Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Яшь талантлар – бер йолдызлыкта

"Созвездие - Йолдызлык" эстрада сәнгатенең республика телевизион яшьләр фестиваленең ХII зона этабы быел безнең шәһәрдә узды.

Әлеге иҗат форумы ТР Президенты патронажы астында уза һәм сәхнә турында хыялланучы, Аллаһы Тәгалә биргән сәләтне камилләштер­ергә теләүчеләрнең иҗади теләген тормышка ашырырга ярдәм итәргә тиеш. Ике көн дәвамында мәдәни-ял итү комплексында Чистай һәм якын-тирәдәге муниципаль районнардан килгән яшь вокалчылар, биючеләр, конферанслар үз талантларын күрсәтергә тырыштылар. Хуҗалар да, кунаклар да бер-берсенә җитди көндәшлек тудырдылар, алар инде беренче турны уңышлы гына үтеп, әлеге сәхнәдә чыгыш ясарга хокук яулаганнар. Һәм менә кабат алар мәртәбәле жюри әгъзаларының симпатиясен яулау өчен көрә­шәләр. Фестивальнең генераль продюссеры Дмитрий Туманов жюрига җитәкчелек итә. Иң мөһиме, иҗади яктан сәләтле балаларның үзләрен күрсәтү мөмкинлеге булу. Үзеңә юл яруы җиңел түгел, ә менә шундый мөмкинлек булганда аннан файдаланмау гөнаһ булыр иде. Әгәр синең сәләтең бар икән, сине күрәчәкләр һәм ярдәм итәчәкләр. Артистларның һәм аларның җитәкчеләренең тырышлыгына игътибар бирергә кирәк. Чыннан да, сәхнәгә сәләтле башкаручылар җыелган.
Сүз уңаенда, кайбер артистлар, ансамбльләр мондый абруйлы форумда беренче тапкыр гына катнашмыйлар, алар инде билгеле бер чыныгу да алганнар. Дулкынланулар кимемәде билгеле, шулай да фестивальдә билге­лән­гән кагыйдәләрне алар инде өйрәнеп өлгергәннәр. "Созвездие - Йолдызлык" фестивалендә берничә тапкыр катнашу "Ритмы детства" бию студиясе артистларына уңыш китерде. Бу юлы да алар ике җиңү яуладылар. Кече һәм урта төркемнәр (И. Вдовинада һәм К. Ишмурадовада тәрбияләнүчеләр) беренче урыннарны алдылар. Алар апрель аенда Казанда узачак фестивальнең финал өлешенә юллама алдылар. "Вокал-соло" номинациясендә җиңүчеләр Данир Кульмасов (җитәкчесе М. Тимошкина), Диана Шәмсетдинова (Л. Кононова), Хәлил Вафин (Л. Зарипова) шундый ук хокукка ия булдылар.
Фестивальдә җырчылар Иван Иоаннов (И. Доронина), Ксения Рябкова (О. Кузьмина), Кристина Смоленкова (М. Харчева), конферанс Екатерина Морозова фестивальдә икенче урыннарны алдылар. "Ветер перемен" (Д. Батенева) ансамбленең кече төркеме һәм "Эксклюзив" (Т. Гаранина) коллективының урта төркеме артистлары өченче урынга лаек булдылар.
Казанда шулай ук Кристина Голонягинага (И. Смирнова), ул "Вокал-соло" номинациясендә өченче урынны алды, һәм яшь конферанс Сергей Зимин (С. Гринина) чыгыш ясаячаклар.
Гала-концертта яратып өлгергән артистларны бүләкләү тантанасы да булды. Көчле алкышлар астында "Конферанс" номинациясендә барысының да күңелен яулаган дүрт яшьлек Амалия Платоновага махсус приз тапшырылды. Аның әле барысы да алда, ә башлангычы искиткеч матур.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев