Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Яшь әни Наталья Шамаеваның биш баласы үсә

Евгений һәм Наталья Шамаевларга ике бүлмәле фатирда күптән инде тыгыз: кемдер дәрес әзерли, кемнеңдер уйныйсы килә, ә өченчесе компьютер каршына утыра. Һәрберсенә Интернет өчен бер сәгать бүлеп бирелгән - язылмаган кагыйдә. Башкача булырга да мөмкин түгел! Моңа вакытлары да юк, бик мәшгульләр.

Биш яшьлек Володяның да көне тулы, чөнки ул балалар бакчасына гына түгел, ә Балалар һәм яшьләр иҗат йортына да йөри, анда бал-спорт биюләре белән шөгыльләнә. Бик ошый, шуның өстенә малайлардан алар нибары өчәү генә һәм кызлар да аларны игътибар үзәгендә тота. Хәзер конкурска әзерләнә.
- Өйдә хәтта әтисе белән күнегүләр үткәрде, - ди әнисе.
Ике яшьлек Варвара иң рәхмәтле тамашачы. Сигез яшьлек Алена да, бию, акробатика белән шөгыльләнә, балалар бакчасыннан ук гимнастика мәктәбенә йөри. Әлегә барысыннан да канәгать һәм үз тормышыннан бернәрсәне дә үзгәртергә теләми. 11 яшьлек Арина бик матур җырлый, ә менә Артем футболчы. Һәм 12 яшьлек яшүсмерне әлеге уеннан читләштерү, күнегүләргә җибәрмәү иң авыр җәза булыр иде.
- Иртән иң беренче булып безнең полицейский китә, - ди елмаеп Наталья Владимировна. - 12 яшьлек Артем кадет мәктәбендә укый, аңа Текә Тауга кадәр барырга кирәк, аннары калганнар мәктәпкә җыена.
- Ә сез ирегез белән күп балалы гаиләдәнме?
- Юк. Минем әти белән әнием генә күп балалы гаиләләрдә тәрбияләнгән. Әйтергә кирәк, элек минем шулкадәр кыз һәм улым булыр дип уйламадым да. Танышларымның да исләре китә: «Наташа, син моны ничек курыкмый эшләдең?» Ә без бу турыда уйламадык та. Зарланмыйм, миңа ошый. Кайвакыт бик авыр була, билгеле, әмма минем ярдәмчеләрем үсте. Ирем китеп эшли, ул еш кына өйдә булмый. Балалар аны бик сагыналар, аның кайтуын көтәләр. Кайтуы һәрвакытта да бәйрәмгә әверелә, шуның өстенә ул бүләкләр белән кайта.
- Сез машинаны да үзегез йөртәсез дип ишеттем.
- Әйе, өйрәнергә туры килде. Вова белән декрет ялында утырганда машина йөртергә өйрәндем. Вакытны бушка уздырмадым. Улым да үсәчәк, машина йөртүче танык лыгы да алам. Иң башта руль артына утыруы куркынычрак булды, ә ирем шунда ук кып-кыска итеп: «Үзең генә йөре, өйрән, алайса миңа ышанып торачаксың. Болай тизрәк күнегерсең», - диде. Принципта ул хаклы.
- Әниебез яшь һәм бик матур, - ди Арина. - Ул барысын да булдыра.
- Без замана гаиләсе, яңалыктан курыкмыйбыз, - ди күп балалы әни. - Балалар белән бергә боулингка барабыз, кинога йөрибез, түгәрәк даталарны кафеда билгеләп үтәбез. Туган көнгә шәм куелган торт алыштыргысыз атрибут. Балалар Яңа ел чыршысы янында да теләкләр телиләр, Кыш бабайга кемнең нинди бүләк аласы килүе турында хат язалар. Аларның теләкләрен тормышка ашырырга тырышам.
Наталья Шамаева үзенә күрә энергияле кеше. Ике ел элек ул «Ел хатын-кызы» республика конкурсының бер номинациясендә җиңүче булды. Казанга бүләкләү тантанасына балалары белән бергә барды. Ә менә Бөтенроссия конкурсында катнашудан баш тартырга туры килгән, чөнки ул бишенче баласы белән авырлы булган һәм бер айдан бала туарга тиеш була.
- Нинди мавыгулардан башка сезгә авыр булыр иде?
- Мин гөмбә җыярга яратам. Сезон башлану белән шуңа охшаш авыруым башлана сыман. Аңардан башка гына яши алмыйм. Гөмбәгә Алена һәм Арина белән барабыз, кышлыкка әзерләп куябыз. Быел дачалы булдык, анда бөтен нәрсәне дә үстерәбез. Бергәләп эшләгәннән соң еш кына шашлык пешерәбез. Бүгенге көнгә иң зур проблемаларның берсе торак шартларын яхшырту. Безгә күп балалы гаилә буларак йорт төзү өчен бушлай участок бирделәр, әмма ул кайчан тормышка ашырылыр, билгесез, барыбер яхшыга өметләнәбез.

- Хәзерге вакытта шәһәрдә һәм районда балигъ булмаган биш баласы булган 18 әни бар, - дип сөйли социаль яклау бүлегенең әйдәүче белгеч-эксперты Светлана Коншина. - Алтысының алты кыз һәм улы, ә менә Нина Ермолаеваның 10 баласы бар. Хәзерге вакытта аны Татарстан Республикасының «Ана даны» - «Материская слава» медале белән бүләкләүгә документлар әзерләнде. Күптән түгел җиде бала әнисе Елена Ковшенина да шундый медальга лаек булды. Шундый бүләкне Чистайда 62 хатын-кыз алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев