Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

ЗАГСка гаризаны өйдән чыкмыйча бирергә мөмкин

Заманалар зур тизлек белән үзгәрә, гражданлык торышы актларын рәсмиләштерүдә һәм ЗАГС органнары эшчәнлегендә дә зур үзгәрешләр барлыкка килде. Бүген, 18 декабрьдә, аның оешуына 98 ел тула. Бер гасырлык юбилейга да озак вакыт калмый.

Элек кияү егете һәм кәләшнең, өйдән чыкмыйча, тантана буласы көннән күпкә алдарак, никахны теркәү вакытын һәм датасын билгеләргә мөмкин булуын кем уйлаган. Хәзер исә булачак яшь ир белән хатыннан барлык гаризалар да диярлек электрон төрдә керә. Инде бүгенге көндә үк күбесе киләсе елның июль, август, хәтта сентябрь айларына Никахлашу сараенда үзләренә билгеле вакытны теркәгәннәр. Берничә ел инде www.uslugi.tatar.ru дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталында online-броньлау буенча хезмәт эшли.
- Шуннан соң булачак ир белән хатынга шәхсән килеп, гаризаны расларга туры килә иде, - дип билгеләп үтә ЗАГС бүлеге начальнигы Вера Белова-Реутина. - Ә хәзер алгарыш тагын да алга китте: электрон имза белән мәсьәлә хәл ителде. Бу очракта яшьләр ЗАГС­ка бер тапкыр - үз туйлары көнендә генә киләләр. Булачак ир белән хатын әлеге хезмәттән файдалана алсыннар өчен, алар порталда теркәлгән булырга, шулай ук ЕСИА (бердәм идентификация һәм аутентификация системасы) www.gosuslugi.ru ярдәмендә шәхси кабинетта авторлаштырылган булырга тиешләр. Дөрес, без шуннан соң барыбер яшьләргә шалтыратабыз, никахны теркәү тантаналы булачакмы икәнлеге, нинди телдә үтәчәге белән кызыксынабыз.
Узып баручы елның 11 аенда 511 гаилә теркәлгән, декабрь аена 44 никахны теркәү туры килә. Гомуми күрсәткеч узган елга караганда 90га азрак. Әмма, әйтергә кирәк, хәзер күп очракта узган гасырның 90нчы елларында туган яшьләр өйләнешәләр, ә ул вакытта балалар аз туган иде.
- Туйлар тагын да гөрләр әле, - ди Вера Николаевна. - Киләчәктә балалар туу буенча уңай нәтиҗәләр көтәбез. Моңа ана (гаилә) капиталын озынайту да йогынты ясар дип өметләнәбез. Гаиләдә икенче, өченче, дүртенче бала туса бик әйбәт. Яңа гына өйләнешүчеләр, төрле сәбәпләр табып, беренче балаларының тууын озакка сузмасыннар иде.
- Яңа гаилә коручыларның күпчелеге ничә яшьтә?
- Олыгаю тенденциясе дәвам итә: кияүләрнең яше уртача 26-29, кәләшләргә - 24-27 яшь. Әмма мәхәббәтнең яше юк. Мәсәлән, безнең 76 яшьлек кешеләр арасында да никах теркәгәнебез бар. Язмышлар төрлечә төзелә, менә алар да яшь чакта дуслашып йөргәннәр, аннары озак елларга аерылышырга туры килгән. Һәркем үз гаиләсен корган, әмма яңадан очрашкан вакытта алар икесе дә ирекле булганнар инде. Бер-берсе белән аралашудан ямь табып озак еллар яшәсеннәр. Гашыйкларга яшь аермасы да комачауламый. Элек кәләшләр, кагыйдә буларак, үзләре сайлаган ир-аттан 2-4 яшькә яшьрәк булсалар, хәзер яшь чикләрен билгеләп булмый. Бу мөнәсәбәттә быел теркәлгән никахларның берсен мисал итеп китерергә мөмкин. Кәләшкә - 54 яшь, кияүгә - 30 яшь. Һәркем бәхетле булырга лаек!
Никахны теркәү көне, туй, Мендельсон маршы, балдаклар... Бу яшьләр көткән шатлыклы вакыйга. Никахлашу сарае янына нинди маркадагы машинада килү, тантананың никадәр купшы булуы мөһим түгел. Гаилә билгеләнгән статуска туры килсен өчен ир белән хатынның үзара мөнәсәбәте, бер-берсен аңлавы, хисләр сафлыгын саклап калу мөһим. ЗАГС­та өйләнешүчеләрне теркәп кенә калмыйча, башка вазифалар да башкаралар, чөнки ЗАГС гражданлык торышы актларын теркәү дигәнне аңлата, ә бу туу һәм үлү, уллыкка (кызлыкка) алу, аерылышу турындагы таныклыкларны рәсмиләштерү, кабат документлар тапшыру... Моннан тыш, архив белән күләмле эш алып барыла.
Шулай ук кешеләр, безнең районда яшәүчеләр генә түгел, төрле сораулар буенча белешмә кәгазьләре алу өчен мөрәҗәгать итәләр. Моннан тыш, төрле оешмалардан, хезмәтләрдән мәгълүмати хезмәттәшлек турындагы килешү нигезендә билгеле мәгълүматлар бирү турында соратып алулар керә. ЗАГС бүлеге хезмәткәрләре гаилә кыйммәтләрен пропагандалаучы тантаналар, бәйрәмнәр уздыралар, шул исәптән яшь чистайлылар арасында гаиләне алып бару дәресләре, алтын, зөбәрҗәт, бриллиант юбилярларны котлау.
Һөнәри бәйрәмегез белән, хөрмәтле ЗАГС бүлеге хезмәткәрләре һәм ветераннары! Сезгә хезмәттәшлек итүегез, материалларны әзерләүдә даими ярдәм күрсәтүегез өчен рәхмәт белдерәбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев