Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Үзеңә артык ышану бәхетсезлеккә китерергә мөмкин

2005 елдан башлап ноябрьнең һәр өченче якшәмбесе БМОның Генераль ассамблеясе резолюциясе нигезендә Бөтендөнья юл-транспорт вакыйгалары корбаннарын искә алу көне дип билгеләп үтелә. Бу үзенә күрә юл хәрәкәте кагыйдәләренә илтифат бирмәү сәбәпле, фаҗигаләрне искә төшереп арабыздан мәңгелеккә китүчеләрне искә алу көне дә.

Ел саен дөньяда аварияләр нәтиҗәсендә 3 мең кеше һәлак була,ә Россиядә көн саен йөзгә якын кешенең гомере өзелә. Юлларда һәлак булу һәм җәрәхәтләр алу элеккечә үк югары дәрәҗәдә кала. Еш кына битарафлык төзәтеп булмаслык бәхетсезлеккә китерә. Әлеге күз яшьләрен, борчылуларны бернәрсә белән дә аңлатып булмый. Бездә узган ун айда зыян күрүчеләр белән 153 юл-транспорт вакыйгасы булды,12 кеше һәлак булды (узган елның шул чорында - 22). Фаҗигаләр нәтиҗәсендә тормыш иптәшләрен, абый-энеләрен, апа-сеңелләрен,ата-аналарын, улларын, кызларын югалталар. Корбаннар арасында балалар да бар, ел саен илебездә 1300гә якын яшь җәяүле, велосипедчылар, пассажирлар машина тәгәрмәче астында һәлак булалар. Агымдагы елның ун аенда шәһәребездә һәм районыбызда балалар катнашында 20 юл-транспорт вакыйгасы булды, ике малайның гомере өзелде, икесе дә пассажирлар (узган елның шул чорында - 1). 22 бала (15) төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алган. Әлеге күңелсез күрсәткечләр, күргәнегезчә, узган еллардагыдан күбрәк.
Статистикадан күренгәнчә, шундый аварияләрнең 70 проценттан артыгы машина йөртүчеләр гаебе белән була. Өлкәннәрнең игътибарсызлыгы, җавапсызлыгы аркасында кечкенә пассажирлар зыян күрә. Юл-транспорт имгәнүләре 5 яшьтән 25 яшькә кадәрге балалар һәм яшьләр арасында үлем очракларының төп сәбәпләренең берсе булып кала.
Тизлек режимын арттыру, дистанцияне дөрес сайламау, юлдагы метеорологик шартларны санга сукмау, узу чиратын үтәмәү - руль артында утыручылар ягыннан төп хокук бозулар. Ә бу үз чиратында кайтарып булмаслык нәтиҗәләргә китерә. 30 август көнне кичке җиде сәгатьләр тирәсендә ВАЗ-2101 автомашинасын йөртүче имин тизлек режимы сайламый һәм машина белән идарә итә алмый, нәтиҗәдә, машина кюветка әйләнеп каплана. Машина йөртүче вакыйга урынында һәлак була. Сүз уңаенда, юл-транспорт вакыйгалары төрләре арасында әйләнеп каплану, бәрелешү очраклары алдынгы позицияләрдә.
14 октябрьдә, 15 сәгать 20 минутта, "Лексус" автомашинасын йөртүче иминлек тәэмин итүче тизлек режимын сайламый һәм каршы хәрәкәт полосасына чыга. Анда "Скания" автомашинасы белән бәрелешә, нәтиҗәдә, ике машина да кюветка төшә. "Лексус" автомобилен йөртүче фаҗига урынында вафат була. Ә 18 октябрьдә, 16 сәгатьтә К.Маркс урамындагы йорт янында ике машина бәрелешә. Нәтиҗәдә, пассажирларның берсе хастаханәдә вафат була.
Машина йөртүчеләр гаебе белән 112 юл-транспорт вакыйгасы була (нигездә шәхси транспорт чаралары хуҗалары), 19ы машина белән исерек хәлдә идарә иткән. 20 фаҗига җәяүлеләр гаебе белән булган, аларның дүртесе исерек хәлдә була. 18 кеше төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре ала, икесе һәлак була. Апрельдә билгеләнмәгән урында Гафури урамының машиналар йөри торган өлешеннән чыгучы хатын-кызны бәрдерәләр, ул һәлак була.
Казан-Оренбург трассасы иң куркыныч трасса, ә шәһәрдә Энгельс һәм Маркс урамнары. Анда булган юл-транспорт вакыйгасы нәтиҗәсендә икешәр юл хәрәкәтендә катнашучы һәлак булган. Юл фаҗигаләре саны буенча июнь, июль беренче урында, әлеге җәйге айларда зыян күрүчеләр белән 23әр юл-транспорт вакыйгасы булган. Февраль иң тыныч ай (5 юл-транспорт вакыйгасы, балалар катнашында бер фаҗига дә юк). Пәнҗешәмбене иң начар көн дип санарга мөмкин (аварияләр нәтиҗәсендә биш кеше һәлак булган), тәүлекнең иң куркыныч вакыты - 12дән 16 сәгатькә кадәр.
Ел саен уздырыла торган юл-транспорт вакыйгалары корбаннарын искә алу көне тиешле кагыйдәләрне үтәмәүчеләр өчен алдан кисәтү булып торсын иде. Һәлак булучылардан берәү дә өеннән чыккан вакытта соңгы юлга чыгам дип уйламагандыр. Административ хокук бозуларны булдырмаска да мөмкин, әмма юлда кылынган вакыйгалар өчен җәза аеруча куркыныч.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев