Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Чистайда җылыту чоры башланды

Узган шимбәдә Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков республиканың шәһәр һәм районнары башлыкларына җылылык бирү турындагы карарны мөстәкыйль - кешеләрнең мөрәҗәгатьләре буенча кабул итүләрен сорап мөрәҗәгать итте. Бернинди нормативлар да юк.

Дүшәмбе көнне үк күп фатирлы йортларда, шәһәр һәм район предприятиеләрендә һәм оешмаларында җылыту системасын су белән тутыру башланды.
Шәһәрнең җылыту чорына әзерлеге шәһәр башкарма комитетында һәм муниципаль район башкарма комитетында да каралды.
- Җылылык күп фатирлы йортларның барысына да диярлек һәм социаль мәдәни көнкүреш объектларына да килде, - ди муниципаль районның ТКХ, төзелеш, транспорт, энергетика һәм элемтә бүлеге начальнигы Сергей Сергеев.
Чистайда 700 күп фатирлы йортны һәм социаль объектларны: дәваханәләрне, мәктәпләрне, балалар бакчаларын, бала тудыру йортын кышка әзерләделәр.
Дәваханәләргә, балалар бакчаларына һәм мәктәпләргә җылылыкны аларның җитәкчелеге заявкалары буенча бирә башладылар.
Барлык кулланучылар өчен җылылык бирү шартлары бер үк. Болар - тиешле актлар белән расланган җылылык кабул итүнең технологик әзерлеге һәм ресурсны куючылар алдында бурычларның булмавы.
- Әзерлек паспортлары барлык объектларга да диярлек бирелде, - ди җылылык челтәре предприятиесенең ПТО начальнигы Галина Борисова, - дөрес, кайбер мәгариф идарәсе һәм сәламәтлек саклау объектларында әзерлек паспортлары тапшыру белән проблемалар булды, аларның җылыту системасын юдырту һәм су белән тыгызлап сынау актлары булмый, әмма әлеге мәсьәләләр хәл ителә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: чистай җылыту чоры