Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Яшь чистайлыларга бәйрәм алдыннан паспортлар тапшырдылар

Татарстан Республикасы һәм Шәһәр көннәре алдыннан 15 яшь чистайлыга Россия Федерациясе гражданины паспортлары тапшырдылар.

Аның Никахлашу сараенда узуы да әлеге чарага аерым тантаналылык бирде.
- Кадерле балалар, һәрберегез өчен шундый әһәмиятле көнне сезне үзебездә күрүебезгә бик шатбыз, - дип сәламләде 14 яшьлек чистайлыларны ЗАГС бүлеге начальнигы Вера Белова-Реутина. - Мөгаен әле барысы да «ЗАГС» сүзенең нәрсә аңлатуын белмиләрдер, күпләр аны никахларны теркәү урыны дип кенә саный. Ә ул - яңа туган балаларны теркәү, исем, фамилия алмаштыру кебек гражданлык торышы актларын язу.
Вера Николаевна хәзерге вакытта Никахлашу сарае урнашкан бинаның тарихы турында да сөйләде.
- Сез кулыгызга шәхесне раслаучы документ аласыз һәм аңа бик сак карарга кирәк, - дип мөрәҗәгать итте тантана сәбәпчеләренә «Чистай шәһәре» муниципаль берәмлеге башлыгы урынбасары Михаил Ксенофонтов. - Шуның белән бергә сез билгеле бер хокуклар да аласыз, әмма үз вазифаларыгыз турында да онытмагыз. Беренче чиратта, сезгә яхшы итеп укырга, әти-әниләрегезне, туган шәһәрегезне, республиканы, илебезне яратырга,
янәшәдәгеләрнең фикерен, өлкәннәрне хөрмәтләргә кирәк...
Яшь чистайлыларга пас­порт тапшыручылар арасында Россия Эчке эшләр министрлыгының Чистай районы буенча миграция бүлеге начальнигы вазифаларын башкаручы Алина Станкевич та бар иде. Ул балаларның әлеге төп документка сак карауларын, туган Ватаннары өчен горурлык хисе кичерүләрен, куелган максатларына ирешүләрен теләде.
Күпчелек яшүсмерләр әлеге тантанага үзләренең якыннары белән килгәннәр. Бу минутларда Артур белән бергә аның әнисе, энесе Тимур һәм әбисе янәшә булдылар.
- Барысы да бик дулкынландыргыч, тантаналы узды, - дип билгеләп үтте Елена Чабдарова. - Алып баручыларга йөрәкләргә үтеп керерлек сүзләр әйттеләр. Артур күз алдыбызда үсеп киткәндәй булды, хәзер аның кулында паспорт. Иманым камил, ул үзенең энесе өчен үрнәк булыр. Билгеле инде, җаваплылык та арта, аның тормышында барысы да яхшы булсын иде. Барысына да уңышлар телим, аларны тормышларындагы әлеге мөһим вакыйга белән тәбрик итәм!
Никахлашу сарае фонында бергәләшеп төшкән фоторәсем бу көн турында аларның исләренә төшереп торыр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: чистай паспортлар тапшырдылар Яшь чистайлылар