Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Ятим балалар яңа фатирлардан ачкычлар алдылар

Яңа ел алдыннан ун ятим бала чын бүләк алды: аларга яңа фатирлардан ачкычлар тапшырылды.

- Барысы да көтмәгәндә килеп чыкты, әлбәттә, без бик шатбыз! Бу безнең өчен озак көтеп алынган вакыйга, - дип үз тәэсирләре белән уртаклашты шуларның берсе Виктория Растворова.
- 38 фатирлы торак йортта 10 фатир ятим балалар өчен каралган. Калган фатирлар социаль ипотека программасында катнашучы чистайлыларга биреләчәк, - ди «Жилищник-2» идарәче компаниясе директоры Рәис Идрисов.
Без фатирларның берсендә булдык. Аның мәйданы уртача 30 квадрат метр тәшкил итә, зур булмаган балконы, аш һәм юыну бүлмәләре бар.
Яшәүчеләргә уңайлы булсын өчен подъездда бала арбалары кую урыны каралган, «акыллы» приборлар куелган.
- Программа гамәлгә кер­телгәнче муниципалитет­ларның социаль торак фонды булмау сәбәпле, ятим балаларга торак бирү мөмкинлеге юк иде, - дип аңлата Чистай районының опека һәм попечительлек бүлеге начальнигы Светлана Сударкина. - 2008 елда шундый мөмкинлек барлыкка килде. Без балаларны тиз арада исәпкә куя башладык, чөнки закон буенча моны аларга 23 яшь тулганчы эшләргә генә мөмкин. Ятимнәр торакны яңа гына төзелгән йортларда алалар, «икенчел» торак ярамый - закон таләбе шундый.
Фатир хуҗаларын шатлыклы вакыйга белән муниципаль район башлыгы Дмитрий Иванов котлады.
- Яңа гына фатир ачкычлары алучыларны чын күңелдән котлыйм. Халыкның шушы категориясе өчен уңайлыклары булган фатирлар бирү прог­раммасын тормышка ашыру - социаль игелек, чөнки без ятимнәрне бушлай торак белән тәэмин итәбез.
Әлеге мөһим программа Хөкүмәт, Татарстан Президенты кайгыртуы ярдәмендә гамәлгә ашырылды. Үз гомерендә беренче тапкыр торак алучылар өчен өй туе - үзгә, дулкынландыргыч вакыйга. Бу мөстәкыйль олы тормышка аяк басуда тагын бер мөһим адым, мөгаен. Гаилә кору өчен менә дигән башлангыч капитал һәм бер үк вакытта яшь гаиләләргә социаль ярдәм, - диде Дмитрий Иванов яңа фатирлардан ачкычлар тапшырганда.
Яңа фатир алучыларны «Стройхолдинг» фирмасы директоры Руслан Мостафин да котлады. Бу предприятие матур һәм уңайлы йорт төзеде. Бу көнне Анна Андреева, Кристина Гореликова, Сергей Демидов, Вадим Запус­калов, Валентина Кряжова, Венера Мөхәммәтшина, Екатерина Мокрова, Марина Кочетова, Виктория Растворова һәм Валентина Семенова өй туйларын билгеләп үттеләр. Аларның һәрберсенә өй туена бүләккә шулай ук микродулкынлы мичләр тапшырылды (рәсемдә).
Яңа фатир алучылар исеменнән Анна Андреева чыгыш ясады. Ул республика һәм район җитәкчелегенә кайгыртулары өчен чын күңелдән рәхмәт белдерде.
Яңа торак алучыларны өй туе һәм Яңа ел белән Кыш бабай һәм Кар кызы да котлады­лар, аларга иң изге теләкләрен юлладылар. Тантана сәбәпче­ләре хөрмәтенә музыкаль котлаулар яңгырады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: чистай фатирлар