Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Яшь хатын-кызның вафат булуы турында яңа мәгълүматлар билгеле булды

Дүшәмбе көнне фаҗигале төстә һәлак булган Инна Егорочеваны 14 августта соңгы юлга озаттылар.

Исегезгә төше­рәбез, Иннаның мәетен дүшәмбе көнне Байдуков һәм Фрунзе урамнары арасында урнашкан, халык телендә «ит комбинаты күпере» дип атала торган, күпер яныннан табып алганнар. Әлеге предприятие элек бу күперне ремонтлап тора иде. Иртәнге 10 сәгатьләр ти­рә­сендә Инна Мичурин урамындагы өеннән чыгып китә, ул Галактионов урамында урнашкан сөт кухнясына юнәлә. Яшь әнинең 2,5 айлык кечкенә улы бар.
11 сәгатьләр тирәсенә яшь әни балалар туклануын алып өйгә кайтырга тиеш була, әмма ул кайтмый. Әти-әнисе борчуга төшә, чөнки Инна һәрвакытта да бик тиз кайта торган була. Туганнарының шалтыратуына кыз җавап бирми, чөнки телефон сүндерелгән.
Ә бу вакытта Чистайның полиция бүлегенә «ит комбинаты күпере» янында таныш булмаган хатын-кыз ята дигән шалтырату керә. Полицейскийлар тиз арада урынга китәләр һәм Инна Егорочеваның мәетен табып алалар. Ашыгыч ярдәм машинасы чакырыла, ул аның үлүен раслый.
Димәк, яшь әни сөт кухнясына кадәр барып җитмәгән, аның юлын кем өзгән соң?
Шул уңайдан Чистайда күп төрле версияләр барлыкка килде. Чистай районара тикшерү бүлеге хезмәткәрләре (алар әлеге үтерү буенча массакүләм мәгълүмат чараларына мәгълүмат бирүдән баш тарттылар) вафат булган хатын-кызның туганнарына җинаять криминаль характерда, бернинди дә бәхетсезлек турында сүз булырга мөмкин түгел дип хәбәр иттеләр. Тикшерүчеләр Фрунзе урамындагы 97 нче йорт бинасына (биредә экологлар һәм кече күләмле судноларның дәүләт инспекциясе урнашкан) куелган видеокамера күзәтүе язмаларын өйрәнәләр. Тикшерүчеләр үтерүче әлеге юл буйлап китәргә мөмкин дип уйлыйлар, әмма видеокамера булмаган икенче - Байдуков урамы буенча да юл бар бит. Бу тирәдәге йортларда яшәүчеләр, ачыкланганча, бернәрсә күрмәгәннәр һәм ишетмәгәннәр.
Хокук саклау органнары үтерүчене табарлар дип ышанасы килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев