Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Яшьләр сәясәт белән кызыксына

3 нче гимназия командасы "Эрудит-шоу" интеллектуаль-белем бирү уенында җиңүче булды, Мактау грамотасы һәм "Зирәк ябалак" күчмә призы белән бүләкләнде.

Чираттагы, исәп буенча тугызынчы уенның темасы "Гражданин булырга өйрәнәм" дип аталды. РФ Дәүләт Думасына узган сайлаулар һәм булачак Россия Федерациясе Президентын сайлаулар өлкән сыйныф укучыларында илнең иҗтимагый-сәяси тормышына кызыксынуны активлаштырды, чөнки киләчәктә алар дәүләт әһәмиятендәге эштә катнаша алачаклар. Әмма инде бүген үк үз хокукларыңны һәм вазифаларыңны белергә, сәяси культурага ия булырга, сайлау кампаниясе барышы турында хәбәрдар булырга, закон чыгаруда үз көчеңне сынап карарга, гражданин булырга өйрәнергә кирәк.
Балалар һәм яшьләр иҗат йортында узган уенда катнашучыларны, яклау төркемнәрен "Чистай шәһәре" МБ башлыгы урынбасары Михаил Ксенофонтов сәламләде. Ул ил тормышында булачак мөһим вакыйга - РФ Президентын сайлау турында сөйләде, яшь буынга дәүләтнең сәяси системасы белән тирәнрәк танышырга ярдәм итүче сайланган теманың актуаль булуын ассызыклады. "Эрудит-шоу"да 1 нче лицей, 3 нче гимназия, 4, 9 нчы мәктәпләр командалары катнашты. Барлыкка килгән гадәт буенча уен танышудан башланды. Капитаннар үз платформаларын төгәл билгеләп, үз партияләренең исемнәрен кыска һәм ачык тәкъдим иттеләр, катнашучылар белән таныштырдылар.
Һәм менә беренче бирем - "Хокук әлифбасы". Һәр команда өчен оештыручылар - шәһәр балалар думасы, балалар һәм яшьләр иҗат йортының өлкән сыйныф укучылары белән эшләү бүлеге мөдире Зоя Липатова сайлау системасының төрле аспектларына кагылган шактый катлаулы сораулар әзерләгәннәр. Жюри, ә аның составына Михаил Ксенофонтов, муниципаль район Советының җәмәгать оешмалары, массакүләм мәгълүмат чаралары белән эшләү һәм милләтара мөнәсәбәтләр буенча бүлек начальнигы Рөстәм Хөснуллин, Яшьләр үзәгенең методик бүлек мөдире Альбина Кәбирова, КФУ студенткасы Анна Штабнова керделәр, барысына да иң зур баллар куйдылар.
Алдагы номинация "Мин сайлауга барыр идем..." дип аталды. Тәкъдим ителгән вариантлардан - доклад яки кечкенә сәхнәләштерү, барысы да икенчесен сайлаганнар. Сайлауларда катнашу файдасына дәлилләр һәркемнең үзенеке, еш кына көтелмәгән, әмма бертигез ышандырырлык иде. Шоуны алып баручы МИФИ студенты Мария Горчичко залда булган яклау төркемнәрен дә актив эшчәнлеккә тарта алды. Сораштыру җанатарларның белемнәре югары дәрәҗәдә булуын күрсәтте. Ә бу вакытта малайлар һәм кызлар "Барысы да ничек төзелгән" дигән чираттагы конкурска әзерләнделәр. "Сайлауларга таба" дигән бүлек җавап вариантларын күздә тотты, алардан дөресен сайлап алырга кирәк булды, ул барлык дәрәҗәдәге закон чыгара торган власть органнарын сайлауга кагылды.
Командалар-партияләр "Минем хокукым бар", "Минем вазифаларым" дигән өй эшенә җаваплы караганнар. Әмма "Яшь сәясәтчеләр" дигән конкурс иң нәтиҗәлесе булды. Коллектив иҗат итү яшьләр сәясәте өлкәсендә берничә актуаль закон проектын тәкъдим итәргә, депутатларны аның өчен тавыш бирергә инандыру өчен проектларны грамоталы якладылар, аерым алганда, бушлай югары белем, югары уку йортларында бюджет урыннарын арттыру турында.
"Эрудит-шоу"да катнашу өлкән сыйныф укучылары өчен гражданлык позициясен активлаштыруда, сайлау системасы өлкәсендә белемнәрне ныгытуда, закон чыгару иҗаты инициативасын күрсәтүдә чын адым булды. 1 нче лицей командасы - икенче, 9 нчы мәктәп - өченче урын алды.
Лаеклы бүләкләрне тапшырып, Михаил Ксенофонтов командаларга җитди якын килгәннәре, белемле булганнары өчен рәхмәт әйтте һәм аларның барысы да үз иленең лаеклы гражданнары булырлар дигән ышаныч белдерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев