Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

«ЗАГС» дигән кыска сүз артында нәрсә яшеренә

Киләсе елның 18 декабрендә ЗАГС органнарының оешуына 100 ел тула.

Тормышта күп нәрсә үзгәрә, гражданлык торышы актларын рәсмиләштерүдә, шулай ук ЗАГС органнары эшчәнлегендә дә яңалыклар барлыкка килә.
- Бүгенге ЗАГС 90, 50 һәм хәтта 5 ел элек булган кебек түгел, - дип ассызыклый ЗАГС бүлеге начальнигы Вера Белова-Реутина. - 11 ай йомгаклары буенча республикада 137,5 мең гражданлык торышы акты теркәлгән. Шулай ук 250 меңнән артыграк юридик яктан мөһим башка эшләр башкарылган, сүз уңаенда, безнең ЗАГС бүлеге аларның саны буенча өченче урында тора.
Яңа мәгълүмати технологияләр киңрәк һәм активрак кертелә, хәзерге вакытта электрон хезмәтләр киң таралыш алды. Бүгенге көндә гашыйклар тантаналы вакыйгага кадәр күпкә алданрак никахларын теркәү көнен һәм сәгатен сайлый алалар. Бүгенге көндә үк, мәсәлән, 2017 елның 7 июленә 6 гариза бирелгән (саннарның серле көченә тартылу зур, бу очракта - 7 саны). Хәзерге вакытта электрон имза турында мәсьәлә эшләнгән, шулай итеп, яшь парлар Никахлашу сарае бусагасын бары гаилә союзы теркәлгән көнне генә атлап керә алалар.
Узган гасырның 20нче елларыннан фондларда 400 меңгә якын акт язуы саклана. Аларның барысы да, гарәп, латин графикасыннан кала, электрон архивка күчерелгән. Бу сорала торган мәгълүматны эзләүне, ведомствоара мәгълүмат алмашуны тизләтә.
- 11 ай эчендә 442 никах теркәлгән, бу узган елның шул ук чорына карата азрак, - ди Вера Николаевна. - Бу быелгы кәбисә елы белән бәйле дип уйлыйм. Һичшиксез, 90нчы елларның демографик хәле, ул вакытта туучылар саны кимүе тәэсир итә. Бүген, бәхеткә, дәүләт дәрәҗәсендә ярдәм итү чаралары нәтиҗәсендә яхшы якка үзгәрешләр сизелә. Быел 892 сабый дөньяга килгән. Халыкның кимүе күзәтелсә дә, ул бераз азайды. Һәм бу шатландыра да!
ЗАГС бүлеге хезмәткәрләре шулай ук чын гаилә кыйммәтләрен пропагандаларга тырышалар: пенсия фонды идарәсе белән бергә ана (гаилә) капиталына сертификатлар ны тантаналы тапшыруны оештыралар, шулай ук юбиляр парларны, шул исәптән, өйләренә барып, хөрмәтләү тантаналары үткәрәләр. Мәктәп укучылары, студентлар өчен гаиләне алып бару дәресләре әзерлиләр.
Белгечләргә теге яки бу документлар артыннан яки соратып алулар белән мөрәҗәгать итүчеләр санының даими артуы зур җаваплылык, вакыт таләп итә. Хәер, үзенә тарту көченә, уңай энергетикага ия булган бина үзе дә аерым карауны таләп итә.
- ЗАГС сүзе күпчелек кешеләрдә бары гариза бирү, никахларны теркәү белән генә күзаллана. Әмма бу алай гына түгел...
- Хәер, аның гражданлык торышы актын язу дигән тулы исемен сирәк кеше генә искә төшерә. Чынлыкта исә безнең хезмәткә кешеләр төрле сораулар буенча мөрәҗәгать итәләр. Көн дәвамында берничә тапкыр эмоциональ яктан үзгәрергә, яңа гына әти-әни булганнарның шатлыгын, якыннарын югалтканнарның кайгысын уртаклашырга туры килә. Һәм, әлбәттә, эшебезнең аерылгысыз өлеше - гаилә-көнкүреш йолаларын үткәрү.
ЗАГС бүлеге хезмәткәрләрен һәм ветераннарын чын күңелдән котлыйбыз! Хезмәттәшлек итүегез өчен рәхмәт!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: чистай ЗАГС