Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Юллар ремонтланып кына калмаячак, ә төзеләчәк тә

Иртә язда, кар эреп бетү белән үк шәһәрлеләр Чистайның төп юллары нинди хәлдә икәнлеген күрделәр.

Юл полотносы "кер юу тактасын" хәтерләтә иде, аннан үтүе дә җиңел түгел. Һәр машина йөртүче "тимер атына" зыян китермәс өчен уйлап табучанлык күрсәтте. Апрель урталарында шәһәр урамнарында чокыр-чакырларны ремонтлау башланды. Асфальт булмау сәбәпле, юл өслегендәге чокырларга ватык кирпеч, аннан соң ком тутырдылар, әмма бу вакытлы чара гына иде. Асфальт-бетон заводы эшли башлау белән үк, ремонт эшләре яңадан торгызылды. Аны "Монолит" ширкәте белгечләре алып бара, күп санда техника җәлеп ителгән. Иң башта трактор махсус кискеч белән асфальт катламын ала, аннан соң әлеге чокырга термик эшкәртү үткәрелә һәм киптерелә. Соңрак асфальт салына һәм тигезләтелә. Эш технологиясе гади генә, әмма шәһәр бюджетыннан чокыр-чакырларны ремонтлауга күп акча тотыла. Ремонт беренче чиратта шәһәрнең үзәк урамнарында булды, чөнки машиналар агымы биредә бик зур. Юл төзүчеләр Энгельс, Толстой урамнарын ремонтладылар, мебель фабрикасына кадәр җиттеләр һәм яңадан үзәккә килделәр. Чистайда юлларны яңартуга контрольне шәһәр депутатлары гамәлгә ашыра.
- Без һәр атна саен диярлек депутатлар В. Зверев, А. Прокофьев, Р. Хәлиуллин, шулай ук шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Р. Миңголов белән шәһәр урамнарын чокырларны ремонтлау ничек баруын, эшнең сыйфатын бәяләү өчен карап чыгабыз, - дип сөйли депутат Р. Ислямов.
- Мин, депутат буларак шулай ук чокыр-чакырларны ремонтлау барышына контрольлек итәм, - ди Р. Нуретдинов, - төп игътибарны мебель фабрикасы микрорайонына юнәлтәм. Биредә чокырларны ремонтлау тәмамланды, әлегә яшәүчеләрдән дәгъвалар кермәде. Әгәр узган ел чокырларны ремонтлауга 7 миллион сумнан артыграк акча бүлеп бирелгән булса, быел нибары 3 миллион. Аңлашылганча, финанс чаралары җитми, шуңа да шәһәр башкарма комитеты депутатларга чокырларны ремонтлау уздыру өчен тагын 1,5 миллион сум акча бүлеп бирүне сорап мөрәҗәгать итте. Әлеге сорау хәзер карау стадиясендә һәм, мөгаен, уңай хәл ителер. Бу - Чистай урамнарында чокырларны ремонтлау дәвам итәчәк дигән сүз. Билгеле, юлларга капиталь ремонт кирәк. Биредә финанслау белән хәл җиңел түгел, әмма муниципаль власть әлеге проблеманы хәл итәргә тырыша. Якын арада Чистай юлларын капиталь ремонтлау үткәрү өчен 30 миллион сум акча бүлеп биреләчәк дигән карар кабул ителде, хәзер капиталь ремонт буенча титул исемлеге билгеләнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X