгезе тыныч түгел, дулкын тиз һәм кинәт күтәрелә, су астына төшү бездән яхшы әзерлек таләп итте. Экспедиция барышында бер көймәнең - эзләүгә, ә икенчесенең - аквалангчыларны төшерүгә эшләячәге билгеләнде. Отряд тагын да тирәнрәк һәм тагын да салкынрак суларга төшүдә специальләшкән булса да, безнең алга тикшерү бурычы торды, шуңа күрә 30 метр - аквалангчылар төшкән иң зур тирәнлек, - ди лагерь җитәкчесе Сергей Салеев. - Аквалангчыларның су астына төшү вакыты дүрт сәгать тәшкил итте, иртәнге 4тән 8гә кадәр, ә калган вакытта су төбенә киткән корабларның нокталарын эзләү үткәрелде. Әлбәттә, бу бөтен лагерьның тормышына тәэсир итте - шуннан чыгып махсус режим һәм график төзелде.
Валера Салеев билгеләп үткәнчә, диңгездә су астына төшкәндә күз күременең начар булуы комачаулаган һәм тикшерү барышын катлауландырган, бигрәк тә суга төшәргә авыр булган.
Шушы катлаулы шартларда Кас­пий диңгезендә баткан Петр I флоти­лиясен эзләүгә киткән тикшерү­че­ләр экспедициянең беренче көннә­рендә үк беренче табылдыклар бе­лән мактана алдылар. Алар су төбен­нән якорьга охшаган әйбер һәм фаразлау буенча кораб коралының бер өлеше булырга мөмкин булган куыш цилиндр күтәргәннәр. Якорь 10 метр тирәнлектә, Дербент янындагы акваториядә табылган. Аквалангчыларның сүзләренә караганда, ул шактый зур булган һәм өстенә кабырчыклар үсеп беткән. Табылдыкның ничәнче елга туры килүен әлегә төгәл билгеләү мөмкин булмаган. Якорьга тап булган тәҗрибәле дайвер Жан Әхмәтҗанов Владимир Алимпиев белән бергә менә нәрсәләр сөйләде:
- Аңа тап булуга, мин шунда ук бу әйбернең кулдан эшләнгәнен аңладым. Аның таштан яки металлдан эшләнгәнен аңлау өчен кабырчыклардан чистарттык, аның металл булуы ачыкланды.
Рус география җәмгыятенең бу һәм әле булачак экспедицияләренең төп максаты - Казанда, Адмиралтейская бистәсен торгызу программасы кысаларында Петр флотилиясе баткан урыннардан җыелган табылдыклар музеен оештыру. Һәм, һичшиксез, отрядның һәр экспедициясе тарихи әһәмияткә ия шушы максатка якынлаша.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: чистай дайверлар