Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Ярышлар 400гә якын кешене җыйды

Узган шимбәдә Чистайда «Татнефть-Олимп» стадионында «Россия чаңгы юлы» ярышлары булып узды.

Бераз салкынча кояшлы матур иртә чаңгыда йөрергә яратучыларны, ә Чистайда алар байтак, стадионга җыйды. 400гә якын кеше чаңгы юлына басты.
- «Россия чаңгы юлы» инде күптән мөһим һәм чын мәгънәсендә бәйрәм вакыйгасына әверелде, - дип билгеләп үтте, ярышларны ачып, «Чис­тай шәһәре» МБ башлыгы урынбасары Михаил Ксенофонтов, - Елдан-ел ул үз географиясен киңәйтә һәм төрле яшьтәге, һөнәрдәге кешеләрне сәламәт яшәү рәвешенә һәм актив ял итүгә тарта. Һәм, әлбәттә, күбесе өчен шушы чаңгы ярышлары спортта зур җиңүләргә старт булып хезмәт итә.
- Ярышлар беренче тапкыр чаңгы трассасында түгел, ә стадионда үтте, - диде муниципаль районның спорт һәм туризм бүлеге начальнигы Эмиль Җаббаров. - Моның белән без чистайлыларны яңа объектта спорт белән актив шөгыльләнергә чакырабыз. Кызлар һәм хатын-кызлар - бер түгәрәк (750 метр), ә егетләр һәм ир-атлар ике түгәрәк ясадылар (1,5 километр).
Чаңгы юлына беренче булып мәктәп укучылары чыктылар, шуннан соң югары уку һәм урта махсус уку йортлары укучылары, предприятиеләр һәм оешмалар хезмәткәрләре, ветераннар чыктылар.
- Чаңгы спорты белән 78 ел шөгыльләнәм инде, - дип уртаклашты безнең белән эчке эшләр бүлеге ветераны Леонид Мамаков. - Чаңгыга беренче тапкыр биш яшемдә, кыш көне күрше авылга (мин тумышым белән Питрәч районыннан) мәктәпкә җәяү йөрергә туры килгәч бастым. Олы яшьтә (быел миңа 83 яшь тула) булуыма карамастан, даими рәвештә чаңгыда йөрим.
Ярышларда катнашучылар өчен кайнар чәй һәм каһвә тәкъдим ителде.
Ә менә җиңүчеләр
7нче сыйныф укучылары арасында Анастасия Плотникова (Луч мәктәбе) һәм Владимир Демин (4нче мәктәп) беренче килделәр.
8нче сыйныфлар арасында Яна Абрамова һәм Никита Рузанов җиңүче булдылар (икесе дә Луч мәктәбеннән).
9нчы сыйныф укучылары арасында финишка беренче булып Аделина Сәйфетдинова (Луч мәктәбе) һәм Динар Хәйретдинов (3нче гимназия) килделәр.
10-11нче сыйныф укучылары ярышларында Серафима Арслановага (Чуваш Ялтаны мәктәбе) һәм Илья Волостновка (16нчы мәктәп) тиңнәр булмады.
Җитди көрәш нәтиҗәсендә урта махсус һәм югары уку йортлары студентлары арасында Кристина Станчас (медицина училищесы) һәм Алексей Горошенкин (КАИ) җиңү яуладылар.
Предприятиеләр һәм оешмалар хезмәткәрләре арасында финишка беренчеләрдән булып Валентина Кукарина (26нчы балалар бакчасы) һәм Айрат Зарипов («Агат» сәүдә йорты) килделәр.
VIР-персоналар, ветераннар һәм муниципаль хезмәткәрләр арасында Галина Комиссарова һәм Иван Елисеев җиңүче булдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев